Туган як

Рия һәм ихласлык

Бел, әй угыл, гыйлем алудан максат - дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүдер. Ләкин никадәр галим булсаң да, күңелеңнән начар холыкларны һәм яман эшләрне чыгарып, ул күңелне күркәм холыклар һәм матур эшләр берлә зиннәтләмәсәң, дөнья белән ахирәт бәхетенә ирешә алмассың. Чөнки күңел - падишаһ, ә барча әгъзалар буйсынучылар хөкемендә. Әгәр күңелең...

Бел, әй угыл, гыйлем алудан максат - дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүдер. Ләкин никадәр галим булсаң да, күңелеңнән начар холыкларны һәм яман эшләрне чыгарып, ул күңелне күркәм холыклар һәм матур эшләр берлә зиннәтләмәсәң, дөнья белән ахирәт бәхетенә ирешә алмассың. Чөнки күңел - падишаһ, ә барча әгъзалар буйсынучылар хөкемендә. Әгәр күңелең дөрес булса, башка әгъзаларың да сәламәт һәм имин булыр. Әгәр күңелең бозык булса, һәммә әгъзаларың да бозык булыр.
Кешеләрдә алтмышлап бозык һәм яман холык бар, шулай ук, аларга каршы җитмештән арткан яхшы, кабул ителгән холык бар. Инде мөмкин кадәр тырыш, ул ярамас эшләрне үзеңнән китәреп, изге холыклар белән сыйфатланырга омтыл. Аларны сиңа берәм-берәм аңлатам, колак сал, әй угыл!
Көферлек - көферлекнең асыл мәгънәсе хак эшкә һәм хак сүзгә карышу. Хак диннән киткән кешене «кәфер» диләр. Кәфер булу- бөтен начар әхлакның иң явызы һәм олыграгы, бик начар эштер.
Рия - әй угыл, бел, рия, асылда, үзен-үзе күрсәтү мәгънәсендә һәм, шәригатьтә, ахирәт гамәле белән дөнья файдасын теләүне рия диләр. Әмма бу рия дигән фигыль, күп очракта булыр - гыйбадәттә, кием-салымда, йөреш-торышта; мәсәлән, зур чалма, ак кием, ак кәләпүш кию кебек үк, бөтен кеше алдында яхшылыкка боеру, начарлыктан тыю, нәсыйхәт сөйләү кебек нәрсәләр - бар да рия, яман холык, начар сыйфат, саклана күр, әй угыл! Хәтта рияны көферлеккә охшаталар, харам эш. Рия иясе каты газапка лаеклы була, кылган гамәлләре юк була. Бу рияның капма-каршысы - ихласлык. Гамәлдә, гыйбадәттә, фәкать, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен
дип, ихласлык белән гамәл кылу.
Тәгать вә гыйбадәттән дөнья файдасын максат итәргә һич ярамас.
Гыйбадәт кыл шул рәвештә, гүя Аллаһны күрәсең, һәр гамәлнең кабул булуы ихласлыктан тора, ихласлык - бик мактаулы сыйфат.
(Каюм Насыйри, «Әхлак китабы», 190).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: