Туган як

«Рәйхан»да – мохтаҗларга бушлай ипи

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете янәшәсендәге «Рәйхан» кибетендә, тормыш хәле бик тә авыр булганлыктан икмәк сатып алу мөмкинлегеннән мәхрүм мотаҗларга бушлай ипи бирелә. Шәһәребезнең калебендә иманы һәм хәләл малыннан мескеннәргә, мохтаҗларга өлеш чыгару нияте булган бер эшмәкәре, «ипи пешерәм», дип, әнә шундый хәйрия ярдәме тәкъдим иткән. «Рәйхан» кибете җитәкчелеге игелекле...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете янәшәсендәге «Рәйхан» кибетендә, тормыш хәле бик тә авыр булганлыктан икмәк сатып алу мөмкинлегеннән мәхрүм мотаҗларга бушлай ипи бирелә.
Шәһәребезнең калебендә иманы һәм хәләл малыннан мескеннәргә, мохтаҗларга өлеш чыгару нияте булган бер эшмәкәре, «ипи пешерәм», дип, әнә шундый хәйрия ярдәме тәкъдим иткән.
«Рәйхан» кибете җитәкчелеге игелекле эшмәкәрнең бу ниятен хуплаган. Әлеге максаттан, «Рәйхан» кибетендә махсус киштәләр көйләнгән (фотода).
Бушлай икмәк киштәсе «Рәйхан» кибетендә узган чәршәмбедә, ягъни 30 ноябрьдә пәйда булды. Ул көнне, авыр тормышта яшәүче мохтаҗлар, ялгызлыкта көн итүче олы яшьтәгеләр хәйрия киштәсеннән унбиш ипи алып киткәннәр инде.
Бу язманы укуга, «Рәй-хан» кибетеннән, акча түләмичә генә ипи алып калыйм әле», дип, тота-каба чыгып чапмагыз.
Беренчедән, ул ипи бары тик үтә авыр хәлдә көн күрүче мохтаҗлар өчен!
Икенчедән, мохтаҗ кешеләр дә берьюлы бер бөтен икмәк кенә алырга тиеш. Бер кулга шуннан артык ипи бирелми!
Өченчедән, әгәр дә сез ярлы кеше булып, «Рәйхан» кибетенә килгәч хәйрия киштәсенең буш икәнен күрсәгез, димәк, ипине сезгә кадәр алып бетергәннәр.
Дүртенчедән, хәйрия икмәге куела торган махсус киштәнең көн дәва-мында буш икәнен күрсәгез, ул көнне бирегә андый ипи китерү мөмкинлеге булмаган, дигән сүз.
Кабатлап әйтәбез, «Рәйхан» кибетендәге хәйрия киштәсендә ипи булмаска да мөмкин. Аллаһы хакына, тавыш күтәреп,
ипи таләп итеп йөрмәгез, икенче көнне киле-гез. «Рәйхан» кибетендә Аллаһының барлыгын, Аллаһының берлеген танучы иманлы мөслимәләр эшли.
Бу кибеткә керүчеләр дә -сабыр, тыйнак һәм әдәплеләр. Үз-үзегезне тотышыгыз белән алардан аерылмагыз.
Игътибар! Хәйрия икмәге куелган махсус киштәләр, «Рәйхан» кибете баскычыннан күтәрелеп, ишекне ачып керүгә, каршы якта - садака әрҗәсе янәшәсендә тора. Ипи эзләп, ашамлык ягына кереп китә күрмәгез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: