Туган як

Һәммәбезгә дә өлге ул

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015, 2016 елгы битләрендә һәм 2017 елның гыйнвар ае чыгарылышында). Ислам дине таралган саен, Мәккә мөшрикләренең пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга булган ачуы көчәя бара. Гомәр, Хәмзә кебек дәрәҗәле кешеләр дә иман юлына баскач, аларның ачуы соңгы чигенә җитә. Мөшрикләрнең башлыклары җыелып, бик яман бер карарга киләләр:...

(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015, 2016 елгы битләрендә һәм 2017 елның гыйнвар ае чыгарылышында).
 
Ислам дине таралган саен, Мәккә мөшрикләренең пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга булган ачуы көчәя бара. Гомәр, Хәмзә кебек дәрәҗәле кешеләр дә иман юлына баскач, аларның ачуы соңгы чигенә җитә. Мөшрикләрнең башлыклары җыелып, бик яман бер карарга киләләр: «Бәнү Хәшим һәм Бәнү Габделмутталиб кабиләләреннән булган барлык кешеләр белән араны тулысынча өзәргә, аларга бойкот игълан итәргә»! Әлеге кабиләләр белән сәүдә итмәскә, алар белән сөйләшмәскә, аралашмаска дип, килешү төзиләр дә, аны Кәгъбатуллаһ мәчетенә элеп куялар (ахыр чиктә, бу килешүне язган кешенең кулларын зәхмәт тота -
паралич суга).
 
Атап кителгән ике кабилә кешеләре арасында мөселманнар да, әле ислам динен кабул итмәгәннәр дә була. Пәйгамбәребезнең туганнары булганга күрә, мөшрикләр бөтенесенә дә бойкот игълан итәләр, аерым бер җирлектән аларны чыгармыйча, камалышта тоталар. Пәйгамбәрне үтергәнгә яки безгә тапшырганга кадәр, ике арадагы бөтен элемтәләрне дә өзәбез дип шарт куялар. Ләкин бу ике кабилә кешеләренең барысы да диярлек пәйгамбәребезне яклап чыгалар, авыр вакытта аны калдырмыйлар.
 
Мөшрикләр игълан иткән бойкот өч ел дәвам итә. Алар, хәтта, читтән килгән товарны, пәйгамбәребез яклы кешеләргә калмасын өчен, махсус рәвештә кыйммәт бәягә сатып алалар. Камалышта калучылар өчен куркыныч ачлык башлана. Кайбер кешеләр көнгә бер хөрмә җимеше ашаса, икенче көнне шул җимешнең төшен суырып түзәргә мәҗбүр була. Ачлык сәбәпле, агач яфракларын да ашыйлар. Ачлыктан үлә башлыйлар, тирә-юнь хатын-кызлар һәм балалар елаган тавыш белән тула. Кайберәүләр җирдә яткан хайван тиресе кисәген утта яндырып, аны порошок хәленә китереп ашый. Хәдичә, пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга ашар ризык алыр өчен, үзенең бөтен байлыгын тарата. Тора-бара ризыгы да, акчасы да бетә. Ачлык көннән-көн көчәя бара. Пәйгамбәрбез һәм аның янәшәсендәгеләр өчен өч елга сузылган бу авырлык, әлбәттә, иң зур сынауларның берсе була.
 
Бойкот өч ел дәвам иткәннән соң, кайбер мөшрикләрнең күңелләре йомшара башлый. Шулай бер көн араларыннан биш ир бергә җыелып, гаделсез рәвештә язылган килешүне ертып ташларга ниятлиләр. «Тирә-ягыбызда ачлыктан кешеләр үлеп бара, ә без рәхәтләнеп ашап яшибезме?» - дип, алар үз гаепләрен таныйлар. Кәгъбатуллаһ янына киләләр һәм башка мөшрикләрне дә чакырып, «килешүне бозачакбыз», дип әйтәләр. Әбү Җәһел аларга каршы чыга. Ләкин бу ирләрнең бишесе дә бер фикердә булгач, алар өстен чыга һәм язылган килешүне ертып ташларга булалар. Әмма мәчет стенасына беркетелгән килешү кәгазен тапмыйлар. Аллаһ-ның әмере белән, аны инде бөҗәкләр ашап бетергән, бары тик Аллаһ исеме язылган урыннары гына исән калган була. Менә шулай, Раббыбыз мөселманнарны бойкот афәтеннән котылдыра.
 
Алга таба сөекле пәйгамбәребезне яңа сынаулар, яңа авырлыклар көтә. Күп еллар дәвамында пәйгамбәребезгә зур терәк булган, аңа ярдәм кулы сузган абыйсы Әбү Талиб көннәрдән бер көнне авырып китә һәм урын өстенә ята. Пәйгамбәребез сөекле агасының соңгы сулышына кадәр янында була. Энекәше бик тырышып иман кәлимәсен әйттерергә теләсә дә, Әбү Талиб, «үз динемдә калам», дип, җан бирә. Пәйгамбәребезнең күзләре яшь белән тула. Мөшрикләрнең һөҗүмнәреннән үзен һәрчак яклап килгән яраткан абыйсының үлүе һәм, иң мөһиме, ислам динен кабул итә алмавы - аның өчен, әлбәттә, бик авыр сынау була.
 
Әбү Талиб вафат булып, 2-3 ай узгач, Рамазан аенда пәйгамбәребезнең хатыны Хәдичә дә бакыйлыкка күчә. 25 ел буе бергә яшәгән хәләле, ире өчен һәрвакыт ышанычлы киңәшче һәм терәк булган, бу дөньяда чакта ук җәннәт белән сөендерелгән Хәдичә Аллаһы хозурына кайта. Абыйсын югалту кайгысы әле сүрелеп тә бетмәгән пәйгамбәребез өчен бу авыр була. Бер-бер артлы үзенең ике якын кешесен ахирәт сәфәренә озаткан ул ел пәйгамбәребезнең тормышына «кайгы елы» буларак кереп кала.
Габделкәрим МОРАД.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: