Туган як

Минбәрдән торып

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте рәхимсезгә һичкайчан төшмәс... Соңгы вакытта «ислам», «мөселманнар», «шәригать» сүзләрен ишеткәндә, кешеләрнең күңелләрендә тынычлык, шатлык, ышаныч туасы урында, кайберәүләрне борчу, курку тойгысы били башлады. Ислам-мәчет дигәндә - намаз һәм дога урынына кешеләр күз алдына кан кою, шартлау кебек куркыныч килеп баса. Татар авылларында бабайларыбыз гает көннәрендә, урам-урам, «Аллаһу...

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте рәхимсезгә һичкайчан төшмәс...

Соңгы вакытта «ислам», «мөселманнар», «шәригать» сүзләрен ишеткәндә, кешеләрнең күңелләрендә тынычлык, шатлык, ышаныч туасы урында, кайберәүләрне борчу, курку тойгысы били башлады. Ислам-мәчет дигәндә - намаз һәм дога урынына кешеләр күз алдына кан кою, шартлау кебек куркыныч килеп баса. Татар авылларында бабайларыбыз гает көннәрендә, урам-урам, «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән гаетләргә килгәннәр, аларны ишеткән олысы-кечесе күңеле бәйрәм рухы белән тулган. Бүген исә яңалыкларда «Аллаһу әкбәр» сүзе яңгыраса, димәк, тагын кайдадыр кемнедер атканнар, шартлатканнар... Элгәре заманнардан ук ислам динен пычратырга, кешелеккә каралтып күрсәтергә тырышулар булган. Фәлсәфә әһелләре, миссионерлар, шәрык белгечләре, тарихчылар... Бүген аларга эш бетеп бара, яки эш алымнары үзгәрә? Чөнки, ислам дине белән хәзер инде үзләрен мөселман дип атаучы кемсәләр көрәшә һәм шактый «уңыш»ка ирешә. Исламны пычрату өчен күпме оешмалар акча түгеп, 20-30 елда да эшли алмаганны, хәзер үзен «ислам дәүләте» дип игълан иткән башкисәрләр 2-3 ел эчендә күбрәк зарар китерделәр.

Ни өчен шулай?

«Ислам дәүләте»... Париж урамнарында «Аллаһу әкбәр» сүзе белән гади кешеләргә, балаларга һәм хатын-кызларга һөҗүм итүләр... Әлбәттә, һәр җинаятьнең башында «заказчы» тора, әмма мине, дин әһеле буларак, подрядчыларның кем булуы борчуга сала. Ислам динен надан мөселманнар кулы белән каралту, кешелекне Аллаһының диненнән биздерү бара. Алар үзләрен мөселман дип уйласалар да, кызганыч, дин гыйлеменнән бик ерак торалар һәм җаһилият караңгылыгыннан чыга алмыйлар. Гомумән, өммәтнең күпчелеге бүген дини наданлыкта, күпләрнең укыйсылары да, өйрәнәселәре дә килми. Бездә дә кайвакыт ашка барсаң, һәрберсе галим, профессор, бөтен әйберне беләм, дип уйлый.

Еш кына «атеизм чорында мондый проблемалар булмады, без тыныч һәм тәртипле яшәдек», дигәнне ишетергә туры килә. Ул чорда кешеләрдә гаиләдән, әби-бабайдан кереп калган ниндидер кыйммәтләр, рухи тәрбия әсәрләре бар иде. Аллаһысызлык сәясәте әкрен генә күңелләрдән рухи кыйммәтләрне кысрыклап, матди кыйммәтләр белән генә яшәргә өйрәтте. Изге урын буш тормас, нәтиҗәдә, күңел түренә яңа «иляһ» кереп урнашты. Кешелек үзенең мин-мине булган нәфесенә, яшәгән дөньясына табынырга тотынды, акча, мал колына әйләнде. Пәйгамбәребез: «Бәхетсез - алтын колы, бәхетсез - көмеш колы», дигән. Яңа «иляһ»нең үз таләпләре, үз кыйммәтләре: булдырып булганда күбрәк йолкырга, ничек тә күбрәк алып калырга... Һәр кешенең дөньяны үзенеке итәсе килә, аның дөньясына кулын сузучы шунда ук дошманга әйләнә. Йөрәкләрдә кешелекне яшәтүче, алга этәрүче төп нигезләрнең берсе булган мәрхәмәтлелек, игелеклелек сыйфатларына урын калмады.

Аллаһы Тәгалә кешеләрне бар кылгач, аларга: «Ничек теләсәгез, шулай яшәгез», димәгән. Кешеләр җир өстендә дөрес яшәсеннәр, җир байлыкларын дөрес бүлешсеннәр, бер-берсен рәнҗетмәсеннәр өчен, Аллаһы һәр халыктан иң лаеклы кешеләрне сайлап, аларны пәйгамбәрләр иткән. Һәр пәйгамбәр үз халкына аларның Кем җирендә яшәүләрен, Кем тарафыннан бар кылынганнарын, Кемнең генә колы булып яшәргә тиешлекләрен һәм Кем каршына кайтып җавап тотачакларын аңлаткан. Күңелләргә үзара хөрмәт, гаделлек, ярдәмләшү кебек тормыш өчен зарурый булган кыйммәтләрне сеңдерергә тырышканнар. Нух пәйгамбәр 950 ел халыкны дингә өндәп, күпме кимсетүләргә түзгән. Халык аннан көлә, ә ул аларны туфан суыннан саклап калу өчен көймә кора. Ибраһим пәйгамбәр, Исмәгыйл, Исхак, Якуп, Муса һәм Һаруннар, Даут - Сөләйманнар, Мәрьям улы Гайсә, Мөхәммәт пәйгамбәр - барысы да Аллаһының изге пәйгамбәрләре булдылар, барысы да Бер Аллаһыга өндәделәр.

Аллаһы биргән акылларыбыз белән уйлап карыйк, әлеге изге кешеләр бу җиргә нинди максат белән килделәр? Кешеләрне үтереп, аларның каннарын түгү өченме? Бөтен дөньяны куркытып, тормышларны җимерү өченме? Адәм балаларын золымлык белән әсирлеккә алып, видеокамера каршында аларны сарык суйган кебек сую өченме? Бу - акылга сыймый торган нәрсә, Аллаһы иңдергән диннең нигезенә каршы килә торган күренеш.

Диннең нигезен, максатын белмәүче наданнар, үзләренә нинди генә изге исемнәр таксалар да, авызларыннан нинди генә изге сүзләр чыкса да, баш очларыннан нинди генә бөек сүзләр белән байраклар күтәрелсә дә, исламны күтәрүчеләр түгел, алар - исламны җимерүче, диннең, кешелекнең дошманнары.

Әгәр Коръәннең беренче битен ачсак, без анда: «Бисмилләһи ир-рахмән ир-рахим», ягъни «Мәрхәмәтле, Шәфкатьле Аллаһы исеме белән», дигән изге сүзне күрәбез. Чыннан да, Аллаһы Рәхимле, безне дә мәрхәмәтле булырга чакыра. Татар телендә кулланыла торган рәхимлелек, мәрхәмәтлелек барысы да бер тамырга - рәхмәт сүзенә кайта. Хәтта, мәрхүм сүзе дә «рәхмәт төшкән» дигән мәгънәне бирә. Без кешеләргә әйтә торган рәхмәт сүзенең дә иң дөресе - рәхмәт яусын, ягъни Аллаһының рәхмәте булсын, дигәнне аңлата. Әбиләр: «Рәхмәт үзе генә булмас», дип белми әйтмәгәннәр. Безнең рәхмәт сүзен русчага тәрҗемә итсәк, «милость» була. Һәм бу урында «Что за милость, чья милость?» дигән сорауны бирәсе килә. Шуңа күрә, рәхмәт үзе генә тулы мәгънәне бирә алмый, ә «Аллаһының рәхмәте яусын» дигән сүз, сиңа изгелек кылучыга дога кылу була. Русларда да «спасибо» сүзе - «спаси вас Бог» сүзеннән, ягъни догадан чыккан. Шулай, заманалар үзгәреп, сүзләрне кыскартабыз, асыл мәгънәләрен югалтабыз. Тиздән «спасибо»сы белән «рәхмәт»е дә архаизм булып калмаса ярый инде...

Аллаһы, рәхмәте белән, кешелекне яратты. Күктә, җирдә булган һәр мәхлук Аның рәхмәте астында яши. Һәр нигъмәт Аннан килә, һәр афәт бездән Аның рәхмәте белән китә. Аның гыйлеме, көче кая кадәр җитсә, рәхмәте дә шунда кадәр ирешә.

Аллаһының рәхмәте белән җир өстенә пәйгамбәрләр килгән, рәхмәте белән Китап-лар иңгән.

Шәригатьнең һәр кануны - Аның рәхмәтедер.

Бүген шәригать дигән сүз, күпләр өчен куркыныч булып тора. Ә бит Аллаһы Үз кануннарын кешеләрнең тормышларын җимерү өчен түгел, бәлки тәртипкә салу, яхшырту өчен иңдерде.

Сөбханаллаһ, шәригать законы дигәч, кешенең күз алдына баш кисүләр килә, нишләптер, «ата-анаңа «уф» дип тә әйтмә», «фәкыйрьлектән куркып балаңны үтермә», дигәне килми.

Фарызы, хәрамы

Аллаһы безгә нәрсәнедер куша (фарыз), нәрсәнедер тыя (хәрам). Әмма, һәр фарызда һәм хәрамда - Аллаһының рәхмәте ята.

Беренчедән, Аллаһы кешенең тормышы өчен чыннан да кирәк булган нәрсәләрне генә куша. Һәр фарызның үз максаты, үз файдалары бар. Икенчедән, Аллаһы Үзе куша, аннан шул эшне үтәүдә Үзе җиңеллек бирә. Мәсәлән: Аллаһы безгә биш намазны укып баруны йөкләде, ләкин юлчыга кыскартып укырга кушты. Намазны басып кыям белән уку тиешле, ләкин хәленнән килмәгән кеше утырып та укый ала. Тәһарәтсез намаз дөрес түгел, әмма су таба алмаган таяммүм ала. Ураза тотуда да Раббы җиңеллекләр бирә: иң элек Коръәндә ураза тотуны фарыз дип әйтә, аннан соң: «Әгәр сез сәфәрдә булсагыз, яки авырып китсәгез, калган көннәрегезне башка көннәрдә тотып бетерерсез», дип искәртә. Әгәр берәүнең авыруы бөтенләй савыкмаслык булса, ул тотмаган һәр көне өчен бер мескенне ашата (фидия). Шулай ук, шәригать көмәнле хатыннарны (балага зыяны тиярлек булса), бала имезүче әниләрне (сөте бетә башласа) ураза тотудан азат итә. Хатын-кызларның айлык күрем вакытларында, бала тапканнан соң кан килгәндә Аллаһы аларны бөтенләй «ялга чыгара», ул көннәрдә намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар.

Аллаһы Тәгалә кешеләргә кайбер нәрсәләрне хәрам кылды. Күп кешеләр диннең хәрамнарыннан куркалар һәм: «Диндә бөтен әйбер хәрам инде», диләр. Сөбханаллаһ, Аллаһы Раббыбыз бернәрсәне дә сәбәпсез тыймый. Аллаһы хәрамнарны: «Бәндәләрем интегеп яшәсеннәр әле», дип тыймады. Юлда йөрү кагыйдәләрендә дә чикләү һәм тыюлар бар, әмма алар кешеләргә мәслихәт-файда булсын дип, фаҗигалар булмасын өчен куелган. Тауга каршы шуышып менүче фураларны бик узасы килә дә, ләкин каршы як күренмәү сәбәпле сабыр итәргә туры килә. Өйдә дә әни кулына пычак алып ипи кискәндә, өч яшьлек баласы ялтыравык пычакны сорарга тотына, елап куркыта. Әмма, сабыйның күңеле булсын дип, анасы пычакны бирми бит. Баласы сораганын ананың саранлыгы бирдертмиме, әллә йөрәгендә булган рәхим-шәфкатеме? Ана бала белмәгәнне белә: кулына пычак алган бала үзенә, энесенә зарар китерергә мөмкин. Шуңа күрә, ананың рәхим-шәфкате баланы теләгән нәрсәсеннән мәхрүм иттерә. Аллаһы да безне тормышыбызны җимерә, безгә һәм башкаларга зарар китерә торган нәрсәләрдән тыя.

 

«Динебез бик авыр, анда бернәрсә дә ярамый», ди бер кеше. «Ә нәрсә ярамый безнең диндә?» дип сорыйм. Ул: «Менә дуңгыз ите дә ярамый», ди. Әнә шундый бәхетсез, мәхрүм кешеләр инде без мөселманнар. Дөньяның рәхәтен «күрмичә», чучка ашамыйча «тилмереп» яшибез.

Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бернәрсәне хәрам кылганчы, ул нәрсәдән хәерлерәк булган күп нәрсәне хәләл кыла. Аллаһының хәләлләре кешенең хәрамга ихтыяҗын калдырмый. Алыгыз бер чиста кәгазь бите һәм шунда урта бер җиргә: «дуңгыз» дип языгыз. Хәзер, шушы хәрам тирәли хәләл булган ит ризыгын языгыз: сыер, сарык, ат, кәҗә, куян, тавык, үрдәк, каз, күркә. Йорт тирәсендәгеләре генә җитмәсә, ераграк китегез: дөя, болан, поши, кыр кәҗәсе, боҗыр, көртлек, суер... Балыклар дөньясына кереп чумсак, чыга да алмасбыз. Шулай итеп, кәгазьдә урын калмас, ә хәләл ит төрләре һаман бетмәс.

Аракының, урлашуның хәрам булуының сәбәпләрен китереп тормыйм, аның афәтләрен тормыш безгә көн саен күрсәтеп тора.

Адәмнең нәфесе карыша, ни теләсә шуны ашарга, нәрсә теләсә шуны эшләргә тели. Әлхәмделиллаһ, Раббыбыз - Рәхимле, тормышларыбызны үз нәфесләребезгә калдырмады. Хәерле нәрсәләрне хәләл кылды, явыз нәрсәләрдән тыйды.

Изгелек һәм явызлык

Изгелек кылсаң - Рәхимле, явызлык кылсаң -Гадел. Кешеләрнең гомер буе кылган эшләре, әйткән сүзләре фәрештәләр тарафыннан язылып, беркетелеп бара. Аллаһы Тәгалә: «Кеше бер генә сүз әйтсә дә, янында күзәтеп торучы әзер булыр», диде («Каф», 18).

Бер як фәрештәң - изгелекләреңне, икенчесе явызлыкларыңны язып бара. Кыямәт көнендә дәфтәрләрнең икесе үлчәүнең ике ягына салына. Ләкин, кешеләргә савап һәм гөнаһ язылу тәртипләрендә дә без Раббыбызның безгә булган чиксез рәхмәтен күрәбез. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәнчә: әгәр кеше изгелек кылырга ният итсә һәм ул изгелеген кылса, Аллаһы фәрештәсенә ул изгелеген уннан алып җиде йөзгә кадәр арттырып яздыра. Чынлыкта, бер изгелек кылды, җиде йөзгә кадәр изгелек дип язылды. Әгәр кеше изгелек ният итеп, ул изгелеген кыла алмаса, Аллаһы фәрештәсенә: ул бер изгелек кылды, дип яздырта. Кешенең изге эшләре күбрәк җыелсын, ул җәннәтле булсын дип, Аллаһы рәхимлеге белән изгелекләрне арттыра. Ә гөнаһларның җәзасына килгәндә, монда Аллаһы Гадел була. Әгәр кеше бер гөнаһны кылам дип ният итсә һәм аны эшләсә, аңа бер гөнаһлы эш кылды, дип языла. Ике дә, өч тә түгел - бер гөнаһ! Әгәр кеше бер гөнаһ эшне ниятләп, соңыннан ул эшен кылмаса (уйлангандыр, төзәлгәндер), аңа туктаганы өчен бер изге эш дип языла.

Кешеләрнең әҗер-саваплары күбрәк җыелсын өчен, Аллаһы бәндәләре белән сатулаша. Пәйгамбәребез: «Җәмәгать намазының савабы ялгыз укыган намаздан 27 мәртәбә артык язылыр», диде. Мәсәлән, авылда бер кеше бәрәңге сата. Мәшәкать юк, өйдән килеп чиләген 100 сумнан алып китәләр. Әгәр күршесе кереп аңа: «Син нәрсә, бәрәңгеңне әнә теге урамга илтеп сатсаң, анда чиләген 270 сумнан алачаклар», дисә, сатучы артык акчаны ычкындырмас өчен әллә кайларга барып чыгар иде. Сөбханаллаһ, Раббыбыз безгә: «Намазыңны өеңдә башкарсаң -

бер бәядән, минем өемә - мәчеткә килеп башкарсаң, 27 мәртәбәгә артык бәягә алам», диде. Бу Аллаһының рәхмәте түгелме? Әгәр шул ук намазны Мәдинә шәһәренә килеп, пәйгамбәрнең мәчетендә укысак - 1000 намазга, әгәр Мәккәдә Кәгъба каршында башкарсак, бер намаз 100 мең намазга тәңгәл. Изге Мәккәдә ике рәкәгать намазны 5-10 минутта башкарасың һәм ул ике йөз рәкагатькә тора. Әгәр кеше көненә 12 рәкәгать сөннәт намаз башкара дип алсак, 200 мең рәкәгатьне 45 елдан артык вакыт укырга кирәк.

Дин, шәригать кануннарын дөрес итеп өйрәнгән кеше Аллаһы Раббыбызның чыннан да чиксез рәхмәт иясе булуына инана. Адәм балалары Аның җирендә яшиләр, Ул биргән йөзләрчә төрле хәләл ризык ашыйлар, алары өчен рәхмәт әйтмиләр, берсен тыйса, шундук зар кылырга тотыналар. Күпме гөнаһ-хаталарга чумалар, ә Аллаһы Үз ризыгын өзми, ай ахырында хисап кәгазе дә җибәрми. Җир өстендә кояш яктысын һәм җылысын алып яшәүче җиде миллиард кешенең күпмесе генә Раббысына шөкер итә, ә Аллаһы - Сабыр, кояшны да сүндерми, суларны да япмый. Кешелек өстенә килүче бәла-казалар да, кешеләр кичерүче кайгылар да кешелекнең кылган гөнаһларының ачы нәтиҗәсе булып тора.

Аллаһы - Рәхимле, пәйгамбәре дә җир өстенә Аның рәхмәте булып килде. Аллаһы Тәгалә: «Сине бөтен галәмнәргә дә рәхмәт итеп җибәрдек», диде («Пәйгамбәрләр», 107).

Пәйгамбәребез барча кешеләргә һәм җеннәргә, хайваннарга һәм үсемлекләргә дә Аллаһының рәхмәте булып килде.

Сөекле пәйгамбәребезнең кешеләрне дингә өндәүнең нигезендә мәрхәмәтлелек ятты. Ул кешеләрнең тормышларын яхшы якка үзгәртергә, аларны гөнаһлардан саклап, җәннәт юлына юнәлтергә теләде. Һәркемнең кайгысы - аның кайгысы, һәркемнең шатлыгы аның шатлыгы булды. Аллаһы Тәгалә: «Сезгә үз арагыздан илче килде, аның өчен сезнең хәсрәтләрегезне күрү авырдыр. Ул сезнең өчен кайгыра, иман ияләренә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтледер», диде («Тәүбә», 128).

Әгәр пәйгамбәр кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булмаса, ул үзенә кешеләрне ияртә алмас иде. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһының рәхмәте белән син аларга карата миһербанлы булдың. Әгәр син аларга рәхимсез булсаң, алар синнән качар иделәр», диде («Әль-Гыймран» 159).

Пәйгамбәр үзенең нурлы йөзе, киң йөрәге белән миллионлаган кешеләрнең күңелләрен яулады, бүген дә яулап килә. Пәйгамбәрне үтерим дип кылыч тотып килгән кешеләр аның нурын күреп, иң тугры сәхабәләренә әйләнделәр.

Мәрхәмәтсезлек - мөселман өммәтенең генә бәласе түгел. Бөтен дөньясы шуңа әйләнеп бара. Ләкин, үзен Аллаһының бәндәсе, Мөхәммәт пәйгамбәрнең өммәте дип йөрүчеләрнең рәхимлелек сыйфатларын югалтулары аеруча кайгыга сала. Чөнки, безнең кулда Коръән, пәйгамбәрнең хәдисләре бар, ә кемдәдер ул юк. Шушы байлыкларыбыз булып та, әгәр без үзгәрмәсәк, диннең төп сыйфатларын үзебезгә сеңдермәсәк, ничек без Аллаһы бәндәләре, Мөхәммәт өммәте булырбыз? Аллаһы Тәгалә: «Сез кешеләр арасыннан чыккан иң хәерле өммәт булдыгыз. Игелеккә чакырасыз, яман эшләрдән тыясыз. Аллаһыга иман китерәсез», диде («Әль-Гыймран», 110).

Аллаһы Рәхимле, безгә дә Ул мәрхәмәтле булырга кушты. Пәйгамбәребез: «Башкаларга рәхимле булмаганның, үзенә дә мәрхәмәт булмас», диде. Аллаһының рәхмәтенә ирешим, дөньяда бәхетле, ахыйрәттә җәннәтле булыйм дигән кеше Раббысыннан үзенә күбрәк мәрхәмәт бирүен сорасын.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,

Түбән Кама шәһәре

үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: