Туган як

Сабыр чынаягы

Бер кеше, гомерендә бик тә хикмәтле сүз ишетәсе килеп, мәшһүр акыл иясе янына киткән икән. Юл ерак булса да, күпмедер вакыттан соң хәким йортына да килеп җиткән бу. Ишек шакыган, аңа керергә һәм алгы бүлмәдә көтәргә кушканнар. Бер сәгать көтә бу, ике сәгать - хуҗа юк. Өч сәгать тә үтә,...

Бер кеше, гомерендә бик тә хикмәтле сүз ишетәсе килеп, мәшһүр акыл иясе янына киткән икән. Юл ерак булса да, күпмедер вакыттан соң хәким йортына да килеп җиткән бу. Ишек шакыган, аңа керергә һәм алгы бүлмәдә көтәргә кушканнар. Бер сәгать көтә бу, ике сәгать - хуҗа юк. Өч сәгать тә үтә, дүрт сәгать тә, ә акыл иясе чыкмый да чыкмый. Кунак сабырсызлана башлый. Инде кире китәм дигәндә генә, ниһаять, хуҗа да чыгып җитә. Ләкин ул үзен гаепле сизми, коры гына исәнләшә, башка бер сүз дәшмичә, аның янына утыра. Кунак, сүзен ничек башларга да белмичә, аптырап кала. Бөтен батырлыгын җыеп, хуҗага карый да, сүз ката:
- Мөхтәрәм акыл иясе. Мин бер гозерем белән бик ерак юлдан килдем, миңа гомерем буена файдаланырлык берәр хикмәт өйрәтсәңче?
- Ярар, яхшы, - дип җавап бирә хуҗа һәм тагын тынлык урнаша.
Шактый вакыт узгач, хуҗа кунакка:
- Чәй эчәсеңме? - ди.
- Әлбәттә, тамагым кибеп бетте, сусадым, - ди.
Хуҗа чәйник белән чынаяк алып чыга һәм су сала башлый. Чынаяк тулып, кырыеннан ага башлый, ә хуҗа агыза да агыза. Су - өстәлгә, аннан идәнгә үк агып төшә.
- Тукта, - ди кунак, түзә алмыйча, үзе эченнән генә «бу акыл иясеме, әллә җүләрме» , дип уйлап куя.
- Җиттемени? - дип сорый хуҗа.
- Хәтта ташып түгелде дә инде, - дип җавап бирә кунак.
- Аңла, улым, бу тормышта файда алам дисәң, чынаягың буш булсын. Күрдеңме, чынаяк тулып ташыды. Мин соң чыккач, синең сабыр чынаягың да тулып китте, хәтта мине күрмичә, кире кайтып китәр хәлгә җиттең. Берәр нәрсәдән файда аласың килсә, иң беренче итеп, күңелеңне төрле начар уйлардан, борчулардан, шөгыльләрдән, мәшәкатьләрдән бушат, шуннан соң гына файда алу мөмкин булачак, - ди хуҗа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: