Туган як

Мөселман айлары

Мөселман айлары Мөселманча ел хисабы Һиҗри диеп атала. Ә аның иң беренчесе - Мөхәррәм ае була. Елны дәвам итә Сәфәр, Аннан - Рабигуль әүвәл. Рабигуль сәни артыннан Килә Җөмәдел әүвәл. Җөмәдел ахир ияртә Рәҗәп белән Шәгъбанны. Рамазан ае - изге ай, Һәрберсе белә аны. Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗҗә - Елның соңгы...

Мөселман айлары

Мөселманча ел хисабы
Һиҗри диеп атала.
Ә аның иң беренчесе -
Мөхәррәм ае була.

Елны дәвам итә Сәфәр,
Аннан - Рабигуль әүвәл.
Рабигуль сәни артыннан
Килә Җөмәдел әүвәл.

Җөмәдел ахир ияртә
Рәҗәп белән Шәгъбанны.
Рамазан ае - изге ай,
Һәрберсе белә аны.

Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗҗә -
Елның соңгы айлары.
Барысын исәпләп кара,
Уникедер саннары.

Зөлхиҗҗәдә - Гәрәфә көн,
Мөхәррәмдә - Гашура.
Руза тотып, гөнаһлардан
Пакьлану булып тора.

Сәфәр ае да гадәти -
Рөхсәт ителгән һәр эш.
Аллаһ айлары барысы да,
Белмәсәң сора, белеш.

Җөмәдел сүзе аңлата
Суның катуын - бозны.
Әүвәл һәм ахир сүзләре -
Кыш башы һәм азагы.

Рабигуль әүвәл - яз башы,
Сәни була азагы.
Рамазан сүзе аңлата
Кызу белән кайнарны.

Барча мөселман дөньясы
Иске елны озатты.

Һиҗрәттән саналган еллар
Мең дүрт йөз утыз алты.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: