Туган як

Намаздагы спортчылар, хаҗга юллама һ.б.

Гадәттә, халык диндәгеләрне билгеле бер кысалар (намазларга йөрү, Коръән укырга өйрәнү, ураза тоту) белән чикләп күзаллый. Әмма алар да, башкалар кебек үк, гади кешеләр. Аермалары - иман ныклыгында һәм шәригать буенча яшәргә омтылуда. Диндәгеләр дә эшли, күңел ача һәм спорт белән шөгыльләнә. Мөселман егетләр футболны да, хоккейны да, спортның башка...

Гадәттә, халык диндәгеләрне билгеле бер кысалар (намазларга йөрү, Коръән укырга өйрәнү, ураза тоту) белән чикләп күзаллый. Әмма алар да, башкалар кебек үк, гади кешеләр. Аермалары - иман ныклыгында һәм шәригать буенча яшәргә омтылуда.
 
Диндәгеләр дә эшли, күңел ача һәм спорт белән шөгыльләнә. Мөселман егетләр футболны да, хоккейны да, спортның башка төрләрен дә үз итәләр. Уңышлары да шактый. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Cалих ИБРАҺИМОВ белән бүген шул хакта сөйләшәбез.
 
- Чаллыда мөселманнар арасында уздырылган ярышта хаҗ сәфәренә юлламага мәктәп укучысы Илгиз Нәфыйковның ия булганын ишеттем. Шунда ук әнисенә - Югары Чаллы мәктәбендә укытучы булып эшләүче Халидә ханымга шалтыратып, шатлыклары белән уртаклаштым. Дөрес тәрбия, дини тәрбия биргән гаилә өчен олы вакыйга бит бу!
 
- Югары Чаллы мәктәбенең унберенче классында укучы Илгиз Нәфыйковның Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы өчен оештырылган бәйгедә армрестлинг буенча җиңү яулавы һәм, өстәвенә, мөфти Камил хәзрәт кулыннан хаҗга юллама алуы - әти-әнисе белән беррәттән, барыбыз өчен дә зур шатлык. Илгизгә җиңү китергән ул ярыш турында танылган журналист Виктор Шадринның язмасы «Туган як»ның 21 апрель санында урын алган иде.
 
- Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлап, май аенда, елның-елында спорт ярышлары оештырасыз.
- Әйе, 2006 елдан бирле бездә мөселман яшьләренең «Әй, егетләр» дигән исем астында спорт бәйгесе уздырыла. Анда мәчеткә йөрүче егетләр һәм, шулай ук, мөселманнар гаиләсендә үсүче ир балалар катнаша. Ул үз эченә спортның ирекле көрәш, армрестлинг (кул көрәштерү), гер күтәрү, аркан тарту, дартс кебек төрләрен ала. Үзебезнең җәмигъ мәчете призларына уздырыла торган республикакүләм бу спорт ярышы соңгы елларда инде Җиңү бәйрәменә багышлана. Быел ул, Аллаһы насыйп итсә, 14 майда «Факел»да уздырылачак. Аның баш хөкемдары - тренер буларак бик күп танылган спортчылар тәрбияләгән Илдар Булатов. Ирекле көрәш 2005 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр арасында 5 авырлык үлчәвендә (25, 30, 35, 40 һәм 50 килограммга кадәр) үткәреләчәк. Ә олылар исә 60, 70, 80 һәм 80 килограммнан авыррак үлчәүдә көч сынашачаклар. Армрестлинг 70 килограммга кадәрге һәм 70 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасында уздырыла. Ә инде аркан тартышуда катнашачак һәр команда биш спортчыдан торырга тиеш.
 
- Бу ярышта теләгән һәркем катнаша аламы?
- Ярышның нигезләмәсе (положение) буенча, бары тик намазда булган спортчылар гына катнашырга тиеш. Үзе дә спортның хоккей төре белән шөгыльләнүче мөфтиебез Камил хәзрәтнең спорт аша мөселманнарны намазга бастыру фикерен хуплап, ярышларда катнашу өчен намазда булуны шарт итеп куябыз.
 
- Мөселман егетләр дә хоккей, футбол уйный дип беләм.
- Футбол, хоккей уенын мәчетебез егетләре үз итә. Шәһәркүләм ярышларда призлы урыннарны еш алмасак та, аларны мөселманнарга хас тәртипле уеннары өчен ихтирам итәләр. Гол керткәндә «Аллаһы әкбәр» дип кычкыра егетләр. Уңышсызлыкка очраганда да телләрен ямьсез сүзләр белән пычратмыйлар. Алар киемнәре белән дә аерылып торалар: өсләрендәге футболкаларда - манара рәсеме...
Быел шәһәребезнең Боз сараенда хоккей ярышы уздыру ниятебез бар. «Мәчет» хоккей командасының капитаны - Илнур Дәүләтшин, ул кардәшебез «Нижнекамснефтехим»да эшли. Бу команданы туплаганына биш еллап инде. Ераграк булса да, Кама Аланындагы Боз сараена да тренировкаларга йөрделәр. «Мәчет» футбол командасы да бар. Анысының капитаны - Радион Колотов.
 
Бу мөселман егете футбол белән кечкенәдән үк шөгыльләнгән. Аның егетләре кыш буе футбол уйнады. «Ярыш»та уздырылган шәһәркүләм мини-футбол ярышында да катнаштылар.
 
Гомумән, һәрьяклы камил шәхес булырга омтылучы мөселманнар спорт белән шөгыльләнергә дә, дини гыйлемнәрен арттырырга да, дөньяви хезмәтләрдә уңышка ирешергә дә һәм, әлбәттә инде, әдәпле-әхлаклы да булырга тиешләр.
Әңгәмәне Фирая
МОРАТОВА язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: