Туган як

Мөселман дөньясы яңалыклары

2017 елда Россия мөселманнары диния нәзарәте спутниклы телевидение каналы ачарга җыена. Бу ислам каналы тапшырулары рус телендә булып, үз илебездә күрсәтеләчәк. Киләчәктә аны гарәп телендә дә эшләргә һәм, шул юл белән, Россия мөселманнарының гадәтләре, йолалары, мәдәнияте белән чит ил халкын да таныштырырга ниятлиләр. * * * Американың Коннектикут штатындагы тарихи...

2017 елда Россия мөселманнары диния нәзарәте спутниклы телевидение каналы ачарга җыена. Бу ислам каналы тапшырулары рус телендә булып, үз илебездә күрсәтеләчәк. Киләчәктә аны гарәп телендә дә эшләргә һәм, шул юл белән, Россия мөселманнарының гадәтләре, йолалары, мәдәнияте белән чит ил халкын да таныштырырга ниятлиләр.
* * *
Американың Коннектикут штатындагы тарихи чиркәү тиздән мәчет вазыйфасын башкарырга мөмкин. «Wall Street Journal» газетасы хәбәренчә, 1920 елда 1 миллион долларга төзелгән ул чиркәүне Бриджпортның мөселман оешмасына сатарга җыеналар. Сәбәбе - 300 кеше йөргән чиркәүнең чыгымы зур. Мәчет исә 1000 мөселман гаиләсенә хезмәт күрсәтәчәк.
* * *
«Хәләл» комитеты Истамбулда уздырылган Бөтендөнья хәләл саммитында катнашты. Комитет рәисе Марат Низамов, аның урынбасары Хәйдәр Камалетдинов Хорватия, Бельгия, Франция һ.б. илләрдән килгән вәкилләр белән очраштылар. Хәләл ризык җитештерә торган зур компанияләрнең вәкилләре белән таныштылар. Күргәзмәдә алар, Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы белән берл-ектә, «KAZANSUMMIT-2017» һәм «RussiaHalalExpo»ны тәкъдим иттеләр. Боларның барысы да комитетның ислам дөньясында танылуы өчен мөһим.
* * *
КФУда өченче халыкара «Россиянең хәзерге заман ислам хокукы һәм икътисады» дигән кышкы мәктәп укулары тәмамланып килә. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һ.б. белән берлектә оештырылган бу чараның төп темасы - хәйриячелекнең ислам модельләре нигезләре мәсьәләсе. Шулай ук, «Ислам хокукына кереш», «Россиядә ислам икътисад-хокук модельләрен тормышка ашыру», «Ислам икътисады һәм хокукы - чит илләрдә» темалары да өйрәнелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: