Туган як

Патриот тәрбияләү өчен...

Илебездә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Кешегә туган җирен, илен ярату, горбәткә китсә дә сагынып кайту өчен - ул җиргә үз көчен сарыф итү, өлешен кертү тиешле. Әти-әниләре, олы кеше булсын дип, зуррак шәһәрнең югары уку йортына озаткач, нишләптер, 5-6 елдан соң, балалары өчен үз туган...

Илебездә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Кешегә туган җирен, илен ярату, горбәткә китсә дә сагынып кайту өчен - ул җиргә үз көчен сарыф итү, өлешен кертү тиешле.
 
Әти-әниләре, олы кеше булсын дип, зуррак шәһәрнең югары уку йортына озаткач, нишләптер, 5-6 елдан соң, балалары өчен үз туган шәһәрләре «безперспективный»га әйләнә.
Хикмәт шунда ки, кеше үзенә кылган изгелекне бик тиз оныта, ә инде үзе кемгәдер яхшылык кылса, мәңге онытмый. Бу нәфес дип атала. Шуңа күрә, кешене тәрбияләү өчен, аңа бертуктамый бирү генә түгел, аннан ала да белергә кирәк. XX гасырның атаклы педагогы Макаренко тиктомалга гына яшьләрне хезмәт белән тәрбияләмәгән. Монда, чыннан да, сәвит тәрбия-сенең сагыныр нәрсәләре шактый. Без үскәндә авылда караучысы булмаган ялгыз әбиләргә коедан су алып кайту, кышын карларын көрәү, язын бакчасын казышу - гомумән, кемгәдер ярдәм кулы сузу дәрәҗәле эш иде. Мәктәптә укыганда, безне автобуска төяп наратлыкка илтәләр һәм без анда көне буе хәлдән таеп агач утырта идек. Укытучы апабыз, куе урманны хәтерләткән 7-8 метр биеклектәге наратларга күрсәтеп: «Ә боларын 20 ел элек сезнең әти-әниләрегез утыртканнар», -дип әйтә иде. Мәктәп укучылары, барыбыз бергә, су буйларын, урман битен чүп-чардан чистартырга бара идек.
 
Ә бүген балаларны эшләтергә ярамый, закон кушмый. Япония мәктәпләрендә дәрестән соң, балалар класс бүлмәсен, коридор, баскыч, хәтта бәдрәфне сабынлап юа. Бу хактагы видеоязмалар «Ютуб» челтәре тулы. Япония утрауда урнашканлыктан, анда җыелган чүптән котылу мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә, дәрес программасында балаларга дөрес итеп чүп түгү ысулларын өйрәтү дә каралган. Кечкенәдән кешене үз өен, эш урынын чиста тотарга өйрәтәләр. Без соңгы елларда урамнарга, кибет каршыларына, паркларга чүп әрҗәләре кую дәрәҗәсенә җитә алсак, Япониядә җәмәгатьчелек урыннарында чүп савытлары күптән юк инде. Анда паркта ял итүче гаилә бөтен чүп-чарын кечкенә капчыкка җыеп, өенә алып кайта.
Ә бездә күпчелек кеше бөтен нәрсәне хөкүмәттән көтеп ята. Паркларны да эшләсеннәр, ишек төпләрен дә себерсеннәр, су буйларын да чиста тотсыннар. Шәһәр халкы түгел, хәтта күп кенә авыл кешеләре дә үз авылын, мәктәбен, клубын, мәчетен матурлау, төзекләндерү өчен көч тә, акча да чыгарырга теләми. Яшьтән үк барысыннан да гел алып кына өйрәнгән кеше ничек итеп, үз туган иленең, яшәгән җиренең патриоты була алсын?!
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: