Туган як

«Өммегөлсем»дәге игелекле гамәл

Ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары белән Зур Афанас авылының «Өммегөлсем» мәчетен җанландырып, нурландырып Рамазан аен уздырган идек. Рамазан артыннан ук диярлек, мәчетебезне тагын да ямьләп, балалар өчен ун көнлек җәйге ял лагеры оештырылды. Һәммәбез дә үзебездән соң калачак яшь буынның, ягъни үз балаларыбызның һәм оныкларыбызның иманлы, тәрбияле, әдәпле булуын тели. Бала...

Ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары белән Зур Афанас авылының «Өммегөлсем» мәчетен җанландырып, нурландырып Рамазан аен уздырган идек. Рамазан артыннан ук диярлек, мәчетебезне тагын да ямьләп, балалар өчен ун көнлек җәйге ял лагеры оештырылды.
Һәммәбез дә үзебездән соң калачак яшь буынның, ягъни үз балаларыбызның һәм оныкларыбызның иманлы, тәрбияле, әдәпле булуын тели. Бала кешесе тәрбияне, беренче чиратта, гаиләдә һәм мәктәптә ала. Ярый ла, уку елында баланың көне мәктәптә үтә, ә җәйге чорда ата-анасы көне буе эштә, кайткач баласын ашата-эчертә дә, башкасына хәле дә, вакыты да калмый. Шуңа күрә дә мәктәптә укучы үсмерләрнең өч айлык җәйге ялы урамда, үз ишләре һәм олырак малайлар, кызлар арасында үтә. Бала психологиясе шундый нәрсә, аңа үз ата-анасы, мәктәптәге укытучылары сүзенә караганда, урамдагы үзеннән олырак балалар йогынтысы үтемлерәк була. Ул йогынты бар очракта да яхшылык ягына түгел, ә начарлыкка этәрә шул. Менә шуңа күрә дә, урам тәрбиясе дигән төшенчә барлыкка килгән дә инде безнең җәмгыятьтә. Миңа калса, тәртипсезлек һәм бозыклык җәйге чорда башлана: беренче авызга капкан сигареттан, беренче эчеп караган исерткечтән һ. б.
Бүгенге балаларны, яшьләрне дөрес юлга чыгару - барыбызның да изге бурычы. Җәмгыять һәм ил өчен аеруча мөһим булган бу бурычны бүгенге көндә дин үти.
Бу уңайдан, Зур Афанас авылының «Өммегөлсем» мәчетендә соңгы ун елда балалар өчен җәйге лагерь оештырыла. «Нинди генә кризис еллар булуга карамастан, балаларыбызга дини-әхлакый тәрбия бирү - безнең өстәге олы бурыч», дип фикер йөртүче Рафил хәзрәт Гарипов ел саен ун көнлек тәрбия лагеры оештыра. Әлбәттә, бу ун көндә генә балаларга зур гыйлем бирү мөмкин түгел, әмма күңелләренә аз гына булса да әдәп-әхлак орлыклары салынып калса да, әһәмияте зур.
«Өммегөлсем» мәчете карамагында оештырылган лагерьда быел да биш яшьтән алып унике яшькә кадәрге утыз сигез малай һәм кыз ял итә. Алар өчен, иртәнге 9 дан 11гә чаклы әдәп-әхлак дәресләре үткәрелә, пешекче апалары әзерләгән төшке аштан соң мәчет артындагы стадионда төрле спорт уеннары оештырыла. Җәйге ял лагерында уздырган вакытлары
күелләрендә матур хатирә булып калсын дип, Рафил хәзрәт Яр Чаллы шәһәрендәге «Дельфинарий»га экскурсия дә оештырды. Рафил хәзрәтебезгә һәм балалар өчен ял лагеры оештыруда ярдәм иткән кешеләргә Аллаһының рәхмәте булсын...
Бала күңеле - ап-ак дәфтәр битедәй чиста, саф. Бу ун көнлек лагерьда тәрбиячеләр ул дәфтәргә язган мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек асыл кыйммәтләр һич тә җуелмасын, ә тәрбия нигезе булып калсын һәм тормышта балаларның аерылгысыз юлдашлары булсын иде.
Рифкать БӘШӘРОВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: