Туган як

Һәммәбезгә дә өлге ул

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015, 2016 елгы битләрендә). Мәккә мөшрикләре нинди генә явызлыклар эшләсә дә, сөекле пәйгамбәребез ислам диненә чакыруын туктатмый. Чөнки ул бөтен кешеләрнең дә ике дөнья бәхетендә булуларын тели. Көннәр үткән саен, мөселманлыкны кабул итүчеләрнең саны арта. Бу, әлбәттә, явыз мөшрикләргә ошамый. Алар мөселманнарны төрлечә рәнҗетәләр. Камчы...

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015, 2016 елгы битләрендә).
 
Мәккә мөшрикләре нинди генә явызлыклар эшләсә дә, сөекле пәйгамбәребез ислам диненә чакыруын туктатмый. Чөнки ул бөтен кешеләрнең дә ике дөнья бәхетендә булуларын тели. Көннәр үткән саен, мөселманлыкны кабул итүчеләрнең саны арта. Бу, әлбәттә, явыз мөшрикләргә ошамый. Алар мөселманнарны төрлечә рәнҗетәләр. Камчы белән сугалар, канга батырганчы кыйныйлар, ач тоталар һ.б.
 
Пәйгамбәребезгә дә бик күп сынаулар кичерергә туры килә. Янына килеп, аның йөзенә дә төкерәләр; намаз укыган вакытта, сәҗдәгә киткәч, аркасына хайван эчәкләре дә салалар; күршеләре дә пычрак чүпләрен аның ишеге төбенә ташлыйлар. Нинди генә ямьсез сүзләр ишетми ул үз милләттәшләреннән. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа сабыр булырга куша.
 
Пәйгамбәребезгә ияреп ислам динен кабул иткән беренче мөселманнарга да җиңел булмый. Көннәнкөн аларга сынау килеп кенә тора. Ләкин ул сынауларга бирешмиләр, ислам диненнән китмиләр. Шул рәвешле, Аллаһы Раббыбыз аларны тәрбияли, күңелләрен ныгыта.
 
Зур сынауларга тарган пәйгамбәребез, үзенең сәхабәләре белән, Әркәмә исемле сәхабәсе өендә төннәрен очраша. Бу яшерен җыелыш була. Кешеләр йокларга яткач, ислам динен кабул итүчеләр шул йортка җыелып, пәйгамбәребезнең вәгазьләрен, Коръән аятьләрен тыңлыйлар. Аллаһының рәхмәте белән, әлеге төнге очрашуларда сәхабәләр бик күп дәрес, нәсыйхәт алалар, хикмәтле һәм көчле рухлы булырга өйрәнәләр, пәйгамбәребезгә тагын да ныграк якынаялар.
 
Шулай итеп, пәйгамбәрлек килүдән биш ел узып китә. Мөшрикләр һаман да мөселманнарга яңадан-яңа явызлыклар кыла. Шул авырлыклардан котылырга теләп, берничә мөселман, пәйгамбәребездән рөхсәт алып, башка илгә күчеп китәргә уйлый.
 
Ул вакытта Эфиопия җирлегендә Нәҗәшә исемле бик гадел патша яши. Ул үз илендәге бер кешене дә авырлыкта калдырмый. Мөселманнар менә шул илгә күчеп китәргә карар кылалар. Явыз мөшрикләр күрмәсен өчен, озын юлга төн җиткәч чыгарга уйлыйлар. Күчеп китәргә теләүче 16 мөселман җыела. Җитәкчеләре итеп, пәйгамбәребезнең кияве Госман ибн Гаффан сайлана. 12 ир һәм 4 хатын-кыз, Аллаһыга тәвәкәлләп, диңгезгә таба кузгалалар.
 
Иртә белән мөшрикләр 16 кеше-нең Мәккәдән чыгып китүен ишетәләр. Бик нык ачулары килә һәм, кире алып кайтабыз дип, ул мөселманнарның артларыннан куа чыгалар. Ләкин, Аллаһының рәхмәте белән, куып тота алмыйлар. 16 мөселман, корабльгә төялеп, Эфиопия иленә китә.
 
Эфиопия патшасы Нәҗәшә насара динен тотучы, бик гадел патша була. Мөселманнарны ул бик җылы кабул итә. Берникадәр вакыттан Мәккә мөшрикләреннән берничә кеше, Нәҗәшә патша янына килеп, мөселманнар кире үз өйләренә кайтсын диләр. Ләкин мөселманнар кайтырга теләмиләр. Нәҗәшә аларны яклый. Шулай итеп, пәйгамбәребезнең күп авырлык күрү сәбәпле Мәккәдән күченеп киткән иярченнәре берничә ел Эфиопия җирлегендә яши. Шунда алар иркенләп үз диннәрен тоталар.
 
Көннәр узган саен пәйгамбәребезгә иярүчеләр саны арта. Коръән аятьләрен ишетеп, хәтта явыз күңелле кешеләр дә йомшаралар. Көннәрнең берсендә Мәккә шәһәрендә бик дәрәҗәле кеше - пәйгамбәребезнең агасы Хәмзә дә ислам диненә керә. Берничә көннән соң, тагын бер абруйлы кеше - Гомәр ибн Хаттаб та мөселманлыкны кабул итә.
 
Хәмзә белән Гомәрнең ислам динен кабул итүләре, бер яктан, мөселманнар өчен зур шатлык булса; икенче яктан, күпләр өчен гаҗәеп яңалык була. Аеруча, көчле, кырыс һәм усал Гомәр иманга килер дип, күпләр күз алларына да китерә алмыйлар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бар нәрсәгә дә җитә. Хәмзә һәм Гомәр кебек көчле шәхесләрне иманга китереп, Бөек Раббыбыз ислам диненә һәм мөселманнарга яңа көч, яңа куәт бирә. Моңа кадәр Кәгъбәтуллаһ мәчете янына килеп, намаз да укый алмаган мөселманнар, Гомәр иманга килгәч, үзләренең зур хыялларын тормышка ашыралар. Менә шулай ислам диненең көче тагын да арта.
Габделкәрим МОРАД.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: