Туган як

Мөселман әдәпләре

Безнең күрше Әхмәт бабай Көн дә мәчеткә йөри. Намаз да укый ул анда, Яхшы СҮЗЛӘРдә сөйли. Йомшак итеп, тәмле итеп, Матур итеп сөйләшә. Җомга көннәрендә безгә Кәнфитләр дә өләшә. Беркөнне ул үз янына Безне чакырып алды. АЯКЛАРЫН бөкләп куеп, Җайлап кына утырды. Әйдәгез әле, балалар, Утырыйк тезелешеп. Мөселманның әдәпләрен Өйрәник...

Безнең күрше Әхмәт бабай
Көн дә мәчеткә йөри.
Намаз да укый ул анда,
Яхшы СҮЗЛӘРдә сөйли.
 
Йомшак итеп, тәмле итеп,
Матур итеп сөйләшә.
Җомга көннәрендә безгә
Кәнфитләр дә өләшә.
 
Беркөнне ул үз янына
Безне чакырып алды.
АЯКЛАРЫН бөкләп куеп,
Җайлап кына утырды.
 
Әйдәгез әле, балалар,
Утырыйк тезелешеп.
Мөселманның әдәпләрен
Өйрәник бергәләшеп.
 
Алтыннан да КЫЙММӘТРӘК
Тәрбияле балалар.
Әти-әнисенә шатлык,
Зур ХӘЗИНӘ бит алар.
 
ГАДЕЛЛӘРНЕ Аллаһ сөя,
Мөселман гадел була.
Хак сүзләрне кабул итә,
Ялганнан ерак тора.
 
Тугры иптәш кирәк җирдә,
Вәгъдә бирсә үти торган.
Хыянәттән саклый безне
Аллаһ биргән көчле иман.
 
Юмартлык бик яхшы сыйфат
Фәрештә гел сакта тора
«ЮМАРТНЫҢ
малын арттыр», дип,
Раббысына дога кыла.
 
Тырыш бул син тормышыңда,
Зәгыйфьләнмә, гел зарланып.
Дөньяңны алып барырга
Акыл өстә, гыйлем алып.
Роза ЛАТЫЙПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: