Туган як

«Нур»дагылар ислам нуры тарата

Гагарин урамындагы «Нур» мәчете, рәсми төстә, шушы елның 21 октябрендә генә ачылса да, анда дини укулар инде бишенче елын оештырыла. Шул еллар дәвамында бу яңа мәчеткә дин сабагына йөреп, мөселманнар һәм мөслимәләр ислам әхлагын, шәригать кануннарын өйрәнәләр, гарәп графикасын үзләштереп, Коръәнне аңлап уку өчен тырышалар. Бу язмада мин ир-ат укытучылар...

Гагарин урамындагы «Нур» мәчете, рәсми төстә, шушы елның 21 октябрендә генә ачылса да, анда дини укулар инде бишенче елын оештырыла.
 
Шул еллар дәвамында бу яңа мәчеткә дин сабагына йөреп, мөселманнар һәм мөслимәләр ислам әхлагын, шәригать кануннарын өйрәнәләр, гарәп графикасын үзләштереп, Коръәнне аңлап уку өчен тырышалар.
 
Бу язмада мин ир-ат укытучылар түгел, ә дини гыйлем үзләштерү нияте белән мәчеткә дәресләргә йөрүче хатын-кызларның мөгаллимәләре турында сөйләргә уйладым.
 
«Нур» мәчете мөгаллимәләренең уку-укыту буенча мөдирләре Хәмидә Нәҗметдинованың тирән дини гыйлемгә ия оста укытучы булуы диндәгеләргә мәгълүм инде.
 
Дини гыйлем таратуда үз көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, укучыларының һәркайсысына зур сабырлык белән аңлатырга-төшендерергә омтылучы саф күңелле мөгаллимәләребез Гаҗилә, Мөфавадә, Фәнзия, Гөлсинур, Фәния апалар! Аларның һәрберсенең дәресе, укытулары - үзе бер тормыш мәктәбенә тиң. Гаҗилә апаның гыйлем таратудагы дәртенә, җитезлегенә сокланабыз. Таләпчән укытучыбыз һәрберебезнең исемен белә, тормыш хәлләребез белән кызыксына, акыллы киңәшләрен бирә. Мөфавадә апа үзенең һәр дәресенә зур җаваплылык белән карый һәм бездән дә шуны таләп итә. Үз гыйлемен, тамчысына кадәр, безгә бирергә омтыла. Хезмәт сөючән, шат күңелле Фәнзия апа кызыксынучан укучыларының һәр соравына җавап табарга тырыша. Ачык, саф күңелле һәм игътибарлы Гөлсинур апаны тыңлап утыруы гына да рәхәт... Фәния апабыз бик тә актив, бик тә гыйлемле мөгаллимә...
 
Кыскасы, бу мөгаллимәләр безнең өчен дини гыйлем бирүчеләр генә түгел, ә динебезгә һәм үз хезмәтләренә мөнәсәбәтләре, үз-үзләрен тотышлары, әдәп-әхлаклары белән дә үрнәк булып торалар. Динебез юлындагы тырышлыклары, түземлелекләре өчен Ал-лаһы Тәгалә аларга ике дөнья сәгадәте, ике дөнья рәхәте насыйп итсә иде.
Гөлчәчәк ВАФИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: