Туган як

Һәр мизегеленең кадерен белик

Җир өстенә рамазан ае нурын салды. Һәр мөселман, рамазанга ирешә алуына сөенеп, аның һәр мизгелен Раббыбызның рәхмәтенә ирешердәй итеп үткәрергә әзерләнә: гамәлләрен барлый, уйларын сафландыра, кимчелек-хаталарын пакьли. Ураза тотуның төп мәгънәсе - хәләл нигъмәтләрдән тыелып тору. Тыелулар аз түгел. Көннең озынлыгына карамастан, ашаудан тыел, эссе көннәрдә бер тамчы су йотудан...

Җир өстенә рамазан ае нурын салды. Һәр мөселман, рамазанга ирешә алуына сөенеп, аның һәр мизгелен Раббыбызның рәхмәтенә ирешердәй итеп үткәрергә әзерләнә: гамәлләрен барлый, уйларын сафландыра, кимчелек-хаталарын пакьли. Ураза тотуның төп мәгънәсе - хәләл нигъмәтләрдән тыелып тору. Тыелулар аз түгел. Көннең озынлыгына карамастан, ашаудан тыел, эссе көннәрдә бер тамчы су йотудан тыел, телеңне гайбәттән тый, яман уйлардан тыел... Күңелеңне үпкә-рәнҗеш белән тутырма, үзеңне рәнҗеткәннәрне гафу ит, күзеңне кирәкмәс нәрсәгә төшермә, колакларыңны яман сүз ишетүдән сакла, кеше хакына кермә...
Ашамасам, авырып китәрмен дип куркырга кирәкми. Бүгенге көн чирләренең барысы да диярлек -йөрәк-кан тамыры, шикәр, бавыр, ашкайнату органнары авырулары һ.б. - күп һәм тәмле ашауыбызга бәйле. Пәйгамбәребезнең: «Ашказанының бер өлеше - азык, бер өлеше су өчен булса, бер өлеше буш калсын (ягъни һава өчен)»,
дигән хәдисен Хунза елгасы буе үзәнлеге (Һиндстан белән Пакистан арасындагы чик) халкы үз яшәү рәвеше белән раслаган. Андагы мөселманнарның уртача гомере - 110-120 яшь. Хатыннары 65 яшьтә дә бала таба. Җәен - чи яшелчә, җиләк-җимеш, ә кышын өрек, үрдерелгән бөртек белән тукланалар. Уразадан тыш, җиләк-җимеш, яшелчә өлгермәгән язда 4 ай буе көнгә бер мәртәбә өрек суы эчеп яшиләр. Бу халыкның көндәлек азыгы - 1933 ккал (50 г аксым, 36 г май, 365 г углевод). Аларның озын гомерле булу сәбәбе - Аллаһы кушканча яшәү. Шотландия галиме, табиб Мак Каррисон хунзалылар турында: «Аларның нервлары спорт канаты кебек нык, кыл сыман нәзек, (димәк беркайчан да кызып китмиләр, шул ук вакытта йомшак күңелле дә). Алар беркемгә дә беркайчан да яманлык кылмыйлар, ачуланмыйлар, бәхәскә кермиләр», дип яза.
1963 елда, яшьлек оазисы дип йөртелгән бу үзәнлеккә Франциядән медицина экспедициясе килә. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре буларак, 1977 елда Парижда уздырылган дөньякүләм конгресста геоканцерология (төрле илләрдә рак авырулары торышын өйрәнү фәне) күрсәткечләре буенча бары тик бер генә илдә - Хунзада яман чир белән бер кешенең дә авырмаганы хәбәр ителә.
1984 елның апрель аенда Саид Абдул Мобуд исемле бер хунзалы Лондонның Хитроу аэропортына төшә. 1823 елда туган 160 яшьлек бу мөселманның паспортын караган эмиграция хезмәткәрләре гаҗәпкә калалар. Ул сау-сәламәт, акыллы фикер йөртә, 1850 елдан башлап вакыйгаларны даталары белән хәтерли. («Мөселманнар» газетасы 2016 ел, апрель).
Ә без ураза тотып сәламәт-леккә ирешүдән куркабыз. Сәламәт кешегә сәхәр вакытында ике рәкагать нәфел намазы укып дога кылса, ураза тотуның авырлыгы юк. Кабул уразасы өчен иң зур ахирәт бүләгенә лаек булучы бу дөньяда да өлешсез калмый. Пәйгамбәребезнең: «Ураза тотучының ике олы бәхете бар: берсе -
ахирәттә, Аллаһының йөзен күргәндә; икенчесе - ифтар вакытында, авыз ачканда,» дигән сүзләре -
моңа мисал. Ураза тотучы бер тамчы суның кыйммәтен, бер валчык икмәкнең кадерен белергә өйрәнә, исрафтан саклана, аның өчен ифтар вакыты бәйрәм төсен ала. Ураза сәбәпле адәм баласы тормышыннан канәгать булырга, ярдәмчел булырга өйрәнә, юмартлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Дөнья тормышы белән исәп-хисапның ахыр көнендә, хәтта, Җәннәткә лаек булучылар да бәхет йортына алданрак үтәргә теләрләр. Бу хакта да хәдисләр бар. Җәннәт ишеге төбендә галимнәр, шәһитләр, юмартлар һәм Коръән-хафизлар очрашырлар. Һәркайсы Җәннәткә алданрак керергә омтылыр... Җәннәткә беренче булып үтәргә рөхсәт алган галимнәр: «Галимлек дәрәҗәсенә без юмартлар сәбәпле ирештек. Шунлыктан, бу хокукны юмартларга бирәбез», дип, юмартлар төркемен үзләреннән алда Җәннәткә үткәрерләр.
Француз профессоры Пьер Мулен «Атнага бер көн ач торыгыз» исемле мәкаләсендә: «Ислам дөньясының иң файдалы гыйбадәтләреннән берсе - ураза. Ул организмны физик һәм рухи яктан ял иттерә. Тән тукымаларын чистарта, каннан зарарлы матдәләрне чыгара», ди. Зәкят - малны, акчаны сафландырып, аның бәрәкәтен арттырган сыман, тәннең зәкяте булган ураза организмны сафландыра, җанны пакьләндерә.
Рамазанда йөрәкләрне сәламәтләндерергә, юмартлар дәрәҗәсенә күтәрелергә, җыйган савапларыбызны Кыямәткә кадәр саклап калырга насыйп булса иде.
Рәйсә АХУНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: