Туган як

Пәйгамбәрнең биш нәсихәте

Газиз туганнар, бүгенге вәгаземне яраткан пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Сөбханаллаһ, пәйгамбәребезнең һәр сүзендә тирән мәгънә, һәр нәсихәте эчендә кыйммәтле асылташлар ята. Пәйгамбәребез мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсихәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр. Харамнан саклану Әбү Һүрайра тапшырган хәдискә тукталыйк. Бервакыт, пәйгамбәребез:...

Газиз туганнар, бүгенге вәгаземне яраткан пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Сөбханаллаһ, пәйгамбәребезнең һәр сүзендә тирән мәгънә, һәр нәсихәте эчендә кыйммәтле асылташлар ята. Пәйгамбәребез мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсихәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.
Харамнан саклану
Әбү Һүрайра тапшырган хәдискә тукталыйк. Бервакыт, пәйгамбәребез: «Кем миннән берничә нәсихәт ала, аларны тормышка ашыра, яки кулланырдай кешеләргә өйрәтә?», дигән. Әбү Һүрайра: «Мин, Аллаһының илчесе», дип җавап биргән. Шулвакыт, пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан, иң гыйбадәтле кешеләрдән булырсың; Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың; күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү - калебне үтерә», дигән (Әхмәт, Тирмизи җыентыкларыннан). Әбү Һүрайра пәйгамбәрнең тәкъдименә беренче булып җавап биргәч, пәйгамбәр аның кулыннан тоткан һәм түбәндәге биш нәсихәтне биргән (остазның дәрес алдыннан шәкертенең кулыннан тотуы, әйтәсе сүзләренең әһәмиятен күрсәтә).
Беренчесе: «Аллаһы Тәгалә хәрам иткән нәрсәләрдән саклан...»
Аллаһының хәрамнары - Аның тыйган эшләрен кылу һәм кушканнарын калдыру. Һәр мөселманның иң беренче вазыйфасы - Раббысы кушкан фарызларны үтәү, тыйганнарыннан тыелудыр. Коръән һәм пәйгамбәрнең сөннәте безгә һәрбер хәрам нәрсәне җентекләп аңлата.
Аллаһының хәрамнары - төрле дәрәҗәдә. Әлбәттә, иң зур хәрамнар - үзеңне юктан бар итүче Раббы хакына кагыла. Аларның да иң зурысы - сине кайгыртучы Раббыңның барлыгын инкярь итү, кемне дә булса Аңа тиңләү, Аннан башка затларга табыну. Мәсәлән: кояштан-айдан нәрсәдер сорау, йолдызлардан бәхет өмет итү, Кыш бабайдан теләкләреңне тормышка ашыруын сорау. Аллаһыдан башка затлар белән ант итүләр: әти-әни белән, ипи, җир, сәламәтлек белән һ.б... Аллаһы сакласын, Раббысына кемне дә булса тиңләгән кеше ширек гөнаһына керә, аның укыган намазы да, садакасы да, уразасы да, хаҗы да кабул булмый. Әлеге гөнаһтан тәүбә итми үлгән кеше беркайчан да җәннәткә керми.
Шулай ук фарыз булган намазларны укымау, саулыгы булып та Рамазан уразасын тотмау, мөмкинлеге булып та хаҗ кылмау - Аллаһының хакы белән бәйле хәрамнар. Кайберәүләр, «мин кеше әйберенә тимим, кеше рәнҗетмим, гайбәт сөйләмим, минем бер гөнаһым да юк», диләр. Үзен юктан бар кылучы, ризыкландыручы Раббысы хакларын үтәмәүне гөнаһ дип уйламыйлар. Аллаһы кушкан бер намазны укымау -
урлашудан, аракы эчүдән, зина кылудан, кеше рәнҗетүдән зуррак гөнаһ. Чөнки, тегеләре - адәмнәр, ә монысы Раббыңның хакы белән бәйле.
Хәрамнарның кайберләре адәмнәр хакы белән бәйле. Кешенең җаны - хәрам, шуңа күрә кеше үтерү, кеше гомеренә зарар китерү, хәтта үз-үзеңә кул салу зур гөнаһ санала. Кешенең мал-мөлкәте - хәрам. Шуңа Аллаһы урлашу, риба ашау (процент-лихва), алдап сату кебек нәрсәләрне тыйды. Кешенең исем-дәрәҗәсе - хәрам. Зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, серләрне фаш итү, бер-береңә хыянәт кылулар да хәрам. Шуны да әйтергә кирәк, гөнаһка этәргеч сәбәп кимегән саен, аның гөнаһы арта. Мәсәлән: карт кешенең азгынлыгы, яшь кешенең азгын булуыннан зуррак гөнаһ. Тамагы тукның урлашуы, ач кешенең урлашуыннан олырак гөнаһ. Хаксыз колга, алдашканы өчен, бер төрле гөнаһ булса, патшага, алдашканы өчен, гөнаһ күбрәк языла.
Шулай ук, кешенең синең каршыңда булган дәрәҗәсе зуррак булган саен, аның хакын үтәмәү гөнаһы да арта. Мәсәлән: гади кешене рәнҗетүгә караганда, әти-әнине рәнҗетү күпкә куркынычрак. Пәйгамбәребез: «Күрше хатыны белән зина кылу - башка ун хатын белән зина кылудан куркынычрак. Башка ун йорттан урлауның гөнаһы - күршеңнең йортыннан урлау гөнаһыннан җиңелрәк», дигән.
Йөрәгендә иманы булган һәр кеше, иң элек, Раббысының тыйганнарыннан тыелып, Аның әмерләрен үтәргә тиеш, шулвакыт, ул гыйбадәтнең иң бөек дәрәҗәләренә ирешер. Кайберәүләр, үзләренчә, ниндидер изге эшләр кылырга тырышалар: кешеләргә ярдәм итәләр, садакалар бирәләр, мәчетләр салалар. Карап торсаң, бик юмарт һәм изге булып күренәләр. Әмма, шул ук кеше сәүдә иткәндә күпме кешене алдап, хаксызга аларның малларын җыя. Сөт сатучы су куша, бәрәңге сатучы эреләрен чиләкнең өстенә тутыра, машина сатучы үткән чакрымнарны киметә... Бабайларыбыз: «Мең сум садака биргәнче, бер сум хәрам малдан саклан», дигәннәр. Кайберәүләр бөтен кешегә ярдәм итәләр, ашлар җыялар, садакалар бирәләр, ә үз гаиләләрен карамыйлар. Мохтаҗларга садака бирү - сөннәт (өстәмә саваплы) эш, әмма ир кешегә гаиләсен карау фарыз булып тора. Үз хатынын-баласын карамыйча, башкаларны кайгырту изгелек булмас. Кайберәүләр, еш кына, хаҗларга, ел аралаш гомрәгә йөриләр, ләкин, кешеләргә әҗәтләрен кайтармыйлар. Өстәмә хаҗ, гомрә кылу - сөннәт эшләр, әмма әҗәтне түләү фарыз булып тора. Һәркем, иң элек, өстендәге фарызларын кайгыртсын, аннан өстәмә эшләргә күчсен.
Күңел ризалыгы
Икенчесе: Аллаһы Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, иң бай адәмнәрдән саналырсың...
Үз насыйбыннан ризалык тапкан кеше - иң бәхетле адәмдер. Күңел ризалыгы - тормыш челләсеннән яшерә торган салкын күләгә кебек. Күпме кеше гомер буе кеше малына кызыгып, үзенә килгән күпме нигъмәттән сукыр булып яши. Кеше байлыгын күрү күңелдә көнчелек һәм дошманлык тудырса, үз кулыңдагысын күрә белү канәгатьлек һәм рәхмәтлелек булдыра. Канәгатьлек нигъмәтенә ирешмәгән кешегә күпме генә байлык өстәсәң дә, ул һәрвакыт фәкыйрь-мескен булып кала. Әгәр нәфесенә кол булган кешегә җир шарының яртысын бүлеп бирсәң, аның беренче соравы: «Ә икенче яртысы кемгә?» булыр.
«Аллаһы Тәгалә бүлеп биргән өлешкә риза булу, әлбәттә, зур байлык. «Канәгатьлек - бетмәс байлык, - дигән Риза хәзрәт. - «Юк, юк» дип зарланып, сукранып йөрүчеләр берәр әгъзаларына яки гаилә эчендәге кешеләргә бәла-каза килсә, шул вакытта үзләренең күпме нигъмәт эчендә булып та, кадерен белмәгәнлекләрен таныйлар вә үзләренең элек зарланып йөргәннәренә үкенәләр».
Чыннан да, кайвакыт тормыштан зарланып йөрисең дә, Аллаһы башыңа шундый сынау биреп куя, шулвакыт, кичәге тормышларым ничек рәхәт булган икән, дип авыр сулап куясың.
Канәгатьлек - байлык һәм азатлык, канәгатьсезлек - фәкыйрьлек һәм коллыктыр.
Күрше хакы
Өченчесе: «Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың»...
«Күрше хакы - Аллаһы хакы», дип халык заяга әйтмәгән. Иманлы кеше булу өчен күрше хакын белү шарт. Пәйгамбәребезгә сабак бирергә килгәч, Җәбраиль фәрештә аңа күрше хакында бик күп нәсихәтләр биргән. Пәйгамбәребез: «Җәбраиль фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп нәсихәтләр бирде, күршегә мирас бирәсе булыр дип уйлый башлаган идем», дигән (Б-М).
Пәйгамбәрнең сәхабәләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырышканнар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен киртә булмаган. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күргән һәм: «Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме», дип сораган.
Авылдан шәһәргә күчеп килгәч, сәер нәрсәгә тап булдым: авылда кешеләр бер-берсен беләләр, әллә кайдан сәлам бирәләр. Ә шәһәрдә бер авыл халкы бер йортта өелешеп яшиләр, әмма бер-берсен белмиләр дә, танымыйлар да. Ярый ла, берничә ел элек бер күршебез бөтенебезнең квартирларын су бастырып, төн уртасында барыбызны җыеп таныштырды. Сөекле пәйгамбәребез, шулпа пешерсәң суын күбрәк кушарга һәр күршегә дә кертергә өйрәтте. Хатының коймак пешерсә, ике калак онын күбрәк кушсын, балаларың өч коймакны күрше әбигә кертерләр. Кечкенәдән игелекле булырга өйрәнерләр. Берничә ел элек күршедә торган рус әбисенә корбан итеннән күчтәнәч кертүне гадәткә керткән идек, хәзер пасха саен буялган йомырка, тозлы гөмбә һәм вәринҗә ашыйбыз.
Элек татарда, булачак киленеңнең, яки киявеңнең кем булуын белергә теләсәң, күршесеннән сора, дигәннәр. Туган туганын сатмаска, яки белеп бетермәскә мөмкин. Ә күрше күпне күрә (ничәдә йокысыннан торып чыкканын, бакчада ниләр эшләгәнен) һәм күпне сөйләргә мөмкин. Гомумән, пәйгамбәребез: үзеңнең кем булуыңны да күршеңнән сора, дигән. Пәйгамбәребез бер кешегә: «Изге адәм бул», дигән. Ул: «Үземнең изге эштәме, әллә явыз эштәме икәнемне ничек белим», дип сораган. Пәйгамбәр: «Әгәр күршеләрең синең турыңда, «изгелек кылды», дисәләр, димәк, син изгелек кылдың. Әгәр, «яман эш кылды», дисәләр, димәк, син яманлыкта», дигән( Әхмәт, ибн Мәҗәһ риваятьләре).
Күрше хакына - аңа игелек кылу һәм аның явызлыкларына сабыр итү дә керә. Риза хәзрәтләре: «Күрше кирәк яхшы вә кирәк усал булсын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу, «күрше хакы бар!» дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, иманлы булуның билгеседер», дигән.
Үзеңә теләгәнне...
Дүртенчесе: «...үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың».
Гадәттә кеше, кем генә булуына карамастан, һәрвакыт үзен ярата һәм үзе өчен гел яхшысын тели. Чөнки, һәр кешенең эчендә - нәфесе - МИН дигән зур зат утыра. Кеше ни генә кылмасын, кая гына бармасын, нәфеснең соравы бер: «Миңа моннан нәрсә була?» Күңеле керләнергә өлгермәгән сабыйга да, берсе - матур, ә икенчесе черегән ике алма сузсаң, ул яхшысын алачак. Кешенең йөрәгендә булган иманы аның нәфесенә аркылы төшеп, үзенә теләгәнне башкаларга теләтә. Монсыз камил иман иясе булып булмый. Шуңа күрә пәйгамбәребез: «Үзегезгә теләгәнне кардәшегезгә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз», дигән (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Иман иясе үзенә теләгәнне кардәшенә тели, үзенә теләмәгәнне кардәшенә дә теләми. Башкаларның аңа карата яман эшләр кылуын теләмәгән кебек, башкаларны да үз яманлыкларыннан имин кыла.
Никахларга барып, ирләргә хатын хакын сөйли башласаң, бөтен хатыннар йотылып тыңлыйлар, ирләр йоклап утыралар. Ә бит хатын хакы ирләргә кирәк. Ә хатыннарга ирләр хакын сөйләргә тотынсаң, ирләр шундук тураеп утыралар. Нишләптер, һәркем үз хакы турында сөйләгәнне генә ишетергә ярата. Үз хакыңны гына түгел, башкаларның хакын да аңлый алсаң, аларның хакларын үзеңнекеннән өстенрәк күрсәң, димәк, йөрәгеңдә иман бар.
Риза хәзрәт: «Бер кешегә карата нәрсәдер кылырга теләгән кеше, шул эшне, иң элек, үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата да кылырга, әгәр дә үзе яратмаслык булса, кешегә карата да яраклы күрмәскә тиеш», дигән.
Калеб саулыгы
Бишенчесе: «...күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү - калебне үтерә»...
Көлү һәм елау - Аллаһының нигъмәтләре. Ул безне елата һәм көлдерә. Әлбәттә, әлеге хәдисне, көлү хәрам икән, көлмәскә кирәк, дип аңларга ярамый. Һәркемгә, һәр эштә күркәм үрнәк булган пәйгамбәребез шат күңелле булган, ул үзенең сәхабәләре белән көлешеп-шаярып та алганнар. Бервакыт, пәйгамбәр янына бер карт әби килгән һәм: «Минем өчен җәннәт сорап дога кыл әле», дигән. Пәйгамбәр аңа: «Карт әбиләр беркайчан да җәннәткә кермиләр», дигән. Әлеге сүзләрне ишетеп, әби елап җибәргән. Шулвакыт, пәйгамбәр көлеп, аның җәннәткә карт әби булып түгел, бәлки чибәр, яшь кыз булып керәчәген әйткән (Тирмизи риваяте).
Иң хәерле буын булган сәхабәләр дә үзара шаярышып, көлешеп яшәгәннәр. Үзенең корырак холкы белән танылган Гомәр дә көлә белгән, гаиләсендә хатыны-баласы белән сабыйларча шаярган, уйнаган. Гомәр: «Без урамда арысланнар булсак, өйдә куяннар булдык», дигән. Бүген, күп «ирләр» өйдә арыслан булып, урамга чыккач куянга әйләнәләр. Гомәр, еш кына, дуслары белән сөйләшеп утырганда илһамланып шигырьләр дә сөйләп алган. Көлгәндә утырган җиреннән артка егылып китә торган булган. Динебез безгә җимерек чырай белән, башаяк кайгыга чумып яшәргә кушмый. Киресенчә, пәйгамбәребез, кайгы һәм күңел төшенкелегеннән сакла, дип Аллаһыга дога кыла торган булган.
Әмма һәрнәрсәнең үз тәртибе һәм чамасы булырга тиеш. Кешенең көлүе башка кешене мыскыл итүгә, кимсетүгә әйләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәр: «Кешегә мөселман кардәшен кимсетүе явызлык буларак җитә», дигән (Мөслим риваяте).
Көлгәндә, шаярганда алдашырга ярамый. Пәйгамбәребез шаярган, әмма алдамаган. Еш кына, берәр булган хәлне сөйләгәндә аңа үзеңнән өстисе, бераз су кушасы килә. Пәйгамбәребез: «Хәсрәт булсын кешеләрне көлдерү өчен ялган сөйләүчегә, хәсрәт аңа, хәсрәт аңа!» дигән (Әхмәт,Әбү Даут, Тирмизи...).
Көлүне файдалы диләр, әмма бик файдалы нәрсә дә күпкә китсә, зыянлыга әйләнә. Аллаһы биргән хәләл ризыклар да файдалы, тәнгә көч өсти, әмма артыгын ашасаң зарарлы, киресенчә, көчең китә. Йоклау тәнне ял иттерә, артыкка китсә, баш авырта. Дару төймәсен чама белән эчкән, авырудан терелә, учы белән эчкән, агулана. Риза хәзрәт: «Көлү сәламәтлек өчен файдалы дип әйтсәләр дә, күп булып китсә, килешми вә акылсызлык галәмәте була башлый. Күңеле уяу вакытында адәм баласының күп көләргә яратмавы табигый», дигән.
Бөтен тормышны уен-көлкегә әйләндерү дә дөрес түгел. Кайчак кешеләрдән бөтенләй җитдилек китә, бөтен очрашулар көлкегә, «иха-хай-миха-хай»га гына кайтып кала. Акыл иясе көләсе урында көлсен, әмма елыйсы урында көлү - ахмаклык. Аллаһы Тәгалә ашау-эчүдә, йоклау, мал туплауда гына түгел, хәтта гыйбадәттә дә исраф итүне, чиктән ашуны тыйды. Әлбәттә, уен-көлке дә исрафка әйләнергә тиеш түгел. Гали ибн Әбү Талип: «Ашаганда ничек ризыкка тоз кушсаң, сөйләгәндә дә шулай көлке куш», дигән. Тозсыз ризыкның тәме булмаган кебек, уен-көлкесез тормышның яме юк. Әмма шулпага тозның артыгын салсаң да, ризыкның тәме китә.
Раббым безгә сөекле пәйгамбәребезнең васыятьләрен ишетеп, аларны тормышыбызда кулланырга насыйп әйләсен. Безгә дөньяда да, ахыйрәттә дә бәхет-сәгадәт бирсен.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: