Туган як

Рамазан ифтарлары

Үзәк мәчеттә Рамазан аеның һәрбер киче диярлек, Түбән Кама районы һәм шәһәре мәчетләренә халыкны ифтарга җыйды. Үзәк мәчет ишегалдындагы махсус чатырларда ир-ат җыелса, уку бүлмәләре хатын-кыз белән шыгрым тулы булды. Биредәге мөгаллимәләр бүлмәсендә дә балалар бакчалары хезмәткәрләрен, укытучыларны, табибларны, китапханәчеләрне, сәүдә тармагындагыларны һ.б. аерым-аерым җыеп, авыз ачтырдылар. Журналистлар да ифтардан...

Үзәк мәчеттә
Рамазан аеның һәрбер киче диярлек, Түбән Кама районы һәм шәһәре мәчетләренә халыкны ифтарга җыйды. Үзәк мәчет ишегалдындагы махсус чатырларда ир-ат җыелса, уку бүлмәләре хатын-кыз белән шыгрым тулы булды. Биредәге мөгаллимәләр бүлмәсендә дә балалар бакчалары хезмәткәрләрен, укытучыларны, табибларны, китапханәчеләрне, сәүдә тармагындагыларны һ.б. аерым-аерым җыеп, авыз ачтырдылар. Журналистлар да ифтардан читтә калмады.
Үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин, иң элек, авыз ачу мәҗлесенә җыелган газета, телевидение һәм радио хезмәткәрләренең ифтарны оештыруга, аның әһәмиятенә һ.б. кагылышлы сорауларына тукталды. Аерым алганда ул, мөселманнар түземсезләнеп көтә торган рамазанда ураза тотучылар ифтарының бары тик хәлле кешеләр үзләре мәчеткә китерә торган акча исәбенә генә үткәрелүе, үзәк мәчеттә авыз ачарга һәр кичне 700ләп кеше җыелуы хакында сөйләде. Шулкадәр халыкка табын кору өчен көн дә 70 меңнән күбрәк акча кирәк... Аңлаган кеше өчен, рамазан - бәрәкәт ае. Бәрә-кәт ул аз әйберне дә күп итә, ә бәрәкәтсезлек күп әйберне дә аз итә, юк итә. Бер ураза тотучыны гына авыз ачтырсаң да, ураза тотучының көн буена җыелган савабы синеке дә була. Шунлыктан, кеше савап алырга ашыга. Ифтар оештырырлык сумма җыела алырмы дигән борчылу-шикләрне юкка чыгарып, бер-бер артлы, мәчеткә дин кардәшләребез килгән. Үзебезнең шәһәр җитәкчесе бу юлы да ифтар уздырырга көн алган һәм, гомумән, әҗерле булырга омтылучы иманлы һәм хәлле кешеләр арасында, хәтта ике-өч ифтар оештырырга теләүчеләре дә табылган. Казан шәһәреннән дә шалтыратып, ифтар өчен көн сораучылар булган.
Шәһәрдәге барлык мәхәл-ләләрдә дә, шул исәптән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетендә, Кама Аланы поселогы, Югары Чаллы һ.б. авыл мәчетләрендә быел да ифтарлар узды, Красный Ключ мәчете дә уянып килә...
Бу дөньяда җәннәт тапмаган кеше ахирәт дөньясына кермәс, диелә. Дөньялык-
тагы җәннәт ул - рухи бө-тенлек, рухи канәгатьлек. Гыйба-дәтләргә, ифтарларга бергә җыелуыбыз максаты - тамагыбызны туйдыру түгел, ә шул рухи бөтенлеккә омтылу.
Төзүчеләр поселогында
Бу рамазанны Төзүчеләр поселогы мәчете үзенең хуҗалык корылмалары яңартылган, ихатасы тагын да төзекләндерелгән халәттә каршы алды. Мәчет имам-хатыйбы Мидхәт Абдулганиевнең һәм аның хәләле Сәрия ханымның, шулай ук, дин юлындагыларның тырышлыгы нәтиҗәсе бу.
Төзүчеләр поселогы мәчетенә ифтарга быел һәр кичне диярлек 60-75 кеше җыелган. Ифтарларның берсендә утыру миңа да насыйп булды. Халык җыелгач, Мидхәт хәзрәт бу ифтарның -
Ширияздан кызы Нурия, Мөзәянә ханым һәм поселоктагы бер мөселман гаиләсенең ярдәме белән оештырылганын әйтте. Шулай ук, Айрат Вилданов кебек, һәрдаим мәчеткә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен олы рәхмәт белән телгә алды. Хәзрәтнең зәкяткә кагылышлы вәгазен ифтардагылар зур игътибар белән тыңладылар. «Аллаһы Тәгалә безнең хезмәт хакына, пенсия акчасына мохтаҗлар өлешен дә сала. Пенсиядән зәкят түгел, садака гына бирә алабыз, - дип сөйләде Мидхәт хәзрәт.- Зәкятне билгеле бер милеккә ияләр түләргә тиеш. Ул йөрәкләрне саранлыктан азат итә, мактанудан арындыра, җәмгыятьтә социаль гаделлекне торгыза...».
Ифтар вакыты җиткәч, авыл өендәге дини мәҗлесне хәтерләткән мул табында (һәр ифтар табынын аш-су осталары Сәрия һәм Рауза ханымнар әзерләгән) авыз ачып, ахшам намазы укылды.
Ураза тотучылар тамак тук-лыгы иткәндә, 24нче лицей-интернатның ун классын тәмамлаган Хөсәен Коръәнгә таянып, яхшы һәм начар гамәлләр, сабырлык әҗере, ураза тоту савабы һ.б. турында сөйләде. Дин юлындагыларны вәгазьләрлек яшьләребез үсеп килүе һәммәбез күңелен соклану хисе белән тутыргандыр ул мизгелләрдә. Ә аның әтисе Хәйдәр Али Гатин белән әнисе Галия Сафина, үзләре кебек үк, улларының да дин-исламда булуына эчке бер горурлык хисләре кичергәннәрдер, мөгаен.
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: