Туган як

Мөселман әдәпләре

- Күркәм холыкка Коръәндә Бик зур урын бирелде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Иң үрнәк кеше иде. Аның артыннан кешеләр Күпләп дингә килделәр. Аллаһ әмерләрен үтәп, Хаклыкка иярделәр. Мәрхәмәтлек һәм йомшаклык, Оялу - иманнандыр. Яхшы уйлар гына уйла, Начарлыкларны калдыр. Сабырлык - иң кирәк сыйфат, Аллаһ - сабырлар белән. Риза булып тәкъдиреңнән, Сабыр...

- Күркәм холыкка Коръәндә
Бик зур урын бирелде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд
Иң үрнәк кеше иде.
Аның артыннан кешеләр
Күпләп дингә килделәр.
Аллаһ әмерләрен үтәп,
Хаклыкка иярделәр.
Мәрхәмәтлек һәм йомшаклык,
Оялу - иманнандыр.
Яхшы уйлар гына уйла,
Начарлыкларны калдыр.
Сабырлык - иң кирәк сыйфат,
Аллаһ - сабырлар белән.
Риза булып тәкъдиреңнән,
Сабыр булырга өйрән.
Хәләл кәсеп, хәләл ризык -
Тормыш яме, әгәр белсәң.
Аллаһ нигъмәтләрен ала,
Харамнарны эшләп йөрсәң.
Кыю һәм тәвәккәл булу -
Иманның ныклыгы ул.
Көчле рухлы, сәламәт бул,
Һәрвакыт алга омтыл.
Гөнаһлардан белеп саклан,
Изгелекләрне арттыр.
Аллаһ сүзен өстен куеп,
Иманыңда бик нык тор.
Аллаһны яратып яшә,
Ул бит Халык кылучы.
Әзерләгән нигъмәтләрен
Барлап, биреп торучы.
Тәүбә кылып, төзәлгәнне
Яратучы, Сөюче.
Иксез-чиксез гыйлеменнән
Безгә бүлеп бирүче...
Әхмәт бабай һаман сөйли,
Күзләреннән нур тама.
- Аллаһның рәхмәте якын,
Бәхетле бул, и, бала!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: