Туган як

Ришвәт - әманәткә хыянәт

Ришвәт - дөреслекне юкка, ә ялганны өскә чыгара Ришвәтчелек. Кешелекне әхлакый таркалуга китерә торган бу яманлыкка ничек каршы торырга? Ришвәт алучыга, шәригать кануннары буенча, җәзаны кем бирә? Бу һ.б. сорауларга Түбән Кама шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбының уку-укыту буенча ярдәмчесе Габделкәрим ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән уздырылган әңгәмәдә җавап табарсыз. - Габделкәрим хәзрәт, Татарстан...

Ришвәт - дөреслекне юкка, ә ялганны өскә чыгара

Ришвәтчелек. Кешелекне әхлакый таркалуга китерә торган бу яманлыкка ничек каршы торырга? Ришвәт алучыга, шәригать кануннары буенча, җәзаны кем бирә? Бу һ.б. сорауларга Түбән Кама шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбының уку-укыту буенча ярдәмчесе Габделкәрим ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән уздырылган әңгәмәдә җавап табарсыз.

- Габделкәрим хәзрәт, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте ришвәтчелеккә каршы көрәш алып бара башлаган икән, бу нинди чараларда күренә?

- Мөфтият ришвәтчелеккә каршы көрәш башлады дип әйтү бик үк төгәл гыйбарә түгел, чөнки дин әһелләре һәрдаим бу яманлыкка каршы үз сүзләрен әйтеп торалар, хөтбәләрдә, дәресләрдә, вәгазьләдә дә даими искәртеп киләләр. Соңгы вакытта Диния нәзарәтебез әлеге мәсьәләгә игътибарны бик нык арттырды һәм шул максатка күп чаралар багышлады.

- Башта укучыларны ришвәтчелек белән таныштырыйк, нәрсә соң ул ришвәт?

- Мин җавапны ерактанрак башлар идем. Исламда ризык дигән төшенчә бар, аңа ашау да, мал-мөлкәт тә, торак та, кәсеп тә керә. Мәгълүм булганча, динебез буенча, мөселманның ризыгы хәләл булырга тиеш. Йортыңа, кесәңә, карыныңа, гаиләңә бер генә тиен дә харам мал, бер генә тамчы да харам эчемлек, бер генә локма да харам ашамлык керергә тиеш түгел. Ә ялган белән, хаксыз рәәвештә, мәҗбүриләп алган акча, милек, байлык харам була. Ришвәт - шундый хаксыз, дөрес булмаган юл белән кергән акчаның бер төре. Төгәлрәк әйтсәк, ришвәт - дөреслекне юкка, ә ялганны өскә чыгару өчен бирелгән һәм алынган мал. Мисалларын болай китерергә була: кемнеңдер шәхси җирен аныкы түгел дип исбатлау өчен судьяга бүләк бирү яки сиңа тиешле җәза булмасын өчен инспекторга акча сузу, ә судья белән инспекторның шуларны алулары.

- Ришвәт бирү һәм алуга карата динебез нәрсә ди?

- Безнең динебез - бик универсаль дин һәм кешеләр арасында йөри торган бөтен мөнәсәбәтләргә дә үзенең бәясен бирә: кайсындыр тыя, кайсындыр рөхсәт итә, ә кайсындыр тиеш дип саный. Ришвәт бирү яки алу - катгый тыелган. Бу гамәл бөек гөнаһлар рәтенә керә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: "Ришвәт бирүчене һәм алучыны Аллаһы ләгънәт кылды", дигән (Тирмизи). Ришвәтне алучы да, бирүче дә, арадашчы да Аллаһының ләгънәтенә дучар булалар, ягъни Аллаһының рәхмәтен күрмәячәкләр. Бу - табигый, чөнки ислам дине гаделлек өчен, кеше хакын хаклар өчен иңдерелгән. Ә ришвәт бу төшенчәләрне җимерә - акча хисабына кемнедер хакыннан мәхрүм итә, ә кемгәдер, хакы булмаган килеш, гаделсез рәвештә нәрсәнедер насыйп итә. Ислам дине җәмгыятьнең төзек булуын тели, ә ришвәт ватандашлар арасында нәфрәт һәм дошманлык уята.

- Үзеңә тиеш булган нәрсәгә ирешер өчен таләп ителгән акча ришвәткә керәме?

- Хөкүмәттән бирелгән хезмәт хакы белән канәгатьләнмичә, гражданнардан өстәмә акча сорап кына эшен үтәүче кеше - ялган белән кеше хакын ашаучы, без ул хакта иң башта ук сөйләгән идек. Балалар бакчасына, институтка кертү өчен, дәваханәдә тиешле хезмәт күрсәтү өчен, берәр рәсми кәгазьгә имза кую, эшкә урнаштыру өчен, имтихан, контракт бирү өчен - болар һәм әле искә алмаган башка бик күп очракларның барысы да хаксыз рәвештә кеше малын ашауга исәпләнә. Бер кызык чагыштыру, Аллаһы Тәгалә: "Малларыгызны үз арагызда ялган, батыл юл белән ашамагыз...", ди ("Бәкарә" сүрәсе, 188нче аять). Бу аять ураза турындагы аятьләрдән соң килә, шулай итеп, Аллаһы Тәгалә, рамазанда хәләлдән тыелган кебек, харам мал ашаудан да тыелыгыз, дияргә тели.

- Ришвәт алган өчен шәригать буенча җәза тиешме?

- Без ислам кануннарына нигезләнгән дәүләттә яшәмибез. Бездә ришвәтчелек өчен Россия кануннары буенча хөкем итәләр. Ләкин эш бит кануни җәза күрүдә генә түгел. Аллаһы Тәгалә җәзасын үзе бирә. Иң беренче афәт - синең гаиләңә харам мал керсә, балаларың харам ашап үссә, алардан кем чыгар? Әйе, бүген теләгәнен ашар-эчәрләр, киярләр, ләкин әле киләчәкләре бар бит. Кеше хакына керсәң, киләчәктә ни күрерсең? Харам малга төзелгән тормыш, иртәме-соңмы, җимерелә. Дога кылсаң, теләк теләсәң дә - кабул булмый, Аллаһы сиңа җавап бирми. Пәйгамбәребез мисал китерде: "Ризык эзләп сәфәргә чыккан, чәчләре тузган, тузанга баткан бер кеше кулларын күккә сузып: "Раббым, Раббым", дип ялвара. Ләкин ашаган ашы харам, эчкәне харам, киеме харам, тәне харамнан үскән була торып, ничек аның догасына җавап килсен инде?!"

Әле аның өстенә кеше рәнҗеше төшүен дә өстәсәк, ришвәт алучы кешенең үз-үзен һәм гаиләсе тормышын нинди авырлыкка дучар итүе аңлашылыр.

Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: