Туган як

Һәммәбезгә дә өлге ул

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015елгы битләрендә һәм 2016 елның гыйнвар, февраль, апрель чыгарылышларында). Көн арты көн үтә, пәйгамбәребез кешеләрне ислам диненә чакыруын дәвам итә. Явыз мөшрикләр исә аны ничек туктатырга белмиләр. Ачулары килеп, алар пәйгамбәребезгә нинди генә явызлыклар эшләмиләр. Бер көнне алар, бергә җыелып, Аллаһның сөекле илчесе турында ямьсез...

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015елгы битләрендә һәм 2016 елның гыйнвар, февраль, апрель чыгарылышларында).
Көн арты көн үтә, пәйгамбәребез кешеләрне ислам диненә чакыруын дәвам итә. Явыз мөшрикләр исә аны ничек туктатырга белмиләр. Ачулары килеп, алар пәйгамбәребезгә нинди генә явызлыклар эшләмиләр. Бер көнне алар, бергә җыелып, Аллаһның сөекле илчесе турында ямьсез сүзләр сөйләшеп утырганда, Кәгъбатуллаһ яныннан узып баручы пәйгамбәребезне күреп алалар. Шулчак мөшрикләрнең берсе сикереп тора да, киемен пәйгамбәребезнең муенына урап, аны буа башлый. Шундый көчле итеп буа ул аны, хәтта үтерә яза. Бу хәлне биредән узып баручы Әбү Бәкер күреп ала һәм, тиз генә алар янына килеп, явыз мөшрикне этеп җибәрә. Шулай итеп, пәйгамбәребез үлемнән котыла. Күңеле ярсыган Әбү Бәкер: «Әллә сез «Минем Раббым - Аллаһ» дигәне өчен кешене үтерәсезме? Ул бит сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр белән килде», - дип мөшрикләрне туктатырга тырыша. Ләкин каннары кызган мөшрикләр туктамыйлар. Пәйгамбәребезне калдырып, алар Әбү Бәкерне кыйный башлыйлар. Шундый каты кыйныйлар, Әбү Бәкер хәтта аңын югалта, бөтен җире канга бата. Кешеләр аны үлгән дип уйлыйлар да, өенә кайтарып куялар. Төнлә белән, Әбү Бәкер аңына килгәч, әнисе аңа бераз ашап алырга куша. «Пәйгамбәребезне күрмичә, аның исән икәнлеген белмичә, мин бер кисәк ризык та капмаячакмын», - дип җавап бирә Әбү Бәкер. Аны төнлә белән пәйгамбәребез янына - Ибн Әркәм исемле кешенең өенә алып киләләр. Өйгә керү белән, Әбү Бәкер пәйгамбәребезне кочаклап, елый башлый.
Карагыз, Әбү Бәкер ни дәрәҗәдә Мөхәммәд пәйгамбәрне яраткан. Үзе бик авыр хәлдә булса да, беренче чиратта, ул үзен түгел, ә Аллаһның илчесен кайгырткан.
Менә шундый авырлыклар кичерергә туры килә пәйгамбәребезгә һәм аның якыннарына. Ә бит алар беркемгә бернинди начарлык та эшләмиләр. Бары тик кешеләрне, Аллаһ Раббыбызга буйсынып, ике дөньяда да бәхетле булырга чакыралар. Ләкин күпләр бу бәхетне кабул итмиләр.
Мәккә җирлегендә бик зур авырлыклар белән булса да, акрынлап ислам дине таралуын дәвам итә. Шәһәрдә үзенең зур дәрәҗәсе белән танылган Әбү Вәлид Гутба ибн Рабига исемле кеше пәйгамбәребез белән сөйләшеп карарга ниятли һәм аның янына килә.
- Әй, энекәшем, син халкыңа карата нәрсә эшләгәнеңне күрәсеңме?! Син аларны бүлгәләп бетердең, аларның илаһларын һәм диннәрен сүгеп ташладың. Аталарын көферлектә гаепләдең. Телисең икән, минем сиңа берничә тәкъдимем бар, - дип сүзен башлый Әбү Вәлид.
- Ярар, сөйләп кара, - дип җавап бирә пәйгамбәребез.
- Әй, Мөхәммәд! Әгәр дә син үзеңнең бу өндәвең белән байлыкка ирешергә теләсәң, без сиңа бик күп байлык бирәчәкбез һәм син арабызда иң бай кеше булачаксың. Бу эшең белән дәрәҗә казанырга телисең икән, син безнең хөрмәтле кешебез булачаксың. Патшалык кирәк булса, без синнән патша да ясап куя алабыз. Әгәр инде син җенләнгән булсаң, без сине дәваларга иң яхшы табибны чакырачакбыз.
Шул рәвешле, Әбү Вәлид пәйгамбәребезгә күптөрле нәрсәләр тәкъдим итә. Мөшрикләр арасындагы дәрәҗәле башка кешеләр дә аңа төрле тәкъдимнәр җиткерәләр. Байлык һәм патшалык бирәбез, иң чибәр хатынга өйләндерәбез, дип тә карыйлар. Ләкин пәйгамбәребез аларга: «Мин болар өчен җибәрелмәдем. Мин - сезнең өчен яхшы киңәшче, сезне ике дөнья бәхетенә чакыручы», - дип сабырлык белән җавап бирә. «Әгәр дә син безнең үзеңә иярүебезне телисең икән, Раббыңнан Мәккә тирәсендәге тауларны ачып, елгалар агызуын сора», -дип, пәйгамбәребезне җиңәргә телиләр мөшрикләр. Ул исә сабыр гына: «Мин моның өчен җибәрелмәдем, минем эшем - Раббымның иңдергән аятьләрен сезгә ирештерү», - дип җавап бирә. «Әгәр дә син дөресен сөйлисең икән, безгә күктән газап иңдер яки безгә Раббыңны һәм фәрештәләрне күрсәт!» - дип, мәкерле сүзләрен дәвам итәләр мөшрикләр. Хәтта Аллаһның газабы килүдән дә курыкмыйлар. «Бу инде минем эшем түгел. Бу - Аллаһ Раббымның эше. Әгәр Ул тели икән, сезгә газабын җибәрергә дә мөмкин», - дип җавап бирә сөекле пәйгамбәребез. Нинди зур сабырлык күрсәтә ул!
 
Пәйгамбәребезне җиңә алмаган мөшрикләр, чарасызлыктан, Мәдинәдә яшәүче шактый зур гыйлемгә ия китап әһелләренә мөрәҗәгать итеп, алардан киңәш сорап карарга уйлыйлар. Бу эш Ән-нәдр ибн Харис һәм Гукба ибн Әбу Мугыйз исемле ике кешегә тапшырыла.
Мәдинәдәге китап әһелләре аларга шундый киңәш бирәләр: «Сез ул кешегә өч сорау бирегез. Әгәр җавап бирә ала икән, ул, чыннан да, пәйгамбәр. Җавап бирә алмаса, ул әкият сөйли - аның белән ни теләсәгез, шуны эшләгез.»
Нинди өч сорау була ул? Пәйгамбәребез аларга җавап бирә аламы? Бу хакта язмабызның дәвамында укый алырсыз, иншә Аллаһ.
Габделкәрим МОРАД.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: