Туган як

Рамазан ае килә

Ихласлы мөселманнар өчен иң сөекле вакыт - рамазан ае якынлаша. Әлеге изге айның гыйбадәтләренә кагылышлы сорауларга җавап табу максатыннан, шәһәр үзәк мәчете имамының ярдәмчесе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. - Рамазан быел кайсы көнне башлана? - Быел изге ай елның җәй фасылы белән бергә башлана...

Ихласлы мөселманнар өчен иң сөекле вакыт - рамазан ае якынлаша. Әлеге изге айның гыйбадәтләренә кагылышлы сорауларга җавап табу максатыннан, шәһәр үзәк мәчете имамының ярдәмчесе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән корган әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Рамазан быел кайсы көнне башлана?
- Быел изге ай елның җәй фасылы белән бергә башлана дияргә була, 5 июньдә кич белән тәравих укыйбыз, ә 6сы уразага керәбез.
- Кайберәүләр ай башын календарь буенча билгеләү дөрес түгел дип саныйлар. Моңа ачыклык кертә аласызмы?
- Мөселман айлары яңа ай тууга башланамы, әллә шул айны күргән мизгелдәнме? Каршылык шунда бит. Хәзерге заманда ай тууын секундына кадәр әйтеп бирергә була, ә аны күрү өчен айның тууы гына җитми, ул - күзнең яхшы күрүенә, күкнең аяз булуына һәм астрономиягә кагылышлы башка сәбәпләргә дә бәйле. Элегрәк тә, хәзер дә әнә шул сәбәпләр аркасында башкалардан бер-ике көн соңрак яки, киресенчә, алданрак ураза тота башлаганнар, гает уздырганнар, чөнки кайдадыр айны күргәннәр, ә кайдадыр юк. Моңа, хәтта, Фукс та игътибар иткән. «В здешней Адмиралтейской Слободе Татары отправляли сей праздник с 29 Генваря, а живущие в самом городе 30-го, т.е. одним днем позже», дип язган ул 1840 елда Казан мөселманнары турында. Шундый каршылыклар булмасын һәм бәйрәм бер көнгә туры килсен өчен (гаетләр әле рәсми рәвештә ял көннәре дә), бездә ай башын астрономик исәпләү буенча билгеләүгә тукталынды. Шуңа бәйле рәвештә, барлык кардәшләребезне дә бердәм булырга чакырам. Моның нигезе - пәйгамбәрбезнең хәдисе: «Ураза - кешеләр ураза тотканда, гает - кешеләр уразадан туктаганда, корбан - кешеләр мал чалганда». Күренә ки, бу хәдистә җәмәгать белән булырга, башкалардан аерылмаска кушылган. Әлеге хәдисне риваять итүче имам Тирмизи дә шулай дигән.
- Рамазан ае үзенчәлекләре?
- Рамазан - гыйбадәтләр ае, ниндидер чикләү юк, ләкин иң өстен саналганнарын әйтеп узам. Әлбәттә, иң төп гыйбадәт - фарыз гыйбадәт - ураза тоту. Уразаны калдыруга - бик зәгыйфь яки каты авыру, сәфәрдә яки авырлы булу, бала имезү генә сәбәп була ала. Күрем яки нифас каны килгән хатын-кызларга ураза тоту тыела. Әмма калган уразаны башка вакытта тоту мәҗбүри. Тота алмаган кеше фидия бирә.
- Ураза тотарга теләмәгән кеше мәчеткә акча түләп уразасын калдыра ала, дип уйлаучылар да бар.
- Юк, дөрес түгел. Кемдер рамазан аенда, ягъни үз вакытында, шәргый сәбәп белән ураза тота алмаса, ул аны башка вакытка күчерә. Башка вакытта да тота алмаса яки тота алмаслыгын белсә, мәсәлән, бик карт яки савыга алмаслык авыру булса, ул вакытта ураза тотмаганы өчен һәр көн исәбеннән бер мескенне ашата яки көнлек ризык бирә. Әгәр 6 кешедән торган фәкыйрь гаилә булса, ураза тотмаганы өчен аларга 5 көнлек ризык бирә. Ни өчен? Чөнки безнең динебез - мәрхәмәт, шәфкать дине, ул мохтаҗларга ярдәм итәр өчен һәр форсатны һәм алымны куллана. Мәчеткә, муллага түләү дигән сүз юк. Бу - электән калган гореф-гадәт кенә, чөнки революциягә кадәр мәхәллә халкы муллаларны матди яктан тәэмин итеп торган, ә мулла халыкны рухи яктан тәрбияләгән, мәхәллә балаларын укыткан, йолаларны үтәгән.
- Бер көнлек фидиянең күләме?
- Фидия, фитыр садакаларының күләмнәрен, базарга карап, Диния нәзарәте санап чыгара. Быел фидия - 200 сум. Фитыр садакасы бодай, арпа, хөрмә кебек ашамлык бәясенә карап чыгарылган, ә аларның бәяләре төрле булгач, фитыр садакасының күләме дә аерыла: 100-600 сум арасында. Кулында 21 мең 600 сум акчасы булган кеше фитыр садакасы бирергә тиеш. Зәкәтнең минимумы быел - 224 мең сум, бу акчага яки шуның кадәр товарга ия булуына бер ел дигәндә, кеше аның кырыктан бер өлешен зәкәт итеп бирергә тиеш.
- Рамазан гыйбадәтләре турында сөйләшә башлаган идек...
- Шушы айда изге китабыбыз иңә башлаган һәм бу айны аны еш укырга, хәтта тулысынча берничә кат укып чыгарга киңәш итәләр. Рамазанда, буш вакытны, гадәттә, Коръәнгә багышлыйлар. Быел рамазан аенда Коръән укырга теләүчеләр өчен «30 көндә - әлифба» дигән программа әзерләнде, гарәпчә Коръән укырга өйрәнергә теләгән һәркем бер ай дәвамында көн саен дәрескә килеп, Коръән әлифбасын үзләштерә һәм Коръән укырга өйрәнә алачак. Рамазан, шулай ук, намаз ае да. Мәчетләрдә һәр кич тәравих намазлары укылачак һәм, гадәт буенча, намаздан соң, ай дәвамында яшьләр машиналары булмаган олы яшьтәге апа-абыйларны өйләренә илтеп куярлар. Рамазанның игелек ае икәнен дә онытмыйк: ураза тотучыларны өйгә авыз ачарга чакырырга мөмкин. Теләгән кеше үзәк мәчеттә яки башка мәчетләрдә дә авыз ачтыра ала. Үзәк мәчеттә 600-700ләп кеше өчен мәҗлес оештыру мөмкинлеге бар. Аның бәясе быел да үзгәрешсез - 70 мең сум.
- Тагын ниләр киңәш итәсез?
- Бу ай - Аллаһы Үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан, газап ишеклә-рен япкан ай, шуңа күрә бу айны гафиллектә үткәрмәгез. Рамазанда нинди изгелек кыла аласыз - планлаштырып куегыз, очраклы килеп чыккан игелек кылу форсатларыннан да (кемгәдер ярдәм итү, кемнедер шатландыру һ.б.) файдаланыгыз.
Авыручылар, әгәр сезгә ышанычлы табиб ураза тотарга кушмаса, уразаны башка вакытка күчерегез, үзегезгә зыян китермәгез. Уразага кагылышлы сорауларыгыз булса, 8-917-251-47-68 номерына шалтыратып белә аласыз. Аллаһы бөтенебезгә дә тәүфыйк бирсен!
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: