Туган як

Намаз укудагы кайбер хата-кимчелекләр

Аллаһы Тәгаләнең безгә бүләк иткән нигъ-мәтләренең берсе - Аның каршына басып намаз укуыбыз. Әлбәттә, намаз гыйбадәте бән-дәләргә йөкләнгән иң зур бурычларның берсе булып тора. Җир өстенә килгән һәр пәйгамбәр кешелекне, иң элек, шәһадәт кәлимәсенә -тәүхидкә чакырса, аннан соң намаз торгызырга өндәгән. Намазсыз җир өстенә бер пәйгамбәр дә килмәгән, бер шәригать...

Аллаһы Тәгаләнең безгә бүләк иткән нигъ-мәтләренең берсе - Аның каршына басып намаз укуыбыз. Әлбәттә, намаз гыйбадәте бән-дәләргә йөкләнгән иң зур бурычларның берсе булып тора. Җир өстенә килгән һәр пәйгамбәр кешелекне, иң элек, шәһадәт кәлимәсенә -тәүхидкә чакырса, аннан соң намаз торгызырга өндәгән.
Намазсыз җир өстенә бер пәйгамбәр дә килмәгән, бер шәригать тә иңмәгән. Атабыз Адәмнән, Нухтан башлап Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр Аллаһының дине беркайчан да намаздан башка булмаган. Коръән һәм хәдисләрдән күренгәнчә, бар өммәтләр дә биш намазны, хәтта без белгән вакытларда саклап килделәр. Әмма ахыр буыннар әлеге гыйбадәткә җиңел карый башладылар. Төрле сәбәпләр табып, намазга җиңел карауларын акларга тырыштылар. Асылда, бу - фәкать, кешеләрнең диннән ерагаюлары, иманнарның какшавы, дөнья ләззәт-ләренә алдануның бер күрсәткечедер. Аллаһы Тәгалә «Мәрьям» сүрәсенең 59нчы аятендә әйтә: «Алардан соң шундый нәселләр килде: намазны ташладылар, нәфес-шәһвәтләренә иярделәр. Алар барысы да хәсрәттә калачаклар».
Әлбәттә, намазлы халык намазын мизгел эчендә югалтмаган. Дошманыбыз Иблис кеше йөрәгенә төрле ишекләрдән үтеп, аларның намазга булган игътибарын киметергә тырышкан. Дошман каршында ишек арты ишекләр ачылып, кеше бөек гыйбадәттән ерагайган. Аллаһы Тәгалә безгә «Бәкарә» сүрәсенең 238нче аятендә: «Намазларыгызны саклагыз, аеруча, урта намазны. Аллаһы каршында түбәнчелек белән торы-гыз», - дип әмер бирә.
Аятьтә искә алынган «намазны саклау» әмерен кемнеңдер намазны калдырмыйча укып бару дип аңлавы мөмкин. Дөреслек-тә, намазны саклау - аның барлык шартларын, фарыз һәм вәҗепләрен, сөннәтләрен саклау була. Шайтан һәр кешегә үз юлын таба һәм аның намазына каршы аерым ысуллар белән көрәшә. Берәүләр намазларын бөтенләй калдыралар, башкалар вакытыннан кичектереп укыйлар. Кемнәрдер намазны вакытында башкаралар, әмма шартларын бозалар.
Әлеге вәгазьдә намаз укучы кардәшләребез арасында да очрый торган күп кенә хаталарга тукталып китәргә булдым. Хаталарның кайберләре намазның бозылуына китерә, кайберләре әҗер-савабын киметә. Әлбәттә, безгә ул хаталарны төзәтү, намазларыбызны тиешле тәртипкә китерү мөһим.
Намаз укуда киң таралган хаталар.
Кайбер кешеләр намазларын теләсә кайда укып, каршыларына кеше йөрмәслек итеп киртә куймыйлар. Нәтиҗәдә, каршысыннан кешеләр йөреп гөнаһлы булалар, яки үтеп китә алмыйча иза чигәләр. Шуңа күрә, пәйгамбәребез: «Әгәр берегез намаз укыса, киртә куеп укысын һәм аңа якын торсын. Каршыннан кешеләр йөрерлек булмасын», -дигән (Әбү Даут, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). Кеше ачык җирдә намаз укыса, каршына берәр нәрсә кую, яки берәр нәрсә артына басып уку киңәш ителә. Мәсәлән, стенага якын басып укырга, агач, багана артына басырга. Сумка яки башка берәр нәрсә куярга була. Пәйгамбәребез «Укны казап булса да намазыңда киртә булдыр», - дигән (Хәким риваяте).
Намаз укучылар алдыннан йөрү. Мәчеткә яңа килгән кешеләр кайвакыт намаз укып торучының каршыннан үтеп китәләр. Бу зур гөнаһ санала, Аллаһы сакласын. Пәйгамбәребез: «Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның өчен аңа нинди гөнаһ буласын белсә, аның каршыннан үткәнче, кырык вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде», - дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Әлеге хәдисне тапшыручыларның берсе: «Пәйгамбәрнең көнме, аймы, елмы, дип әйткәнен белмим», - дигән. Кайбер риваятьтә «кырык көз» дип тә килә.
Ниятне телдән әйтү. Асылда, кешенең ният кылуы күңеленнән булырга тиеш. Шуңа күрә ниятне телдән әйтү хаҗ белән гомрә гыйбадәтеннән башка гамәлләрдә дөрес түгел. Галимнәребез фәкать күңел уйларын туплап бетерә алмаганда гына ниятне тел белән әйтеп, күңелгә ярдәм итәргә мөмкин дип аңлаталар. Сөекле пәйгамбәребездән аның ни рәвешле намаз укуы, нинди зикер сүзләре әйтүе риваять кылына, әмма кулларын күтәреп беренче тәкбирне әйтер алдыннан теле белән ният кылуына дәлилләр килми. Шуңа күрә, намаз укучыларны һәрвакыт: «Иляһи ният кылдым, өйлә намазының 4 рәкәгать фарызын укымакка, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга. Халисән лилләһи тәгалә» кебек ният кылырга өйрәтү дөрес түгел. Ниятнең асыл урыны күңелдә булырга тиеш.
Намазга беренче тәкбирне әйтеп кергәндә кулларны тиешенчә күтәрмәү. Кайбер яшь кардәшләребез кулларын саксыз гына күтәргән кебек итәләр дә, шуның белән намазга кереп китәләр. Билгеле булганча, Хәнәфи мәзһәбендә куллар - колакка кадәр, кайбер мәзһәбләрдә җилкәгә кадәр күтәрелә. Әмма, уйнаган кебек селкеп алуны кабул итмиләр.
Намазга ашыгып килү. Кайбер кешеләр җәмәгать намазына тизрәк җитешим дип, намазга тиз-тиз атлап киләләр. Нәтиҗәдә, ярты намаз тынычлана алмыйлар. Пәйгамбәребез: «Әгәр камәтне ишетсәгез, намазга барыгыз, тынычлыкны саклагыз һәм ашыкмагыз. Күпме өлешенә өлгерсәгез - укыгыз, калганын тутырып бетерегез», - дигән (риваять).
Әгәр кеше сөннәт намазын укыганда фарыз намазга камәт төшсә, ул фарызга ашыгырга тиеш. Пәйгамбәребез: «Әгәр намазга камәт төшсә, фарыздан башка намаз булмас», - дигән (Мөслим риваяте).
Әгәр нәфел намазын укучы соңгы рәкәгатьтә булып, имамга өлгерсә, намазын тәмамлап җәмәгатькә кушыла. Әгәр әүвәлге рәкәгатьтә булса, сәлам биреп намазыннан чыга һәм фарызга кушыла.
Кайбер кешеләр җәмәгать намазына соңарып килгәч, имамның башлаган рәкәгатен тәмамлап, киләсе рәкәгатькә торып басуын көтеп торалар да, кушылып китәләр. Кеше мәчеткә кергәндә, имам намазның кайсы урынында булса, аңа шул урыннан кушылырга тиеш. Имам сәҗдәдә икән - сәҗдәдә, тәшәһһүттә икән, тәшәһһүттә кушыласың. Пәйгамбәребез: «Кем мине рукүгъ, кыям, сәҗдә хәлендә тапса, шул халәтемдә миңа кушылсын», - дигән (Ибн Әбү Шәйбәһ риваяте).
Әмма намазның кайсы урыныннан имамга кушылып китсәң дә, иң элек, басып беренче тәкбирне әйтеп намазга керү тиешле. Чөнки, беренче тәкбир намазның фарызы булып, аннан башка кеше намазга керә алмый. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез намазга басса, тәкбир әйтсен», - дигән (Бохари риваяте).
Намаз эчендә боргаланып тору. Раббың каршына бастың икән, йөзеңне башкага сарыф итмә, боргаланма. Гайшә пәйгамбәрдән намазда боргалану турында сорашкач, ул: «Бу - урлашу, шушы рәвештә шайтан кешенең намазыннан урлаша»,- дигән (Бохари риваяте). Кеше намазында боргаланган саен, шайтан тыныч кына аның намазының әҗерен шудыра.
Шулай ук, пәйгамбәребез: «Кайберләрегезнең намазда ат койрыгын селкеп торган кебек кулларын селкеп торуын күрәм. Намазда тынычланыгыз»,- дигән (Мөслим риваяте).
Намазда, хәтта, күзләрне йөртү дә хата булып тора. Ә карашны өскә күтәрү хакында пәйгамбәребез катгый рәвештә кисәтеп: «Яки бу эштән тукталырлар, яки күзләре сукыраер», - дигән (Бохари риваяте).
Намаз укучының күз карашы, түбәнчелек белән, сәҗдә урынына төбәлергә тиеш.
Җәмәгатьтә намаз хәрәкәтләрен башкарганда имамны узып эшләү. Бервакыт, намазда пәйгамбәребез имам булып алга чыккан һәм йөзе белән кешеләргә борылып: «Әй, кешеләр, мин сезнең имамыгыз, мине рукүгъ белән дә, сәҗдә белән дә, кыям белән дә, намаздан чыгуда да узмагыз. Мин сезне алдымнан да, артымнан да күреп торам»,- дип әйткән (Мөслим риваяте).
Икенче бер вакытта пәйгамбәребез: «Кеше үзенең башын имамнан алда күтәргәне өчен Аллаһы аның башын ишәк башына әйләндерер, яки Кыямәттә ишәк сурәтендә терелтер дип курыкмыймы?» - дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Пәйгамбәрнең сәхабәсе Бәрраэ ибн Газиб: «Пәйгамбәребез күтәрелеп, сәҗдәгә төшеп китмичә, аркаларны бөкмәдек», - дигән.
Намаз вакытында бер-береңә комачаулау. Кайбер кешеләр намаз укыганда зикер-тәсбихларын бераз тавыш белән укып, башкаларны бутап, аларның гыйбадәтенә зарар китерергә мөмкиннәр. Пәйгамбәребез: «Һәрберегез Раббысы белән серләшә, шуңа күрә бер-берегезгә уйңасызлык тудырмагыз. Коръән укыганда (яки намазда) тавышларыгызны күтәрмәгез», - дигән (Әбү Даут, ән-Нәсәи риваятьләре).
Рукүгъ кылудагы хаталар. Кайбер кешеләр рукүгъ кылганда, рукүгъдән торганда һәм сәҗдәгә төшкәндә әлеге рөкеннәрне шартларына туры китереп башкармыйлар. Пәйгамбәребез бер сәхабәсенә намаз тәртипләрен өйрәткәндә: «Соңыннан рукүгъ төш һәм шул хәлдә тынычлан. Соңыннан күтәрел һәм турайган хәлдә тынычлан», - дигән. Рукүгъ кылучының аркасы горизонталь рәвештә туры, башы аның дәвамы булсын, өскә дә күтәрелмәсен, аска да иелмәсен. Гайшә әйтүенчә: «Аллаһының илчесе рукүгъ кылганда башын өскә дә күтәрмәде, аска да төшермәде. Бәлки, шулар арасында булды. Рукүгъдән башын күтәргәндә, тураеп басмыйча сәҗдәгә төшмәде» (Мөслим риваятендә). Соңгысына килгәндә, чыннан да, кайберәүләр рукүгъдән торганда, тураеп бетмичә, сәҗдәгә төшеп китәләр. Әлеге кыям намазның мөстәкыйль бер рөкене булып тора һәм аңа җиңел карарга ярамый.
Сәҗдәдә булган хаталар. Кайбер кешеләр сәҗдә кылганда маңгайларын җиргә тидерәләр, әмма борыннарын тидермиләр. Кайберләре тезгә төшеп, аякларын җирдән күтәрәләр. Сәҗдә вакытында тәннең 7 әгъзасы җиргә тиеп торырга тиеш. Габдуллаһ ибн Габбәстән килә, пәйгамбәребез: «Миңа 7 әгъза белән сәҗдә кылырыга кушылды: маңгай (кулы белән борынын күрсәтте), ике кулга, ике тезгә һәм ике аяк бармакларына», - дигән (Бохари һәм Мөслим риваятләре).
Сәҗдә кылганда тәннең бер әгъзасы икенче әгъзага салынмаска тиеш. Хәдисләрдә килгәнчә, намаз укучының сәҗдә вакытында ботлары - балтырларыннан, карыны - ботларыннан, терсәкләре - җирдән, беләкләре яннарыннан аерылырга тиеш. Һәр әгъза да сәҗдәдә мөстәкыйль рәвештә катнашсын, үз өлешен кертсен, бер-берсенә салынмасын.
Ике сәҗдә арасында да тураеп арканы күтәреп бетерү шарт булып тора. Гайшә: «Аллаһының илчесе сәҗдәдән күтәрелсә, утырган хәлдә тураеп бетмичә сәҗдәгә төшмәде», - дигән (Мөслим риваяте).
Намазны ашыгып башкару. Пәйгамбәребез: «Каракларның иң яманы - үз намазыннан урлаучы»,- дигән. Кешеләр: «Ул намазыннан ничек урлый?» - дип сораганнар. Пәйгамбәр: «Рукүгын һәм сәҗдәсен тиешенчә тәмам кылмый», - дигән (Имам Әхмәт риваяте).
Аллаһының илчесе безне намазларыбызны әтәч җим чукыган кебек ашыгып башкарудан тыйды.
Намаз укучының киемендә булган кайбер хаталар. Намаз укыганда гаурәтләрне каплау шарт булып тора. Шуңа күрә гаурәтләрне ачып укудан, яки намазда ачылып китәрдәй киемнәрдән сакланырга кирәк. Кайбер хатын-кызлар яулыкларын башларына чөеп кенә куялар, гаурәт булган колаклары, муеннары ачык кала. Гаурәт ачылып укылган намаз кабул булмый. Кайбер ирләрнең сәҗдә вакытында билләре ачыла. Кендек белән тез арасы ирнең гаүрәте булып тора.
Гаурәттән тыш, ирләр өчен күлмәкнең җиңнәрен сызганып намаз уку мәкрүһ булып тора. Пәйгамбәребез: «Миңа җиде әгъзага сәҗдәгә төшәргә һәм җиңне сызганмаска (намазда) әмер ителде», - дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Шулай ук намазны җилкәләрне ачып уку да мәкрүһ булып тора (Хәдисе Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килә). Әмма җиң сызганып, җилкә ачылып укылган сурәттә дә намаз бозылмый.
Кайбер кешеләр намаздагы сүрәләрне укыганда, зикерләрен әйткәндә иренне һәм телне селкетмичә, уй белән генә укыйлар. Зикерләрне әйтү тел-ирен белән хәрефләрен әйткәндә генә дөрес була. Шуңа күрә намазның һәр зикере, Коръән аяте тел белән әйтелеп, иреннәрне селкетеп укылырга тиеш. Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бәндәм Мине искә алып, иреннәре селкенгәндә, Мин дә аның белән булырмын» (Бохари риваяте).
Йә, Раббым, безне, гаилә әһелләребезне, газиз бала-оныкларыбызны, милләтебезне намаз саклаучылар җөмләсеннән кылсаң иде.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: