Туган як

Мөселман дөньясы яңалыклары

Швециянең Бирка шәһәре тирәсендә борынгы викинглар каберлегендә ташына гарәпчә «Аллаһы өчен» дигән сүзләр уелган көмеш йөзек табылган. Стокгольм университеты галимнәре әлеге йөзекнең ясалу вакытын безнең эраның IX гасыры дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Йөзек ташының ул заманнар өчен бик сирәк булган төсле пыяладан ясалганын ачыклаганнар. Димәк, шул чорда ук инде бу ил...

Швециянең Бирка шәһәре тирәсендә борынгы викинглар каберлегендә ташына гарәпчә «Аллаһы өчен» дигән сүзләр уелган көмеш йөзек табылган. Стокгольм университеты галимнәре әлеге йөзекнең ясалу вакытын безнең эраның IX гасыры дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Йөзек ташының ул заманнар өчен бик сирәк булган төсле пыяладан ясалганын ачыклаганнар. Димәк, шул чорда ук инде бу ил халкы ислам цивилизациясе белән аралашып, сәүдә багланышларында яшәгән.
* * *
35 яшьлек Вера Фрындак - Украинадагы мөслимәләр арасында беренче Коръән-хафиз. Католиклар гаиләсендә туып-үсеп, 17 ел элек ислам динен кабул иткән Вера, бухгалтерлыкка уку белән беррәттән, гарәп телен, Коръәнне өйрәнә башлаган. Кияүгә чыккач та, Киевтагы мөселман мәдәният үзәгендә Аллаһы Китабын яттан өйрәнүне дәвам иткән. Аның үрнәгендә, әнисе, бер ир һәм дүрт кыз туганы, дуслары да исламны кабул иткәннәр. Вера фикеренчә, чит кешеләрне ислам дине белән таныштыруны мөселман әхлагы аша эшләү җиңелрәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: