Туган як

Намаз бүлмәсе өчен...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең икенче катындагы ирләр намаз укый торган зур бүлмәдә ремонт башланды. Ул намаз бүлмәсенең мәйданы 560 квадрат метр тәшкил итә. Көз, кыш һәм яз фасылында бу зур бүлмә салкын булганлыктан, аның идәнен җылыту зарур. Ә аның өчен, җәмгысе 1 миллион 100 мең сум акча кирәк иде....

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең икенче катындагы ирләр намаз укый торган зур бүлмәдә ремонт башланды.
 
Ул намаз бүлмәсенең мәйданы 560 квадрат метр тәшкил итә. Көз, кыш һәм яз фасылында бу зур бүлмә салкын булганлыктан, аның идәнен җылыту зарур. Ә аның өчен, җәмгысе 1 миллион 100 мең сум акча кирәк иде. Бу хакта 24 мартта җомга намазына үзәк мәчеткә җыелган мөселманнарга Түбән Кама районы һәм шәһәре мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин хәбәр иткән һәм әлеге игелекле эш өчен, үз гаиләсе өлешен дә керткән иде. Шул көннән алып, өч атна эчендә 700 мең сумнан артыграк акча җыелган. Әле тагын 400 мең сум акча кирәк.
 
14 апрельдә, җомгадан соң, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең икенче каттагы ирләр намаз укый торган зур бүлмәсе идәне такталарын сүтә башладылар. Узган атнаның дүшәмбе иртәсенә инде намаз бүлмәсенең идән такталары алынган, аның астына җәелгән бетонны һ.б. кубара башлаганнар иде. Төзелеш чүп-чарын, эш барышында ук, «КАМАЗ» машиналарына төяделәр...
 
Түбән Кама районы һәм шәһәре мөхтәсибенең төзелеш буенча урынбасары Камил Шәрәфетдинов әйтүенчә, иң элек, идәнгә тавыш йоткыч һәм җылыткыч махсус материал җәелгән. Бу атна азагына җылыту торбаларын салу төгәлләнәчәк. «Маяк-НК» фирмасы башкарган әлеге эш, чама белән, 610 мең сумга төшә. Шуннан соң, «Стройтехпром» эшчеләре идәнгә цементлы измә җәеп чыгачаклар. Шуның өстенә салынган сыегайтылган махсус катнашма ярдәмендә идән тигезләнәчәк. Сүз дә юк, акча күп кирәк. Нишлисең, заманы шундый. Кечкенә генә квартирларыбызда да стенадагы обойны алмаштырырга уйласак, яки башка нәрсәгә тотынсак, дистәләрчә мең сум акча судай ага да китә. Шуның белән чагыштырып карасак, мәчет идәнен җылыту өчен 1 миллион сум күп түгел. Пәйгамбәребезнең «Җиде эшнең савабы кеше каберендә ятканда да килеп торыр, өзелмәс: гыйлем өйрәтеп калдыру, елга агызу, кое казу, хөрмә үстерү, мәчет төзү, мираска Коръән калдыру, ата-анасы өчен истигъфар кылучы изге бала калдыру», дигән мәгълүм хәдисеннән аңлашылганча, мәчет - мөселманнар җыела, дин гыйлеме өйрәтелә торган һәм Аллаһы өчен иң сөекле булган изге йорт.
 
Шуңа да, үзен мөселман санаучы һәм пәйгамбәребезне Аллаһының илчесе дип танучы һәркайсыбыз бу намаз бүлмәсе идәнен җылыту өчен, үз мөмкинлегеннән чыгып, акчалата ярдәм күрсәтергә тиеш. Аллаһы безгә, өч дистә елга якын шушы мәчеткә намазларга, гаетләргә килү бәхете насыйп иткән икән, үзебез утырып намаз укый торган урынның җылы булуын бераз гына үзебез кайгыртканда да ярыйдыр инде. «Миннән башка да кеше күп, бирерләр әле», дип, битараф ваемсызлык сакламыйк, бу изге эшкә хәләл акчадан өлеш чыгарырга соңга калмыйк...
 
Игътибар! Ирләр намаз укый торган урынның идәнен җылыту 20 майга төгәлләнергә тиеш. Шул вакыт эчендә хатын-кызлар җомга намазларына - үзәк мәчеткә түгел, ә «Нур» мәчетенә барырга яки өйләрендә өйлә намазы укырга тиеш булалар. Шәригать буенча, гомумән, хатын-кызга җомга намазына бару вәҗеп түгел бит.
Фирая МОРАТОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: