Туган як

Әниемә

Уйларымда кайтам балачакка - Иң күңелле, рәхәт чакларга. Инеш буйларына, йөгерә-йөгерә, Төшә идем бәбкә сакларга. Кыю идем, укырга кергәнче Шигырь сөйләп үстем сәхнәдә. Бүген дә исемдә сөйләгәнем Багышлап сөекле әнкәмә: - Иркәлисең мине, «аппагым», дип, Ап-ак булмасам да булуын. Төсем белән бик ак булмасам да, Эшем белән мин ак булырмын......

Уйларымда кайтам
балачакка -
Иң күңелле, рәхәт чакларга.
Инеш буйларына,
йөгерә-йөгерә,
Төшә идем бәбкә сакларга.
Кыю идем, укырга кергәнче
Шигырь сөйләп үстем
сәхнәдә.
Бүген дә исемдә сөйләгәнем
Багышлап сөекле әнкәмә:
- Иркәлисең мине,
«аппагым», дип,
Ап-ак булмасам да булуын.
Төсем белән
бик ак булмасам да,
Эшем белән мин
ак булырмын...
Газиз әнием! Апам белән икәү
Пар канатың булып яшәдек.
Тәрбияң дә дөрес булган инде,
Сиңа каршы
бер сүз дәшмәдек.
Рәхмәтебез чиксез сиңа, әни,
Һәрчак нурлы булды өебез.
Ап-ак булды
элгән пәрдәләрең,
Чиста-пөхтә булды
киемебез.
Үзебез дә әби инде бүген,
Урап алды нәни оныклар.
Тик һаман да бала әле сиңа,
Безнең өчен эшли бу куллар.
Бәлеш пешкән,
мунча да ягылган,
Көтәсең син безне зарыгып.
Намазларың
калдырмый укыйсың,
Бар мәшәкатьләрдән
арынып.
Аллаһыга шөкер белән килә
Йөрәгеңнән чыккан
һәрбер сүз.
Яшә әле, әни, безне сөендереп,
Синең догаларга мохтаҗ без.
Роза КАШАПОВА
(ЛАТЫЙПОВА).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: