Туган як

Минбәрдән торып...

Үз-үзебез алдында бөек булып та, кеше күзе алдында түбән булмыйк Кеше бу дөньяда бәхетле яшәсен, эшләгән эше нәтиҗәле, ашаган ризыгы тәмле булсын өчен, күңеленең пакь булуы зарур. Ахирәттә дә, Раббысы янына сау-сәламәт күңел белән кайткан кешеләр генә җәннәткә ирешерләр. Күңелем пакь булсын дигән кешегә - рухи сырхаулардан арыну мөһим. Ут...

Үз-үзебез алдында бөек булып та, кеше күзе алдында түбән булмыйк

Кеше бу дөньяда бәхетле яшәсен, эшләгән эше нәтиҗәле, ашаган ризыгы тәмле булсын өчен, күңеленең пакь булуы зарур. Ахирәттә дә, Раббысы янына сау-сәламәт күңел белән кайткан кешеләр генә җәннәткә ирешерләр. Күңелем пакь булсын дигән кешегә - рухи сырхаулардан арыну мөһим.

Ут яндыра, ә туфрак...

Әлбәттә, аның өчен, ул рухи чирләрне белергә, сәбәпләрен табарга, дәвалау юлларын өйрәнергә һәм җиң сызганып алардан тазарынырга тиешбез.

Әле күпмедер дәрәҗәдә савыккач та, йөрәкнең чисталыгын саклау -даими кайгырту сорый. Чөнки хәлсезләнгән организмга чир тиз йоккан кебек, йөрәкнең бераз гына зәгыйфьләнүе була, аңа шундук әллә ниди чүп-чар кереп тула. Шуңа күрә, алар белән көрәш кешенең соңгы сулышына кадәр дәвам итә.

Бу язмада күп кенә авыруларның нигезендә ятучы тагын бер "чир"гә тукталасым килә. Ул - һәркайсыбызга бик тә таныш һәм якын булган тәкәбберлек афәте.

Тәкәбберлек (русчасы - высокомерие, надменность, гордыня) - мин-минлек, үз-үзеңне эре тоту, башкалардан өстен кую һәм кешеләрне кимсетү.

Тәкәбберлек сүзе гарәп телендәге "кәбир" сүзеннән ясалып, зур, бөек дигән мәгънә аңлата. "Аллаһү әкбәр" сүзе Аллаһ барысыннан да бөек дигәнне аңлата. Аллаһ, әлбәттә, бөек, Ул бөек булырга хаклы, әмма кешеләрнең масаерга, һаваланырга, үзләреннән башкаларны түбәнсетергә һич тә хаклары юк.

Аллаһ Адәм галәйһиссәламне бар кылганнан соң, хөрмәт йөзеннән, фәрештәләргә аңа баш ияргә боерды, әмма Иблис кешегә саҗдә кылудан баш тартты. Аллаһ аннан: "Син ни өчен Адәмгә саҗдә кылмадың", дип сорагач, ул: "Мин - аннан хәерлерәк, Син мине - уттан, ә аны туфрактан яраттың", диде.

Тәкәбберләнде Иблис, масайды. Үзен - кешедән өстенрәк, ә утны исә туфрактан хәерлерәк дип уйлады. Тәкәбберлек кешенең акылын томалый. Ә бит югыйсә, утка орлык салсаң, ул янып юкка чыга, туфракка салсаң, анысы тишелә һәм үренте булып өскә күтәрелә.

Шуңа күрә күп остазлар үз шәкертләренә нәсыйхәт биргәндә, иң элек, аларны шушы куркыныч гөнаһтан кисәтә торган булганнар.

Халыкларны юк итте

Тәкәбберлек сәбәпле Иблис кенә түгел, күпме халыклар юкка чыгып, бүген тарих битләрендә хатирә булып кына калдылар.

Нух халкы. Аллаһының илчесе Нух үз халкын Аллаһының рәхмәтенә чакырды, ә кешеләр, тәкәбберләнеп, аны ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыктылар, аны күрмәс өчен артларын куйдылар, киемнәре белән капландылар.

Гад халкы. Үзендә булган байлыгы, көче белән масайды. "Җир йөзендә бездән дә көчлерәк халык бармы?!" дип, шапырынды. Тәкәбберлек агуыннан сукырайган күңелләре Аллаһының барысыннан да көчлерәк булуын онытып җибәрде. Баштанаяк гөнаһка чумдылар. Ә бит Аллаһ теләгән халыкны дәрәҗәле, бай һәм көчле итәргә дә, теләгәнен бернәрсәсез калдырып, хурлыкка төшерергә дә мөмкин. Кызганыч, күпләр бу канунны онытып җибәрәләр. Аллаһ Гад халкына каты җил җибәреп аларны юк итте.

Сәмуд халкы. Салих пәйгамбәр халкын хак юлга өндәргә тотынгач, күп кенә гади кешеләр аңа ияргәч, дәрәҗә һәм байлык ияләре аларга тәкәбберлек белән: "Сез иман китергәнгә - без иман китермибез", диделәр.

Тузандай таралды

Муса пәйгамбәр заманында Мисыр патшасы Фиргавен булды. Аллаһ аңа зур патшалык, байлык, көчле гаскәр бирде. Фиргавен үз дәүләтенә, колларына карап масайды, барчасының да Раббысы нигъмәтләре икәнен танымады, шөкер итмәде. Кирсенчә, көче, байлыгы белән масаеп: "Бөтен дөнья хуҗасы МИН түгелме соң?!" диде һәм Аллаһ Тәгаләгә көферлек кылды.

"Фиргавен: "Әй, башлыклар, мин сезнең өчен үземнән башка һич илаһ барын белмим. Әй, Һәмән, балчыкны яндырып кирпеч яса, Мусаның илаһысын менеп күрерлек биеклекка җиткереп каланча кор, мин аны ялган сөйләүче дип уйлыйм, - диде"("Касас" сүрәсе, 36, 37).

Бәндә-кол үзен "Бөек Раббы" дип игълан итте: "Фиргавен халкын җыйды һәм: Мин сезнең бөек Раббыгыз! - диде"("Нәзигать" сүрәсе, 23, 24).

Газиз кардәшләрем, бу - тәкәбберлек, масаю афәте. Әлеге куркыныч авыруның күзәнәкләре йөрәк эченә үтеп керсә, аны тәмам агуламый туктамый. Фиргавен дә шушы агу белән агуланды. Миндә - көч, миндә - коллар, миндә - гаскәр, миндә - хатыннар... Барысына да үзенә һәм үз шәһвәтләренә табынырга кушты.

Аллаһ аны төзәтү өчен Муса белән Һарунны җибәрде. Пәйгамбәрләрнең сүзләре тәкәббер йөрәккә үтмәде. Шулвакыт, Аллаһ аңа бер-бер артлы могҗизаларын иңдерде: корылык та килде, саранча да басты, бетләр дә килеп бөтен тишек-тошыкка тулды. Халыкка бакалар гаскәре һөҗүм итте, ризык-сулары канга әйләнде... Имансыз патша, барыбер, тәкәбберлеген җиңә алмады. Ачы диңгез аны үз кочагына китереп кыскач, патшаның тәкәбберлеге тузан кебек таралды, Раббысына ялынып-ялынып карады, ләкин соң иде инде.

Аллаһтан килгән могҗизаларны Фиргавеннең күзләре күрде, акылы кабул итте, йөрәге ышанды, ләкин тәкәбберлеге хаклыкны танырга ирек бирмәде. Күп кешеләр дин, иман хакында уйлансалар, моның хак булуын белерләр иде, ләкин йөрәктә утырган тәкәбберлекләре аларга уйларга да ирек бирми. Аллаһ Тәгалә әйтте: "Күңелләре белән аять-могҗизаларыбызның хаклыгына инанган булсалар да, гаделсезлек һәм тәкәбберлек белән аларны кире кактылар. Бозыклык кылучыларның ахыр нәтиҗәләрен күр". ("Нәмел" сүрәсе, 14).

"Фиргәвенлек" кешедә бар

Коръәндә иң күп искә алына торган кыйсса - шул Фиргавен кыйссасы. Чөнки тормышта "фиргавеннәр" гел яшәп килә. Һәркайсыбызның эчендә кечкенә генә бер "фиргавен" утыра. Кемдер аны үстерә, соңыннан бата.

Хәтта дин юлында булган күп кенә кешеләргә дә, тәкәбберлек сәбәпле, үз хаталарын төзәтү, пәйгамбәребез юлына якынаю бик авыр. Бервакыт, пәйгамбәребез сул кулы белән ашаучыга нәсихәт кылып: "Уң кулың белән аша", дип әйтә. Ул: "Мин алай булдыра алмыйм", дип җавап бирә. Пәйгамбәр: "Булдыра алмыйсың... Аңа бары тик тәкәбберлеге генә киртә булып тора", дип әйтә. Шуннан соң ул уң кулын күтәрә алмый башлый" (Мөслим риваяте).

Тәкәббер кеше үз өстендә эшләми, чөнки ул үзен болай да яхшыга саный. Гыйлем ала алмый, чөнки гыйлем алу өчен - түбәнчелек белән, аңламаган нәрсәне сорарга кирәк. Шуңа күрә сәхабәләрнең берсе: "Артык оялчан кеше дә, тәкәббер кеше дә гыйлемгә ирешә алмаслар", дигәннәр.

Шунысы кызык, тәкәббер кеше үзен башкалар каршында күтәрмәкче була, Аллаһ аны киресенчә төшерә.

Гомәр ибн Хаттаб әйтте: "Кем Аллаһ хакына түбәнчел булса, Аллаһ аның йөзен күтәрер һәм: "Күтәрел, Аллаһ сине күтәрсен!", дияр. Ул үз күзендә - түбәнчел, ә кешеләр күзендә бөек булыр. Әгәр кеше тәкәбберләнсә, Аллаһ аны җиргә төшерер һәм: "Төш, Аллаһ сине төшерсен!", дияр. Ул үз күзендә бөек булып күренер, ә кешеләр аны түбән санарлар, ахыр чиктә, алар күзендә хайваннан да түбән төшәр".

Гадел булу абруе

Шуңа күрә кешенең абруе борын чөюендә түгел, түбәнчел һәм гади булуында. Пәйгамбәребезнең көче нәрсәдә булган? Аның башында таҗы, утырырга тәхете дә булмаган бит. Еш кына аның янына килгән кешеләр аны башкалардан аера алмыйлар. Әмма сәхабәләре пәйгамбәр өчен малын гына түгел, канын, җанын да корбан итәргә разый иде. Аллаһның илчесе, гадилеге белән, меңләгән күңелләрне яулады. Бүген дә йөзләрчә миллион кешенең күңелләрен яулап килә. Аллаһ Тәгалә әйтте: "Аллаһының рәхмәте белән, син аларга миһербанлы булдың, әгәр син каты йөрәкле булсаң, алар синнән качып бетәр иде".

Дөньялыкта борын чөеп, башкаларны күрмәүчеләр, таптап йөрүчеләр, Кыямәт көнендә кырмыска кадәр булырлар һәм кешеләр аларны күрми таптап йөрерләр. Пәйгамбәребез: "Кыямәт көнендә тәкәббер кешеләр кеше кыяфәтендә, әмма кырмыска зурлыгында кубарылырлар. Аларга бар яктан да хурлык килер" (Тирмизи, әнНәсәи риваятьләре).

Ахирәт дәрәҗәсе

Ахирәт дәрәҗәсе дә түбәнчел кешеләргә генә була. Тәкәбберлек бу дөньяда кеше белән иман арасында киртә булса, ахирәттә кеше белән җәннәт арасына килеп баса. Аллаһ Тәгалә Үзенең җәннәт йортларын түбәнчел кешеләргә әзерләде, ул дәрәҗә һәм хөрмәт йортларында тәкәббер кешеләргә урын юк:

"Ахирәт йортын җир өстендә масаеп йөрергә теләмәгән, бозыклык таратмаган кешеләргә генә бирербез".

Сөекле пәйгамбәребез: "Күңелендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булган кеше җәннәткә кермәс", диде. Бер кеше: "Әгәр кеше матур итеп киенергә, матур аяк киеме кияргә теләсә? Бу да тәкәбберлекме?" дип сорады. Пәйгамбәребез: "Аллаһ - матур, матурлыкны ярата, ә тәкәбберлек ул - хаклыктан баш тарту һәм кешеләрне кимсетү", диде.

Матур киенү, матур итеп яшәү тәкәбберлек дигән сүз түгел. Тәкәбберлек кешенең тышкы кыяфәтендә чагылмый, эчендә утыра. Кемдер тыштан бик түбәнчел булып кылана, эчендә әллә нинди зур Фиргавен "утыра". Кайбер кешеләр зәвыклы итеп киенәләр, ләкин үзләре шулкадәр түбәнчел. Хәсән: "Кайбер кешеләр түбәнчелекләрен - киемнәренә, тәкәбберлекләрен йөрәкләренә салдылар", диде.

Тәкәбберлек буш урыннан килеп чыкмый. Тәкәбберләнү өчен кешедә нәрсәдер булырга тиеш. Кемдер үзендә булган малы, дәрәҗәле урыны белән масая. Андыйлар кичә генә әллә кайдан күреп сәлам бирсә, бүген танымый китеп барырга да мөмкиннәр. Аллаһ бүген бирсә, иртәгә тартып та ала бит.

Кемдер үзенең белеме, гыйльми дәрәҗәсе белән шапырына. Тәкәбберлекнең никадәр зур афәт икәнен дә белдертмәгән белем, белем дип аталырга хаклымы икән ул? Шуңа күрә, "мин - галим", дип күкрәк кагучыга караганда, "мин - надан" дип йөрүче дустың хәерлерәк. Үзеңнең надан булуыңны аңлау өчен дә күп гыйлем һәм зиһен кирәк.

Кемдер үзенең аерым милләт вәкиле булуы белән башкалар каршында борын чөя. Без өстен, сайланган халык дип, үзен күтәрә, башкаларны кимсетә. Кеше яһүд, урыс, яки татар, яки игглиз булганы өчен генә, һич тә башкалардан өстен була алмый. Һәр милләт тарихында үзенең горурланып искә алырдай бөек шәхесләре булды, үзен мәсхәрә калдыручы хурлыклары да килде. Аллаһ Тәгалә: "Аллаһ каршында гөнаһтан ныграк сакланучыгыз хөрмәтлерәк", диде ("Бүлмәләр" сүрәсе, аять).

Раббым безләрнең күңелләребезне тәкәбберлек афәтеннән сакласын, холкыбызны түбәнчелек сыйфаты белән зиннәтләсен. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәүләрне насыйп итсен, һәркайсыбызны үз күзе алдында - кечкенә, ә башка кеше каршында зур итсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: