Туган як

Минбәрдән торып...

«Галимнәр кабердә ятсалар да - тереләр, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә - үлекләр»... (Корбан гаете вәгазе. Һиҗрәттән 10 зөлхиҗҗә, 1436 ел). «Туган як» газетасын укучылар үтенече буенча, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның быел Корбан гаетендә мәчеткә җыелган халык алдында сөйләгән вәгазен (кыскача) «Догалы өй»не укучыларга тәкъдим...

«Галимнәр кабердә ятсалар да - тереләр, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә - үлекләр»... (Корбан гаете вәгазе. Һиҗрәттән 10 зөлхиҗҗә, 1436 ел).
«Туган як» газетасын укучылар үтенече буенча, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның быел Корбан гаетендә мәчеткә җыелган халык алдында сөйләгән вәгазен (кыскача) «Догалы өй»не укучыларга тәкъдим итәбез.
Мәгърифәт иясе
Адәмнәрдә күп кенә яхшы сыйфатлар булырга мөмкин, әмма аны башкалардан аеручы хосусият-үзенчәлек булып, бары тик гыйлем тора. Тормышын халкыбызның мәгърифәтен үстерүгә багышлаган Риза Фәхреддин хәзрәтләре моннан 100 ел элек язган «Шәкертлек әдәбе» китабын шушы юллар белән башлый: «Гыйлем - дөньяда һәм ахыйрәттә үзеңә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белүдер. Гыйлем - инсаннарга хас булган бер сыйфат. Гыйлемнән башка сыйфатлар, мәсәлән, батырлык (баһадирлык), юмартлык, шәфкать итүчелек кебекләр кайбер вакытта хайваннарда да табыла». Әмма мәгърифәт, белем бары кешедә генә була.
Җир йөзендә кешеләргә кадәр дә җан ияләре яши. Бер көнне Аллаһы фәрештәләренә кеше дигән затны бар итәчәген хәбәр иткәч, фәрештәләр сөенергә ашыкмый. Бу хәл Коръәндә шулай тасвирлана: «Раббың фәрештәләренә хәбәр бирде: Мин җир байлыкларын мирас итәчәк кеше дигән затны бар итәчәкмен, диде. Фәрештәләр: «Җир өстендә бозыклык кылып, кан коючы затны булдырырсың мени? Без бит Сиңа тәсбих әйтеп, Сине зурлап торабыз», диделәр» («Бәкара», 30нчы аять).
Фәрештәләр кеше дигән затны «җир өстендә бозыклык кылып, кан түгүче», диделәр. Кызганыч, фәрештәләрнең фаразында хаклык булуын тарих күрсәтте. Узган гасыр сугышларының корбаннарын гына алсак та, аларның саны 100 млн.нан артык булды.
Бу яктан караганда, әлбәттә, гөнаһсыз фәрештәләрнең сүзләрендә хаклык һәм алар - кешедән өстен затлар. Әмма, кешене бар итүче Аллаһы, фәрештәләр белмәгән, аларда булмаган затлы сыйфатның кешедә булуын белде һәм: «Мин сез белмәгәнне беләм», дип җавап кайтарды. Шуннан соң, Ул атабыз Адәмгә мәгърифәт ишекләрен ачты. Аллаһы Адәмгә дөньядагы бар әйберләрнең атама-исемнәрен өйрәтте, ул нәрсәләрне фәрештәләренә күрсәтте һәм: «Әгәр хак ияләре булсагыз, аларның исемнәрен Миңа атап күрсәтегез», диде (31нче аять).
«Әгәр үзегезне Адәмнән өстен дип уйласагыз, әйдәгез, сез дә әлеге исемнәрне атап чыгыгыз!» Фәрештәләр сүзсез калдылар һәм хаталарын аңлап, акланырга тырыштылар: «Син - бар кимчелектән пакь. Син безгә өйрәткәннән башкасын белмибез. Син - Белүче һәм Хикмәт иясе» (32нче аять).
Шулай итеп, Адәм дигән затны җир һәм күкләрдә дәрәҗәле иткән иң зур сыйфат мәгърифәт-белем булды. Шуңа күрә, ислам күзлегеннән караганда, җир йөзенә тәүге мәртәбә аяк баскан кешеләр ниндидер надан-томаналар түгел, киресенчә, алар кешелекнең камиллеге булдылар. Хәдистә килгәнчә, җәннәткә кергән кешеләр - иң камил рәвештә, Адәм кебек булачаклар.
Туксан алтынчы елда авыл мәктәбендә гарәп графикасы өйрәткәндә, бишенче класс балаларына Адәм белән Һава турында сөйләдем. Алар үзләренең маймылдан чыкмаганнарын белгәч, бик сөенделәр. Хәтта, тарих укытучылары белән бәхәскә кергәннәр. Мине директорга «келәмгә» чакырып пешерделәр. Шулай шул, кемнең маймылдан чыгасы килсен инде?! Аллаһы Тәгалә безне: «Сезнең әби-бабагыз - акыл иясе булдылар. Аларның мәгърифәте каршында фәрештәләр баш иделәр», дип сөендерде. Ә без чиста, матур, акыллы әби-бабаебыздан баш тартып: «Юк, инде. Без - акылсыз, йонлы, надан шимпанзе балалары», дидек. Бу - ялган һәм гаделсезлектер. Мәктәп укытучылары да моны хакыйкать буларак түгел, фәнни бер фараз буларак кына укытмасалар, зур гөнаһка чумачаклар.
Мәгърифәт - адәмнәргә Аллаһы тарафыннан бирелгән нигъмәт, Раббыбыз ул нигъмәтне сакларга, аны камилләштерергә боерды.
Белем фазыйләте
Безне мәктәптә, ишектән кергәндә, көн саен, «Укырга, укырга, укырга» дигән кагыйдә каршы ала иде. Сүзләре бик хаклы, әмма авторының Ленин булуы шикле. Моннан 1400 ел элек Аллаһы Җәбраил фәрештәне соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд янына җибәрә. Фәрештә пәйгамбәргә: «Укы!» дип әйтә. Пәйгамбәр: «Мин укый белмим», дип җавап кайтара. Фәрештә янә: «Укы!» ди. Пәйгамбәрнең җавабы шул ук кала. Шуннан соң Җәбраил пәйгамбәрне канатлары белән кочагына кыса, хәтта пәйгамбәребезнең тыны киселә һәм өченче мәртәбә: «Укы, юктан бар итүче Раббыңның исеме белән», ди һәм пәйгамбәр укый башлый. Шулай итеп, Коръәннең беренче иңгән аяте: «Укы!» дигән әмер белән башлана.
Аллаһыдан иңгән гыйлем нурын пәйгамбәр тирә-юньгә чәчә. Җир йөзендә пәйгамбәребезнең мәдрәсәсендә 23 ел тәрбия алган сәхабәләр буыны үсеп чыга. Мөселман өммәте гыйлем тарату белән мәшгуль була. Бүгенге көндә яһүдиләр дә, насаралар да гыйлем мирасында ислам өммәте белән көч сынаша алмыйлар. Пәйгамбәрдән калган хәдис җыентыклары ничек төзелгән, ялган кермәсен өчен нинди шартлар куелган, нинди юл белән киләсе буыннарга тапшырыла - әлеге фәннәрне өйрәнгән шәрык, белгечләре гаҗәпләнә. Пәйгамбәрнең кияве Гали: «Аллаһы башкаларга - малны, безгә гыйлемне бирде. Без табышлы булып чыктык, чөнки байлык бетә, ә гыйлем артып тора», ди.
Сезгә пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып, гыйлемнең андагы 5 фазыйләтен китерәсем килә. Әлеге хәдис Имам Әхмәтнең хәдисләр җыентыгында саклана, пәйгамбәребез әйтә:
1.«Кем барган юлында гыйлемгә таяна, Аллаһы аңа җәннәткә юлын җиңеләйтә». Тормышында гыйлемгә таянган адашмас, беркайчан да ут юлына китмәс. Кешегә нәрсә бәхет китергәнен, нәрсә хәсрәт китергәнен яхшы белер. Гыйлемсез мөселман -
төнлә белән машинасының утын сүндереп кайтучы кебек, юлның юнәлешен дә, чокыр һәм борылмаларны да күрми. Шуңа күрә дә, «гыйлем - яктыртучы нур», дигәннәр. Риза хәзрәтләре: «Гыйлем - дөнья сукырлыгыннан, ахыйрәт газабыннан коткаручы нурдыр», диде.
2.«Фәрештәләр гыйлем эстәүченең юлына канатларын җәяләр». Гыйлеме сәбәпле, Адәм фәрештәләрдән өстен булды, аңа баш иделәр. Дөнья беткәнче хак гыйлем юлыннан барган адәмнәрнең аяк асларында, келәм булып, фәрештәләрнең канатлары ятачак. Нинди хөрмәт һәм дәрәҗә, гыйлем эстәүчеләргә. Әгәр Габдуллаһ ибн Мәсгут гыйлем эстәүчеләрне күрсә: «Рәхим итегез, хикмәт чишмәләре, караңгылык шәмнәре, иске кием, яңа күңел ияләре, милләт чәчкәләре», дип әйтә торган булган.
3.«Гыйлем иясе өчен - күктә, җирдә яшәүчеләр, хәтта суда булган балыклар да Аллаһыдан кичерү сорыйлар». Раббыбызның гыйлем эзләүчеләргә булган тагын бер бүләге - аның өчен бар җан ияләре дә изге дога кылалар. Хайваннар, кошлар, кечкенә хәшәрәт һәм кырмыскалар, суда яшәүче балыкларга кадәр: «Йә, Раббым, гыйлем иясенең гөнаһларын кичерсәң иде», дип дога кылалар.
4.«Галимнең гади кеше каршындагы өстенлеге - тулы айның башка йолдызлар каршында булган өстенлеге кебек». Күк йөзенең зиннәте - андагы йолдызлар һәм ай. Әлбәттә, ай безгә йолдызлардан күпкә якынрак һәм аның яктысы җиргә күбрәк яктылык бирә. Шуның кебек, галимнең дә кешелеккә булган нуры, башкалардан күбрәк ирешә.
5. «Галимнәр - пәйгамбәрләрнең
варислары, пәйгамбәрләр үзләреннән соң алтын һәм көмеш калдырмадылар, бәлки, мирас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул мираска ирешсә, ул бөек өлешкә ирешә». Җир йөзендә күп мөлкәт ияләре яшәде, зиннәтле сарайлар, биек каланчалар күтәрде. Әмма, беренчедән, барысы да теге дөньяга буш кул белән киттеләр; икенчедән, күпләренең калган малларын яки үз балалары таратып бетерделәр, яки яңа килгән патшалар талап алды. Хәтта, XIX гасырда хәләл акчасына 100дән артык мәчет-мәдрәсә торгызган, йөзләгән галимнәрне чыгарган Әхмәт бай Галиевнең дә, инкыйлабтан соң, күп малын талап бетерәләр. Мәчетләрнең күпмеләре җимерелә, исән калганнарының да кайберләрен дәүләт әле дә кире кайтарып бирмәде. Ырынбурның атак-лы «Хөсәения» мәдрәсәсенең бинасы моңа дәлилдер. Юмарт байның изгелекләре күп булды, Аллаһы разый булсын. Әмма тормышын чыра яктысы астында, кулына каләм тотып, гыйлем алып, гыйлем таратып уздырган остазларның мирасы инкыйлабны гына түгел, 80 еллык дәхрилек чорын да үткәрде. Бүген дә мәдрәсәгә килгән шәкертнең, беренче итеп, кулына Максуди хәзрәтнең «Мөгаллим сәни» китабын тоттырабыз. Риза хәзрәтнең китапларына нигезләнеп күпме имамнар мәчетләрдә вәгазь сөйлиләр. Мөгаллимәләребез бакча һәм мәктәпләрдә Риза хәзрәт калдырган мирастан файдаланып, балалар тәрбиялиләр. Хәзрәтнең күпме хезмәтләре әле дә архивларда, том-том кулъязма рәвешендә, үз варисларын көтеп ята. Риза хәзрәтләре: «Галимнәр кабердә ятсалар да - тереләрдер, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә - үлекләр», дигән.
Өммәт бәласе
Гыйлемсезлек - өммәтнең төп бәласе. Наданлык күзләрне сукырайта, кеше акны - кара төстә, золымлыкны - гаделлек, яманлыкны - яхшылык, наданлыкны гыйлем итеп күрә. Кулына корал тотып, изге сүзләрне байракка язып, гаепсез кешеләрнең канын коеп йөрүче «Игил» башкисәрләре дә наданлык сазлыгыннан чыгалмыйлар. Бөтен ислам өммәтенең галимнәре әлеге хәрәкәтнең хак диннән ерак булуын игълан итсәләр дә, хамаслыгы ташып торган, әмма гыйлем ягы такыр яшьләр шул адашканнар сафына кушыла.
Гыйлемсезлек сәбәпле, кеше тормышта була торган вакыйгаларга дөрес бәя бирми. Әгәр кешеләр тормышка Коръән күзлегеннән карарга гадәтләнсәләр, яшәү күпкә җиңелрәк булыр иде. Хак гыйлем безгә күп кенә хаталарыбызны бөтенләй кылмаска ярдәм итә.
Гыйлем безгә ике яхшы эшнең хәерлерәген сайларга, ике явызлыктан зарары азрак булганын табарга ярдәм итә. Күз алдымда булган хәл: бер бабай үлгәч, әби балаларына табиб биргән үлем белешмәсен укырга кушты. Кәгазьдә «үз-үзенә кул салган» дигән язуны күргәч, әбекәй сөенде һәм: «Әй, Аллаһыга шөкер. Үтергәннәр дип курыккан идем», диде. Күпләр, кеше кулыннан китүгә караганда, үз-үзеңне һәлак итүнең хөкеме җиңелрәк дип уйлыйлар.
Әйдәгез, әлеге мәсьәләгә дин күзлегеннән карыйк: үз-үзен, гаиләсен, өен, байлыгын саклап залим кулыннан киткән кешенең үлеме изге шәһит үлеме санала. Ә үз-үзенә кул салган кеше туп-туры җәһәннәмгә китә. Әйе, күпләр әлеге яман эшкә дөнья авырлыгын җиңәргә үзләрендә көч таба алмаганлыктан, чыгу юлын күрмәгәнлектән баралар. Әмма, бу гөнаһ сәбәпле, анда аны нинди газап, нинди хәсрәт көтә? Пәйгамбәребез: «Кем үзен таудан сикереп үтерә, аны фәрештәләр җәһәннәмдә бертуктамый өстән атачаклар. Кем үзен агу белән үтерә, аны җәһәннәмдә агу белән газаплаячаклар. Кем үзенә тимер белән кадый, аны утта тимер белән газап тотачаклар», диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Еш кына, туганнары килә, алар өчен дога кылуны сорый... Үзен шул газапка дучар иткән икән, туганнары нәрсә эшли ала? Әгәр иман белән киткән булса, Аллаһы гафу итсен инде...
Гыйлемсезлек сәбәпле, гаиләдә күпме проблема килеп чыга. Күп кенә гаиләләр башыннан ук дөрес төзелми. Атаның рөхсәтеннән башка күпме кызлар кияүгә чыгалар. Андыйларга никах укучы имамнар ничек җавап бирер?! Сөекле пәйгамбәребез: «Кайсы гына хатын-кыз вәлиенең (хуҗасы) рөхсәтеннән башка кияүгә чыкса, аның никахы юк, аның никахы юк!» ди. Кайбер кызларның әти-әниләре аерылу сәбәпле, әтине никахка да чакырмыйлар. Ата кызы белән аралаша, ярдәм итә, ә никах аннан башка үтә. Талактан соң ул әнинең ире булудан туктый, әмма кызның әтисе булудан туктамый. Мондый никах, укылса да, кабул булмый.
Кайбер ирләр, талашкан саен, хатыннарына «талак» сүзе яудыра. Ир авызыннан хатынына өч мәртәбә «талак», яки «без аерылдык», «без ир белән хатын түгел», кебек сүзләр чыкса, гаилә җимерелә. Өч талак әйтеп аерылганнан соң алар яңадан кушыла алмыйлар. Аның өчен хатын башка иргә кияүгә чыгып, аннан берәр төрле сәбәп белән аерылса гына, яңадан әлеге иренә кайта ала. Монда да үзеңне беренче иреңә хәләлләштерү нияте белән махсус кияүгә чыгып, аннан аерылырга ярамый. Күпме парларның аерылышканнан соң кушыласы килә, әмма өч талактан соң җиңел генә кушылу юк. «Талак» - уен эш түгел, ир аны әйтер алдыннан җиде түгел, җитмеш мәртәбә уйларга тиеш.
Гыйлемсезлек сәбәпле килеп чыккан афәтләргә мисалларны чиксез китерергә була. Наданлыкка нигезләнеп кылынган игелек тә явызлык булып чыгарга мөмкин. Халифә Гомәр ибн Габделгазиз: «Гыйлемсез рәвештә гамәл кылучы, файдасына күрә зарарын күбрәк китерә», ди.
Китаплы ишәктәй
Гыйлемнең, сабак алуның абруе бихисап зур, әмма гыйлем беркайчан да үзмаксат булмады. Гыйлем - изге гамәлгә юл. Пәйгамбәрнең сәхабәсе Гали: «Әгәр гыйлем бер кешегә килеп керсә, ул үзенең иптәшен чакыра башлый. Иптәше җавап бирсә -
кала, җавап булмаса - китеп бара. Гыйлемнең дусты - гамәлдер», диде. Яхшы гыйлем туплап та, тормышында кулланмаган кеше - сыртына китап төягән ишәктәй. Гыйлем кешенең күңелен, тормыш рәвешен үзгәртергә тиеш. Кайбер кешегә нәсихәт бирә башласаң, ул: «Мин беләм», ди. Күп белә ахры, әмма белеме үз-үзен тотышында, яшәгән тормышында күренми. Кайвакыт, күп китаплар укыйбыз, вәгазьләр тыңлыйбыз. Әмма, белгәннәребез белән гамәл кылмыйбыз. Берәүләр өчен хак гыйлем дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә сәбәп булса, икенчеләрнең башларына хәсрәт булып төшә. Пәйгамбәребез: «Гыйлемне галимнәр каршында масаю, наданнарны бәхәстә җиңү, мәҗлесләрдә игътибар үзәгендә булу өчен алмагыз. Алай эшләгәннең урыны ут, уттыр», ди.
Элгәре заманнардан ислам өммәте гыйлемгә тартылган. Әгәр кайбер диннәр фән белән шөгыльләнүчеләрне гаепләп, утларда яндырсалар, ислам акыл ияләрен фәнни ачышларга этәргән. Медицина (тыйбб), астрономия (фәләк), химия (кимия), алгебра (әль-җәбра) фәннәрендә күп ачышларның мөселман галимнәренеке булуы сер түгел.
Моннан 1400 ел элек пәйгамбәребез укый-яза белмәгән халык кулына каләм-кара тоттырган. Сугышта әсир булган дошман, мөселманга укырга-язарга өйрәтсә, аны азат итә торган булган. Безнең халкыбыз да күпме әдәбият нәшер иткән, күпме мәдрәсәләребез булган. Бүген татар матбугаты бетеп бара, газета-журналларның тиражлары кими.
Һәр мөселманга тиешле башлангыч белемнәрне без дә өйрәник, тормышта кулланыйк. Мәчетләрбездә кичке укуларыбыз башланды. Гыйлемең яныңда булса, тормыш юлында югалмассың, ким-хур булмассың. Риза хәзрәт: «Гыйлем - аулакта иптәш, горбәттә - сердәш, дуслар хозурында зиннәт, дошманнарга каршы үткен коралдыр», дигән.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: