Туган як

Рамазан аеның кадерен белеп

Бүгенге әңгәмәбез барыбыз да ел буе сагынып көтеп алган изге Рамазан аена бәйле. Изге Рамазан аенда ураза тотуның шәригатьтәге хөкеме нинди һәм аның нинди фазыйләтләре бар? Ураза гыйбадәтенә кагылышлы бу һәм башка сорауларга шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбының уку-укыту буенча ярдәмчесе Габделкәрим ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавабы белән таныштырабыз. - Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында...

Бүгенге әңгәмәбез барыбыз да ел буе сагынып көтеп алган изге Рамазан аена бәйле. Изге Рамазан аенда ураза тотуның шәригатьтәге хөкеме нинди һәм аның нинди фазыйләтләре бар?

Ураза гыйбадәтенә кагылышлы бу һәм башка сорауларга шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбының уку-укыту буенча ярдәмчесе Габделкәрим ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавабы белән таныштырабыз.

- Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында әйтте: "Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалардан булырсыз" ("Әл-Бәкара" сүрәсе, 183нче аять). Бу аятьтән күренгәнчә, ураза тотуны Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләргә һәм аларның өммәтләренә фарыз кылды.

Пәйгамбәребез дә үзенең бер хәдисендә әйтте: "Ислам (дине) биш нигезгә нигезләнгән: Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы илаһы юк һәм Мөхәммәд - Аллаһының илчесе дип шәһадәт китерүгә; намазны торгызуга; Рамазан аенда ураза тотуга; зәкәт түләүгә һәм хаҗ кылуга".

Димәк, ураза - Ислам диненең биш баганасыннан берсе. Шуңа күрә ул, биш вакыт намаз кебек үк, фарыз, ягъни үтәлергә тиешле гыйбадәт булып санала. Әгәр кем дә кем бернинди сәбәпсез уразаны тотмаса, ул кешегә зур гөнаһ языла.

- Ябыгу өчен ач тору белән уразаның аермасы?

- Кеше уразаны дөрес ният белән тотарга тиеш. Кемдер уразаны ябыгу яки авырулардан сәламәтләнү өчен тота. Чынлыкта, мондый ният белән тотылган уразаны Аллаһы кабул итми. Чөнки кеше бу очракта уразаны Аллаһы ризалыгы өчен түгел, ә ниндидер дөньяви файдалар өчен тота. Ураза Аллаһының әмерен үтим һәм Аның ризалыгына ирешәм дигән ният белән тотылырга тиеш.

Шулай ук, кешеләрнең күбесе ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламыйлар. Алар фикеренчә, ураза ул - ашау-эчүдән генә тыелып тору. Ләкин ураза бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелудан да гыйбарәт. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә уразада ашау-эчүдән генә тыелып та, гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән тыелмаган кеше көне буе ач торучы гына булып санала. Пәйгамбәребез әйтте: "Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның буенча гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһы аның ашау-эчүдән тыелып торуына мохтаҗ түгел".

Ислам динендә унике айның иң зурысы булып, Рамазан ае санала. Пәйгамбәребез: «Айларның иң зуры - Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры - Җомга көне», диде.

Күп кешеләр Рамазан аеның кадерен белми, алар бу айны, башка айлардагы кебек үк, гөнаһлар кылып, ураза тотмыйча, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча үткәрәләр. Әгәр дә алар Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен белсәләр, дөнья эшләрен калдырып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырлар һәм көннәрне вә төннәрне хәерле гамәлләр кылуда гына үткәрерләр иде. Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде».

- Бу айның өстенлеге?

- Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге Коръәннең иңүе белән бәйле. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, туры юлның һәм аеручының (ягъни ялганнан дөреслекне, хәләлдән хәрамны) ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде» ("Әл-Бәкара" сүрәсе, 185нче аять).

Рамазан ае килгәч, Аллаһының рәсүле сәхәбәләренә шулай дип әйтә иде: «Сезгә бәракәтле Рамазан ае килде. Аллаһы Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһы сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһыга үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше ул - бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше».

Аллаһы Тәгалә бер хәдисендә шулай ди: «Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: беренчесе - авыз ачканда, икенчесе - Раббысы белән очрашканда».

Пәйгамбәребез әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элекке гөнаһлары гафу ителә». Имам ән-Нәвәви аңлатуынча, бу хәдистә сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Ә олы гөнаһларга килсәк, алардан котылу өчен кеше ихлас күңелдән тәүбә итәргә тиеш.

- Күк һәм җәһәнәм ишекләре турында да әйтеп үтсәгез иде...

- Рамазан аенда күк һәм Җәннәт ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла. Аллаһының илчесе әйтте: «Әгәр дә Рамазан ае килсә, Җәннәт ишекләре ачыла». Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: «Әгәр дә Рамазан ае керсә, күк ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга бәйләнеп куелалар», диде. Бу хәдистә шайтаннарның иң көчлеләре һәм иң начарлары турында сүз бара.

Рамазан аенда «Ләйләтүл-кадер», ягъни кадер кичәсе бар. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә ул төндә ел әйләнәсендә булачак вакыйгаларны билгели. Бу вакыйгаларны тормышка ашыру өчен, Ул аны билгеле бер фәрештәләргә йөкли. Кем дә кем аның әҗер-савабыннан мәхрүм калса, чыннан да, ул күп нәрсәдән мәхрүм калган кеше була. Әгәр дә кеше бу кичәдә бик күп төнге намазлар укыса, аның кечкенә гөнаһлары гафу ителә.

Рамазан ае ул - тәравих намазлары уку ае. Пәйгамбәребез әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп тәравих намазы укыса, аның элекке гөнаһлары гафу ителә». Шулай ук, бу хәдистә дә кечкенә гөнаһлар турында сүз бара.

Изге айдагы кайбер фазыйләтләр шуннан гыйбарәт. Асылда алар бик күп.

- Кемнәргә ураза тоту мәҗбүри түгел? Нинди очракларда ураза тотмаска була?

- Чынлыкта Аллаһ Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык тудыру өчен йөкләмәде. Аллаһы Тәгалә, ураза тоту аша, кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, аларга башка айларда бирелмәгән әҗер-савапларны бирә. Аллаһы Тәгалә - Рәхимле һәм хикмәт Иясе. Шуңа күрә дә, Ул ураза тотудан авыру кешеләрне һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте. Галимнәр аңлатуынча, әгәр кеше таң атканчы 89 чакрым озынлыктагы юлга чыкса, ураза тотмый ала. Ләкин Әбү Хәнифә мәзһәбендә әгәр дә юл авыр булмаса, ураза тоту хәерлерәк.

Кеше авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле уразасын калдырса, сәламәтләнгәч һәм сәфәрдән кайткач, уразаны тотып бетерергә тиеш була.

- Күп кешеләр ураза тота алмыйбыз дип, фидия садакасы белән чикләнәләр. Фидияне кемнәр түли ала соң?

- Кызганыч, бүгенге көндә яман шеш, шикәр чире кебек авырулар бар (олы яшьтәге кайбер карт бабай-әбиләрне дә шулар рәтенә кертергә мөмкин). Аларга даими рәвештә даруын, ризыгын кабул итеп торырга кирәк. Югыйсә, даруларын кабул итмичә торсалар, авырулары кискенләшеп, тагы да авыррак хәлгә төшәргә мөмкиннәр. Аллаһының рәхмәте киң, мондый төр авырулардан, бик сирәк булса да, терелү очраклары да юк түгел. Аллаһы Тәгалә бу чирләр белән авыручыларга хәерле шифасын насыйп итсен!

Менә шундый даими дәва кирәк булган чирле кешеләргә, ураза тотмыйча, фидия садакасы түләп, өстендә торган ураза бурычыннан котылырга мөмкин. Аллаһы Раббыбыз әйтте: "Сезнең арагыздан берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса, ураза тотмасын. Чирле кеше - сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн исәбенә тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия тиеш, бер көн бәрабәре - бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мескен урынына берничә мохтаҗны ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда, ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез" ("Әл-Бәкара" сүрәсе, 184нче аять)

Каты авырудан интегүчегә, "ураза тотсаң, сәламәтлегеңә куркыныч янаячак", дип, әгәр табиб кисәтсә, ураза тотарга ярамый, чөнки үз-үзеңә зыян салуың ихтимал. Савап җыям дип, ялгыш фикер йөртеп, киресенчә, үзеңә зур гөнаһ җыюың мөмкин. Безнең мәчеткә йөрүче бер әби, "ашамыйча, даруыңны кабул итми торырга ярамый сиңа", дип табибы кисәтүне тыңламыйча, уразасын тоткан, шунлыктан, хәзерге вакытта параличланып, урын өстендә ята...

Үзеңне әнә шундый чиккә җиткерергә, Аллаһының биргән рөхсәтеннән баш тартырга ярамый.

Быел, мөфтияттәге голәмәләр шурасының карары нигезендә, фидиянең күләме бер көнгә 150 сум дип исәпләнә. Һәм ул фидия ифтарга бармый. Ул бары тик мохтаҗларга, мескеннәргә бирелә.

Әгәр дә инде авыру кешенең тиздән терелер өмете бар икән, ул фидия түләп кенә котыла алмый. Ә сәламәтләнүгә үк, калган көннәре өчен дә ураза тотарга тиеш була. Онытмагыз, авыру кеше үзенең хәлен аңлап, табиблар белән киңәшләшеп дөрес карарга килергә тиеш.

- Бу Рамазан аенда мәчетебездә нәрсәләр эшлә, ниндирәк чаралар уздыру күздә тотыла?

- Гадәттәгечә, 650-700 кешегә көн саен ифтарлар уздырылачак. Тәравихларда Коръән хәтем кылынылачак (тулысынча укып чыгылачак). Ястү намазы алдыннан вәгазьләр булачак. Һәр елдагыча, тәравих намазларыннан соң әби-бабайларны өйләренә кайтарып кую өчен, "Рамазан" таксие эшләячәк, Аллаһы теләсә, Рамазанның соңгы ун көнендә игътикаф (мәчеттә вакытны гыйбадәттә уздыру), төнге кыям намазлары оештырырга нитялибез.

Аллаһы Тәгалә барча мөселманнарга да, Рамазан аенда ураза тоту өчен, саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм күбрәк изге гамәлләр кылырга, Коръән укырга ярдәм итсен! Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: