Туган як

Рамазан ае – тәнгә ял, ә җаныбызга – мунча

Аллаһы Тәгалә безгә изге рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтне кул кушырып утырып кына алу мөмкин түгел. Иман иясе әлеге айның бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куярга һәм тырышырга тиеш. Аллаһы Тәгалә бу айда бигрәк тә рәхимле һәм юмарт, ярдәмен дә аеруча күп бирә. Рамазан иман ияләре...

Аллаһы Тәгалә безгә изге рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтне кул кушырып утырып кына алу мөмкин түгел. Иман иясе әлеге айның бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куярга һәм тырышырга тиеш. Аллаһы Тәгалә бу айда бигрәк тә рәхимле һәм юмарт, ярдәмен дә аеруча күп бирә. Рамазан иман ияләре өчен олуг бер мәдрәсә булып тора. Күк йөзендә яңа ай тууга, мәдрәсә үз ишекләрен ача. Изге айга ирешеп тә, әлеге айның бәрәкәтеннән мәхрүм калган кеше, үзенә бәрәкәтне кайдан алыр икән?
Күңел керләнсә...
Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә - Күркәм, күркәмлекне сөя», дигән. Чыннан да, Раббыбыз Аллаһы Үзе күркәм, Үзенең мәхлукларын да матур рәвештә бар иткән. Без яшәгән җирләр, табигать, очы-кырые булмаган күкләр... Барысы да үзенең матурлыгы белән күзләрне сөендерә, күңелләргә ял һәм рәхәтлек бирә. Әлбәттә, Аллаһының иң
күркәм мәхлукларының берсе булган адәмнәр дә, үзенә күрә, матур кыяфәттә, күркәм холык белән яратылганнар. Шуңа күрә, динебез беркайчан да матурлыкны җимерми, аны кабул итә һәм кешелек өчен файдалы якка юнәлтә. Кыяфәте күркәм, тәне чиста, киеме пакь, чәче таралган, өс-башы каралган кеше үзенең матурлыгы белән башкаларны үзенә тартып тора, һәркемгә дә аның янында булу, аның белән аралашу күңелле. Әмма, киемне юып тормасаң, көн арты көн үтеп, аның әүвәлге матурлыгы югала, чәчне тарап тормасаң, ул тузгый, тәнне һәрдаим пакьләп тормасаң, аның күрке бетә. Әгәр пакь тән, чиста матур кием башкаларны үзенә тартып, шатландырып торса, керле кием, киресенчә, кешеләрдә нәфрәт тудыра. Шуңа күрә, Аллаһы кеше табигатенә салган сыйфатлардан берсе - даими рәвештә үзенең тәнен, киемен, ятагын пакьләп, кердән чистартып тору.
Әмма, керләнү сыйфаты тән һәм киемгә генә хас нәрсә түгел. Адәм баласының күз белән күрелми, кул белән тотып булмый торган күңеле дә керләнә, кешенең эчке яме китә. Кием - кердән, кеше хатадан имин түгел. Киемгә тузан куна, тир сеңә, ә йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәсенә бирелә. Хәдистән күренгәнчә, гөнаһ кылынган саен, кеше күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Тап арты тап өстәлеп, ахыр чиктә, күңел тәмам карала һәм сизмәс, күрмәс , ишетмәс хәлгә килә. Шуңа күрә, күзләре булып та - хаклыктан сукыр, колаклары булып та хакны ишетмәгән кешеләр турында Аллаһы: «Аларның йөрәкләре бар, әмма зиһеннәре юк, күзләре бар - күрмиләр, колаклары бар - ишетмиләр», дигән («Пәрдә», 179).
Каралган бәгырьне ничек агартырга? Чирле калебне ничек терелтергә? Мәрткә киткән күңелне ничек уятырга?
Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Аллаһы - Рәхимле, киемеңә тап төшсә, Аллаһы биргән су нигъмәте аны җебетә. Раббыбыз безгә гөнаһлардан арыну өчен - тәүбә ишекләрен ача. Керләнгән йөрәкләребезне салып юар өчен Үзенең мәгъфирәт чишмәләрен агыза. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Аллаһы бар гөнаһларны ярлыкый» («Төркемнәр», 53).
Гөнаһ һәм тәүбә
Тәүбә сүзе ул кайту дигәнне аңлата. Шайтан коткысына бирелеп, гөнаһка чумып, Раббысының әмереннән чыкканнан соң, хаталарын аңлап, бәндәнең янә Раббысына кайтуы - зур изгелек булып тора. Газиз анасын үпкәләтеп өеннән чыгып киткән бала кайчан гына борылып кайтса да, рәхимле ана йөрәге аны кабул итә, кадерле баласының кайтуына сөенә. Аллаһының баласы юк, әмма аның коллары бар. Пәйгамбәребез: «Аллаһы үзенең колларына ана үз баласына караганда да рәхимлерәк», дигән (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).
Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәф-катьле ул! - дип язган бит заманында Тукай да.
Сөбханаллаһ, Бөек Раббы без гөнаһкяр бәндәләренең күпме явызлыкларына, күпме гафиллекләренә сабыр итә. Җир өстендә көндез һәм төнлә кылынган һәр гөнаһ - Аның каршында, Ул күреп, белеп торганда кылына. Аллаһы миллиардларча кешеләрнең һәркөнне кылган шул эшләрен күреп тә: «Бәлки аңлар, бәлки төзәлер», дип, ишекләрен киң ачып көтә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килә: «Аллаһы Тәгалә: Әй, бәндәләрем, көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен, дип әйтә».
Кием өстенә су койсаң, аның табы бетә, кере китә, әүвәлге матурлыгы кире кайта. Бәндә Раббысына кайтып, Аллаһы аның гөнаһын сөртә. Раббысына әйләнеп кайтучы бәндәсен ишек ачып кертү генә түгел, Аллаһы аның кайтуына сөенә. Әлбәттә, Ул һичбер колына мохтаҗ түгел. Әмма, бәндәсенә булган рәхимлелеге сәбәпле, Ул аның кайтуына сөенә. Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре - тәүбә итүчеләре», дигән (Тирмизи җыентыгыннан).
«Минем бер гөнаһым да юк, урласам да - хөкүмәтнекен генә урлыйм. Эштән кайткач, йөз грамм тотып куям да, тыныч кына ятып йоклыйм. Кеше үтермим, беркемне рәнҗетмим...». Таныш сүзләрме? Шул рәвешле, күпләр үзләрен тынычландыра. Ләкин, үзен гөнаһсыз дип уйлаган кеше - иң күп гөнаһлы. Чөнки, гөнаһлары шулкадәр күп, хәтта күңел күзен сукырайткан, шунлыктан ул үз гөнаһларын бөтенләй күрми.
Кайсыбыз үзен фәрештә валчыгыдай дип әйтә ала? Әллә күзләребезнең харамга төшкәне юкмы? Телебезнең гайбәт сөйләгәне, кемнедер кимсеткәне, кемнәндер мыскыллап көлгәне юкмы? Ялкаулык, сансызлык белән Аллаһының әмерләренә җиңел караганы юкмы? Әллә беребезнең дә үз гомерендә һичкемнең хакына кергәне, берәүгә дә золымлык кылганы юкмы? Әллә беребезнең дә биргән вәгъдәсен, килешүен бозганы юкмы? Әллә беребезнең дә үзенең белеме, акылы, изгелеге сәбәпле башкалар каршында масаеп киткәне юкмы? Әллә беребезнең дә туганының, күршесенең бәхетен күреп көнләшкәне юкмы? Саный башласаң...
Кешенең җаны чистарган саен, күңел күзе дә ачыла. Шуңа күрә, үзләрен иң гөнаһлы дип санап, гөнаһлары өчен иң курыккан кешеләр - иң иманлы, иң хәерле кешеләр - пәйгамбәрнең сәхабәләре булдылар. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең Хузәйфә исемле сәхабәсенә икейөзле кешеләрнең исемнәрен әйткәч, сәхабәләрнең иң иманлылары үзләрен шул исемлектән эзләгәннәр. Бер кеше Хузәйфә янына килеп: «Мин үземне икейөзле түгелмемме икән дип куркам», дигәч, ул: «Икейөзле булсаң, курыкмас идең», дип җавап кайтарган. Үзеңнең күпме гөнаһларга чумып яшәвеңне аңлау өчен, иманың, динең өстендә шактый күп эшләргә кирәк.
Тәүбәнең шартлары
Аллаһының рәхмәте киң, кардәшләрем. Пәйгамбәребез: «Гөнаһтан тәүбә итүче, ул гөнаһны кылмаучы кебек булыр», дигән (Ибн Мәҗәһ җыентыгы). Гөнаһ кылынган, эш беткән, фәрештә гамәл дәфтәренә беркетеп язып куйган. Әмма, бәндәнең ихлас тәүбәсе сәбәпле, Аллаһы ул гөнаһны бөтенләй сөрттерә. Ләкин, кешенең тәүбәсе кабул булсын өчен аның шартлары үтәлергә тиеш. Шартларның берсе генә үтәлмәсә дә, гөнаһ гафу ителми.
Беренче шарт: үкенү. Кылган эшенең начар булуын аңлап та, ихластан үкенмәгән, үкенеч утларында янмаган кешенең тәүбәсе кабул булмый. Нәрсә ул үкенү? Кайчак кеше, үзенең хатасы сәбәпле, ниндидер кадерле нәрсәсен югалта. Яки кадерле кешесенә зыян китерә, аны хәсрәткә сала, үзе дә иза чигә. Шулвакыт, ул үзен гаепләргә тотына, эче поша, җаны сызлана. Никләр шулай эшләдем инде дип, ут эчендә яна. Аның үткәнне кире кайтарасы, хатасын төзәтәсе килә. Шуның шикелле, Аллаһы каршында гөнаһ кылгач та, иман иясенең йөрәге сызланырга тиеш. Ул үзен битәрләргә, гаепләргә тиеш. Ул бит шул гөнаһы сәбәпле, үзен Раббысыннан ерагайтты, күпме нигъмәттән мәхрүм булды. Кыямәттә күпме газапка дучар булуы мөмкин. Ул үз өстендә Раббысының нәфрәтен, ачулы карашын тоярга тиеш.
Әгәр кеше: «Ярар, күп кылдык инде без ул гөнаһларны», дип масаеп утырса, үзен гаепле санамаса, димәк, аның йөрәгендә үкенү хисе юк. Тәүбәсе дә кабул булмый.
Икенче шарт: бер гөнаһыннан тәүбә итүче ул гөнаһтан бөтенләй киселергә, тукталырга тиеш. Бер гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итү мәгънәсезлек була. Сәрхүш дүшәмбе көнне башы авыртканда: «Исән калсам башка эчмим», дип тәүбә итә дә, җомга көнне тагын «бәйрәм итә». Аллаһы каршында андый «тукран тәүбәсе»нең кыйммәте юк. Кызганыч, күпләр тәүбә итүнең шушы шартын үтәргә теләмиләр. Кайвакыт, башка бәла килгәндә, Аллаһыга әллә ниләр вәгъдә итәләр, әмма җиңеллек килгәч, барысын да оныталар.
Өченче шарт: бер гөнаһтан тәүбә кылу-чының күңелендә «башка ул гөнаһны кылмыйм», дигән ышану булырга тиеш. Әгәр кеше явызлыгыннан тәүбә кылып та, башында инде шуңа бәйле яңа планнар туса, тәүбәсе кабул булмый. Андыйларның: «Хәзер, җомгага мәчеткә барып кына киләм дә», дигәненең гөнаһы кичерелми. Әгәр бур кемнең дә булса әйберен урлаганнан соң тәүбә итеп тә, башында тагын кайдан нәрсә урларга, дигән уйлар йөртсә, бу чын тәүбә түгел. Белегез, кардәшләрем, Аллаһыга безнең ясалма гамәлләребез кирәкми, ул ихластан булган эшне генә кабул итә. Пәйгамбәребез: «Аллаһы - яхшы, яхшылыктан башканы кабул итми», дигән (Мөслим риваяте).
Хакыйкый тәүбә үз эченә кешенең үткәнен, бүгенгесен һәм иртәгәсен ала. Үткәнен - эчкерсез үкенүләр белән; бүгенгесен - гөнаһ кылудан тукталу белән; иртәгәсен - тормышын саф уйларга, изгелеккә ният кылуы белән.
Дүртенче шарт: әгәр кылынган гөнаһ башка кешеләрнең хакы белән бәйле булса, югарыда искә алынган өч шартка аларны ризалаштыру да өстәлә.
Мәсәлән, бер ир хатынын рәнҗетә дә, тизрәк: «Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, Раббым, тагын кызып киттем инде, Син мине гафу ит», кебек сүзләр белән тәүбәгә ябыша, ә хатыны каршында гафу үтенергә ашыкмый. Аллаһы бәндә белән бәндә арасына керми һәм хакы кимсетелгән кешене бәхилләтми торып, гөнаһлының тәүбәсен дә кабул итми.
Шуңа күрә, элек авылда кеше үлсә, аңа җеназа укыр алдыннан муллалар кешеләргә юнәлеп: «Мәрхүм белән алыш-биреше калган кешәләр юкмы», дип сораганнар. Башкаларга әҗәте калган кешене җеназа һәм дога белән генә котылдырып булмый. Бервакыт, пәйгамбәребез янына җеназаны алып киләләр. Ул: «Бу кешенең әҗәтләре бармы?» дип сорый. Кешеләр: «Әйе, бар», дигәч, ул: «Алайса, үзегез укыгыз», ди. Шулвакыт, бер кеше торып: «Аның әҗәтләрен үз өстемә алам», дип әйтә. Шуннан соң гына пәйгамбәребез аңа җеназа укый. Икенче көнне пәйгамбәр теге кешедән: «Әҗәтен түләдеңме?» дип сорый. Ул: «Юк әле», ди. Өченче көнне: «Әҗәтен кайтардыңмы?» дип сорый, ул янә: «Юк әле», ди. Дүртенче көнне: «Әҗәтен түләдеңме?» дип сорагач, ул: «Әйе, түләдем», ди,
пәйгамбәр: «Хәзер аның тәне суынды», ди. Раббым, безне гөнаһлардан ерак кылсын, кешеләрнең хакларына керүдән сакласын.
Рамазан - Аллаһының бәрәкәт ае, бу айда гөнаһ-хаталардан арыну, күңелләрне сафландыру башка вакытлардан күпкә җиңелрәк. Пәйгамбәребез: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр», дигән. Димәк, гөнаһка тартучы шайтанның рамазанда көче дә, кешегә булган яман тәэсире дә азрак. Хәдиснең дәвамында: «Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер, диелә. Уттан котылу өчен утка илтә торган гөнаһ юлыннан китү кирәк. Аллаһы төзәлүчеләргә бу айда ярдәмне үзе бирә.
Рамазанның төп гыйбадәте булган ураза да безгә төзәлергә ярдәм итә. Ураза тоту ашау һәм эчүдән тыелу белән генә чикләнми. Ураза тотучы тәненең һәр әгъзасын явыз эшләрдән ураза тоттырырга тиеш. Әгәр карының хәләл икмәктән, чиста судан тыелып та, үзең гайбәт сөйләп кешене яманласаң, ни файда?! Галимнәребез: «Ике нәрсә уразаны савапсыз итә: гайбәт һәм ялган», дигәннәр. Пәйгамбәребез: «Кем ялган сөйләү, ялган белән эш итү әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһыга аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруы гына кирәк түгел», дигән. Шуңа күрә, ураза гыйбадәте ач тору гына булмаса иде. Җәбир исемле сәхабә: «Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә, телең дә гайбәт һәм сүз йөртүләрдән ураза тотсыннар. Күршеңне изалаудан саклан. Тыныч һәм җитди бул. Уразалы көнеңне уразасыз көнең белән бертөсле кылма», дигән.
Ел әйләнәсендә керләнгән күңелләрне рамазанда чистарта алсак, күңел битләренә төшкән тапларны җебетә алсак, рухларыбыз сафланып калыр иде. Шагыйрьнең ярсулы йөрәге дә үзенә тынычлык, җанына ял эзләгән бит:
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?!
Җир йөзенә безне рухый керләрдән арындыру өчен Аллаһының җан мунчасы килә, дусларым, әзер булыгыз. Кыйммәтле мизгелләрнең кадерен белегез, гомерләрне заяга үткәрә күрмәгез. Киләсе рамазан айларыбыз бәрәкәтле булсын.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: