Туган як

Рамазан аен хөрмәт итик

Җир йөзенә барча мөселман өммәте сагынып көтә торган олы кунак - Рамазан шәриф килә. Әлеге изге айга, ураза тотуга һ.б. кагылышлы сорауларга җавап йөзеннән, Ташлык авылы мәчете имамы Габделкәрим МОРАТОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез. - Рамазан ае быел кайчан башлана, Габделкәрим хәзрәт? - Ислам тәкъвиме буенча, айның башлары һәм ахырлары...

Җир йөзенә барча мөселман өммәте сагынып көтә торган олы кунак - Рамазан шәриф килә. Әлеге изге айга, ураза тотуга һ.б. кагылышлы сорауларга җавап йөзеннән, Ташлык авылы мәчете имамы Габделкәрим МОРАТОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Рамазан ае быел кайчан башлана, Габделкәрим хәзрәт?
- Ислам тәкъвиме буенча, айның башлары һәм ахырлары айның тууына бәйле. Элек ай туу вакытын махсус саклап торганнар, болытсыз көн булса, кырга чыгып, күз белән күрергә тырышканнар, бу традиция әле дә күп илләрдә дәвам итә. Бездә исә айның тууы астрономнар хисаплавыннан чыгып әйтелә һәм ул быел 18 июньгә туры киләчәк.
- Димәк, рамазан аеның башы быел иң озын көннәргә туры килә. Куркытмыймы?
- Берничә ел элек тә, ураза җәйгә таба авышкач, озын кызу көннәрдә ничек ураза тотарбыз икән дип, борчылган идек. Ләкин ул рамазан айлары җиңеллек белән узды. Шуңа күрә, уразаның безгә биргән бер дәресе - батырлык. Аллаһыга тәвәккәлләсәң, бик куркыныч әйберләрдә дә Аллаһы үзенең ярдәмен бирә.
- Шулай да, бөтен кеше ураза тота алмыйдыр?
- Бөтен кеше тотарга тиеш тә түгел. Әгәр кеше юлда булса, яки авырып китсә, көн дәвамында дару эчәргә кирәк булса, йөкле яки бала имезүче хатын булса, картлык сәбәпле уразага кодрәте җитмәсә - уразаны башка вакытка кичектерә. Ләкин һәр көнен үзе карый, әгәр бер көнне ураза тота алса - аны тота, икенче көнне хәле авыр булса, тотмый. Әгәр ураза тотуы аның чирен көчәйтә икән, хәле җиңеләйгән көнне дә тотмаска ярый.
- Ураза тотуны көннәр кыскарган кыш фасылына калдырса да буламы?
- Әйе, кыш көненә күчерсә дә була. Әгәр инде берничек тә тота алмаслык кеше икән - терелмәслек авыру яки зәгыйфь карт кеше булу сәбәпле, бер көн хисабына бер мескен-фәкыйрьне ашата, бу фидия дип атала.
- Ә эшләүчеләргә дә уразаны башка вакытка күчерү мөмкинме?
- Элек тә эш эшләгәннәр инде, шулай да ураза тотканнар. Ләкин эш дигәннән, монда карарга кирәк - нинди эш ул? Гадәти эшләр турында сүз бармый, мәсәлән, кондиционерлы офиста эшләп утырган кеше өчен андый мәсьәлә туа да алмый.
Ә инде авыр физик эштәгеләргә, мөмкинлектән чыгып, ял алу (хәтта түләүсез булса да) кулай.
Әгәр булдыра алмаса, кичтән уразага керергә ниятли, көндез тота, әгәр эшләгәндә бик авыр булып, аңын җуярлык хәлгә килсә, ул вакытта уразасын боза.
- Димәк, ничек тә уразаны тотарга тырышырга кирәк?
- Әйе, алдан әйткәнемчә, батыр булырга, ураза тотмас өчен юк-бар сылтау эзләп йөрмәскә кирәк. Әлбәттә, уразада ашыйсы да, эчәсе дә килә, бигрәк тә беренче көннәрдә ялгыш берәр нәрсә алып капмас өчен, сак булырга кирәк. Әмма шул рәвешле үзеңнең ихтыяр көчеңне тәрбиялисең, ачлар хәлен аңлап, кеше хәленә керергә өйрәнәсең. Оҗмахка үз кәефеңне генә көйләп кереп булмый. «Инде динне ташлыйлар, Уразада ашыйлар; Оялмыйча Аллаһтан, Ничек гает ясыйлар?» дип язган Тукай. Чыннан да, гает көнне ураза тотканнарның шатлыгы аңлашыла, «ураза тота алдым, өстемнән диннең бер бурычы төште», дип бәйрәм итә ул. Ә ураза тота алып та, дини бурычын үтәмәгән мөселманнар нәрсә дип бәйрәм итә?
- Рамазан аенда гөнаһлар артамы?
- Рамазан аенда - шайтаннар богауда, шуңа гөнаһлар артмый, ә кими. Ә кем гөнаһтан туктамый, димәк, ул үзе дә шайтан хәленә җиткән. Ләкин гөнаһларның күләме артмаса да, рамазан аенда гөнаһның зурлыгы арта. Рамазан ае - изге, шуңа күрә бу айда кылынган гөнаһлар башка айда кылынган гөнаһлар белән чагыштырганда зуррак. Шунлыктан, рамазан аен хөрмәт итик - гөнаһлардан тукталыйк, уразага керик, изгелекләр кылыйк һәм бу безнең туры юлга кереп китүебезгә, шушы юлда ныгуыбызга сәбәп булыр.
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ алып барды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: