Туган як

Мөслимдә оҗмах йорты төзелә

Бер ел элек республикабызның Мөслим районы үзәгендә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мәңгелек бәхет йорты булган оҗмах бакчаларының бер капкасы ачылды - «Җәмигъ» мәчете төзелешенә нигез салынды. Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залыннан кала,...

Бер ел элек республикабызның Мөслим районы үзәгендә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мәңгелек бәхет йорты булган оҗмах бакчаларының бер капкасы ачылды - «Җәмигъ» мәчете төзелешенә нигез салынды.
Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залыннан кала, дүрт сыйныфка исәпләнгән уку бүлмәләре бар. Аларның берсендә китапханәне һәм тарихи мәгълүматны үз эченә алган махсус почмак урын алачак. Бу китапханәдә халкыбызның рухи мирасы булган асыл кыйммәткә ия борынгы китаплар һ.б. сакланачак.
Мәчетебездә, шулай ук, никах, исем кушу һ.б. үткәрү, гаилә темасына әңгәмәләр уздыру өчен, керү ишеге аерым булган махсус бүлмә бүлү дә каралган.
Мәчетнең эчке бизәкләү эше төгәлләнеп килә. Гөмбәз ясалып бетте, ишекләр, тәрәзә тупсалары куелды, идәннәргә һәм тәһарәт бүлмәләренә плиткәләр беркетелде, стеналар бер кат буялды. Бүлмәләргә электр уты көйләү дәвам итә...
Боларның барысы да Мөслим халкының һәм кайткан кунакларның, аерым иганәчеләрнең ярдәме белән башкарыла. Берәүләре матди чыгымны күтәрә; икенчеләре, кулыннан килгәнчә, физик көче белән булыша; өченчеләре исә көн дә ихлас догаларын кыла. Мәчет төзүдәге чыгымның бер өлешен аерым эшмәкәрләр күтәрсә, бер өлешен кибетләргә куелган махсус әрҗәләрдән кергән садака акчасы каплый. Шул максаттан, дәваханәгә һәм, шулай ук, кибетләргә урнаштырылган садака әрҗәләренә ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 80 мең сум хәйрия акчасы җыелды. Бу акча гөмбәз өчен лампа алуга, эш хакы түләүгә һ.б. тотыла.
Башкарасы эшләр шактый: электр утын көйләп бетерү, түшәмнәрне, баскычны ясауны төгәлләү, келәм җәю, бүлмәләрне җиһазлау һ.б. Келәм алу өчен, якынча, 700 мең сум акча кирәк. Бәясе аз түгел, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта, изгелек кылырга теләүчеләр өчен бу тагын бер зур форсат. Мәчет келәменә аз гына булса да өлешең керә икән, шул келәмдә кылынган һәр гыйбадәт, һәр сәҗдә хисабынча сиңа әҗер-савап, изгелек язылып барачак. Оҗмах келәмнәрен сатып алу мөмкинлеге бу, туганнар!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең бер хәдисендә: «Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзегән кешегә Аллаһы шундый ук йортны оҗмахта төзеп бирер», дип әйткән. Дөньяда Аллаһы йортына тотылган чыгымның берсе дә юкка чыкмаячак. Мәчет диварларына өлеш кертсәң - оҗмах йортыңның диварларын күтәрәсең. Мәчеткә тәрәзәләр алуда булышсаң - җәннәт йортыңның тәрәзләрен сатып аласың. Мәчет келәмен алуга ярдәм итсәң - оҗмах йортыңдагы келәмеңне булдырасың. Иң зур керемле сәүдә - каршыбызда, кардәшләрем! Аллаһы Раббыбыз барчабызга ике дөньяда да бәхетле булырга насыйп әйләсен!
Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчетенә ярдәм итү нияте булган кешеләргә белешү өчен телефон: 8-937-290-49-94.
Габделкәрим МОРАД.
Мөслимнең «Җәмигъ» мәчете
имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: