Туган як

Мөселман дөньясы яңалыклары

Бразилиядә туып-үскән, Бөекбританиядә яшәүче режиссер Бетти Мартинс, хиҗапка багышлап, "Мин һәрчак болай киенмәдем" дигән кыска метражлы фильм төшергән. Франция, Испания. Канада кебек илләрдә яулык ябуны тыю сәяси трибуна бәхәсенә әйләнгән чакта, хиҗапның әһәмияте һәм мөслимәләр тормышында тоткан урыны турында фильм төшерүче режиссер бу хакта аек фикер йөртергә чакыра. Казандагы "Закят"...

Бразилиядә туып-үскән, Бөекбританиядә яшәүче режиссер Бетти Мартинс, хиҗапка багышлап, "Мин һәрчак болай киенмәдем" дигән кыска метражлы фильм төшергән. Франция, Испания. Канада кебек илләрдә яулык ябуны тыю сәяси трибуна бәхәсенә әйләнгән чакта, хиҗапның әһәмияте һәм мөслимәләр тормышында тоткан урыны турында фильм төшерүче режиссер бу хакта аек фикер йөртергә чакыра.

Казандагы "Закят" хәйрия фонды кырыс тормыш кочагында калган балаларга ярдәм итү максатынан, "Сабыйга" акциясе оештырган. Ата-аналары ташлаган нәниләргә кирәк-ярак җыеп, дәваханәгә тапшырганнар. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, ятим балалар йортларында тәрбияләнүче, шулай ук, гарип һәм ташландык балаларга бәйрәм уздырачаклар.

Төрек дәүләте Албания башкаласы Тиранда 4,5 мең кешегә исәпләнелгән мәчет төзергә җыена. Ул Балкан ярымутравында иң зур мәчет булачак. Халкының 70 процентын мөселманнар тәшкил итә торган Тиранда хәзерге вакытта нибары бер мәчет булып, аңа берьюлы 60 кеше генә керә ала икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: