Туган як

Минбәрдән торып...

Аллаһы Тәгалә безгә, дөньяның бер нигъмәте итеп, яшәгән йортларыбызны, сөйгән гаиләләребезне бирә. Кеше үз өендә тормыш ыгы-зыгысыннан тынычлык таба. Кышкы салкыннарда өй үз куенына сыендырып җылыта, җәйге челләләрдә күләгәсе астында суыта. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһы сезгә өйләрегезне тынычлык, рәхәтлек табу урыны итте», диде («Умарта корты», 80). Үз куышың Әлеге аятьтә яшәү...

Аллаһы Тәгалә безгә, дөньяның бер нигъмәте итеп, яшәгән йортларыбызны, сөйгән гаиләләребезне бирә. Кеше үз өендә тормыш ыгы-зыгысыннан тынычлык таба. Кышкы салкыннарда өй үз куенына сыендырып җылыта, җәйге челләләрдә күләгәсе астында суыта. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһы сезгә өйләрегезне тынычлык, рәхәтлек табу урыны итте», диде («Умарта корты», 80).
Үз куышың
Әлеге аятьтә яшәү урыны дигәндә «сәкән» сүзе кулланыла. Ул сүзнең тамыры «тынычлык»ка барып тоташа һәм, шуңа бәйле рәвештә, кыз балаларга кушыла торган Сәкинә исеме яшәүче һәм тынычлык дигән мәгънәләр аңлата.
Көне буе дөнья ыгы-зыгысында кайнап, кичен өйгә кайткач, арыган тәнең ял итә, талчыккан җаның тынычлык таба. Әгәр кешенең эшендә, кәсебендә тынгысыз булып, өендә тыныч булса, ул сабыр итә һәм белә: өенә кайткач аны рәхәтлек һәм тынычлык көтә. Әгәр кешенең эшендә тыныч булып, өендә гел низаг һәм тавыш булса, монысы бик начар. Чөнки эшендә рәхәтлек тапса да, кичен өенә кайтасын, тагын тавыш чыгасын белеп торуы күңелен тырный. Халкыбыз: «Үз куышың - җан тынычың», дип белми әйтмәгән.
Өеңдә үзең теләгән киемеңне киясең, хатын-кыз гаурәтен ача: яулыгын, озын күлмәген сала. Шуңа күрә, мөселман өе башкалар өчен үзе гаурәт, харам-тыюлык урын булып тора. Аллаһы Тәгалә: «Әй, иман ияләре! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә кермәгез...», диде («Нур» сүрәсе, 27).
Аллаһы Тәгалә Коръәндә «кешенең яшәгән җире - аның шәхси милке», диде. Кеше өенә аяк басарга, хәтта күз салырга теләгән һәркем билгеле шартларны, кагыйдә-әдәпләрне үтәргә тиеш дип боерды.
Уйлап карагыз, моннан 1400 ел элек, гарәп ярымутравында, чүл уртасында Мөхәммәт пәйгамбәр нинди мәдәният-цивилизация белән килде. Ул алып килгән дин кешенең гомерен, дәрәҗәсен, мөлкәтен, гаиләсен, оят җирләрен, өен башкалар өчен харам кылды. Бер-береңнең шушы харамнарын саклау - бер-береңә хөрмәт-ихтирам була. Хөрмәт, ихтирам һәм харам сүзләре барысы да бер тамырдан ясалган.
Харам-тыюлык
Кеше өе - синең өчен харам-тыюлык җире. Әмма, күршеңә, танышыңа йомышың төшсә, нишләргә? Аятьнең дәвамында әлеге харам җиргә керү шартлары әйтелә: «Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт сорамыйча, хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез!» («Нур» сүрәсе, 27).
Әйдәгез динебез буенча өйгә керү әдәпләренә тукталып китик.
Ишек шакып керү. Иң элек кеше матур итеп ишек шакырга, кыңгырауга, домофонга басарга тиеш. Әгәр җавап булмаса, борылып китәргә кирәк. Хуҗаларның өйдә булулары билгеле булса да, әгәр ачмасалар, китеп бару хәерлерәк. Чөнки, ишекне ачу-ачмау - аларның үз ихтыярында. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйдә берәүне дә тапмасагыз, рөхсәт ителмичә кермәгез. Әгәр сезгә, «китегез», диелсә, китегез. Бу сезнең өчен яхшырак булыр», диде («Нур», 28).
Ишекне өч мәртәбә шакырга мөмкин. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез өч мәртәбә керергә рөхсәт сорап та, аңа җавап булмаса, кайтып китсен», диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Галимнәр өч мәртәбә шакуның хикмәтен шулай аңлаталар: беренчесе: хуҗалар ишетсен өчен; икенчесе: әзерләнсеннәр өчен (үзләрен тәртипкә китерәләр, гаурәт урыннарын ябалар); өченчесе: ишек янына килеп яки рөхсәт бирсеннәр, яки баш тартсыннар өчен.
Ләкин, өйдәгеләрнең ишетмәүләре билгеле булса (мәсәлән: карт кешеләрнең колаклары чукрак була, өйләре бик зур, бала-чагасы шаулый), ул вакытта шакуны өчтән арттырырга да мөмкин. Шулай да, ишекне шакыганда, кыңгырауга басканда, әдәп саклау кирәк. Йодрык белән ишек төю, яки аяк белән тибү мөселман гадәте түгел, бәлки эчеп кайткан исерек гадәте. Күршеләр аптырашып: «Күрше мөселман егете мәчеттән кайтты, ахры», дип әйтерлек булмасын. Элгәре заманда өйләр дә кечкенә булган, күңелләр дә нечкәрәк булган. Кешеләр пәйгамбәрнең өенә килсәләр, аннан оялып, ишеген тырнак белән генә шакыганнар.
Ишек шакысаң...
Ишек шакучыга бусаганың уң яки сул ягына басу зарур. Ишек шакучы ишек ачылганда өйнең эчен күрмәслек булырга тиеш. Габдуллаһ ибн Йоср әйтүенчә: «Аллаһының илчесе бер кешенең өенә килсә, ишек каршына басмады, бәлки уң яки сул ягына китә һәм: «Әссәламегаләйкем», дип әйтә иде» (Әбү Даут, Әхмәт риваятьләре).
Бервакыт, бер кеше пәйгамбәребезнең ишеге төбенә килеп, өенә керергә рөхсәт сорый һәм ишек каршына баса. Пәйгамбәребез аңа: «Алай басма, чөнки рөхсәт алу күз карашы белән бәйле», дип әйтә (Әбү Даут риваяте). Чыннан да, кеше өенә рөхсәтсез кермәүнең бер максаты булып, өй эчен чит күзләрдән саклау тора. Хәтта, өйгә кермичә генә, тәрәзәгә башын сузып караган кеше дә гөнаһлы була. Кеше өенә камера, микрофон кебек җиһазлар куеп, өй эчен тыңлап яту харам санала. Пәйгамбәребез: «Кем хуҗаның рөхсәтеннән башка бер өйгә күз салса, аның күзен чыгарсаң да гөнаһ булмас», диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Сәлам биреп
Рөхсәт сорар алдыннан сәлам бирү. Мөселманның һәр сүзе сәлам бирүдән башланырга тиеш. Исламда булган «әссәламегаләйкем» сүзе
«Сезгә Аллаһының сәламе булсын. Мин сезгә тынычлык белән килдем, миннән зарар юк» дигән изге мәгьнә аңлата. Өй хуҗаларына ихлас йөрәгеннән сәлам биргән кеше үзенең изге ниятләр белән килүен күрсәтә.
Бәнү Гамир кабиләсеннән бер кеше пәйгамбәргә килеп аның өенә керергә рөхсәт сорый һәм: «Керимме», дип әйтә. Пәйгамбәребез хезмәтчесенә әйтә: «Бар чык та, аны дөрес итеп керергә өйрәт әле. «Әссәламегаләйкем, керсәм ярыймы», дисен» (Сахих риваяте).
Сәлам бирү кешеләр арасында дуслыкны арттыра, араларны якынайта. Пәйгамбәребез: «Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иманлы булмассыз. Сезгә бернәрсәне өйрәтимме?! Әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз: арагызда сәләм таратыгыз», диде (Мөслим риваяте).
Кемлегеңне әйтү
Кем булуыңны белгертү. Гадәттә, ишек шакучылардан, «кем бар анда», дип сорасаң, алар: «Мин», дип җавап бирәләр. Әгәр йорт хуҗасы синең кем булуыңны белергә теләсә, аңа үзеңнең кем икәнеңне төгәл белгертергә кирәк. Яки исемне әйтергә, яки: «Әтиегез, әниегез. Яраткан ирең»...
Бервакыт, Җәбир исемле сәхабә пәйгамбәрнең өенә килеп, ишек шакый. Пәйгамбәр: «Кем анда», дип сорый. Ул: «Мин», дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: «Мин, мин», дип ризасызлыгын белдерә (Бохари, Мөслим риваятьләре). Гомумән, кешенең «мин» сүзен яратуы хәерле эш түгел һәм кешенең мин-минлеге аның тәкәбберлеген күрсәтә. Ишек шакучының «мин» дип әйтү белән чикләнүе шул сүзеннән генә дә аның кем булуын хуҗаларның аңларга тиешлеген белгертә. Галимнәребез безне өч сүздән сакланырга куштылар: «мин», «минеке», «миңа».
Үз өеңә дә...
Үз өеңә керү дә тәртип белән. Мөселманның чит өйләргә генә түгел, хәтта үз өенә, үз гаиләсенә керүе дә әдәп белән булырга тиеш.
Кеше өенә кайтып кергәндә өйдәгеләргә кайтуын белгертсен, яки тамак кырсын, яки: «Мин кайттым», дисен. Имам Әхмәт: «Ирнең үз өенә кайткач, гаиләсенә кайтуын белгертүе һәм сәлам бирүе хәерле булып тора», диде. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйләргә керсәгез, үз-үзегезгә (бер-берегезгә) Аллаһының мөбарәк булган изге сәламен бирегез», диде («Нур», 61).
Пәйгамбәребез дә Әнәс ибн Мәликкә: «Улым, гаиләңә кайтсаң, сәлам бир. Гаиләңә дә, үзеңә дә бәракәт булыр», дигән киңәшне бирде (Тирмизи риваяте).
Әлеге аятькә нигезләнеп, кайбер тәфсир галимнәре: «Кеше үз өенә кайтып, анда һичкем булмаса да, сәлам бирсен, бәракәт булыр», диделәр. Имам Куртуби үз тәфсирендә: «Әгәр өендә бер кеше дә булмаса: «Әссәләәмү галәйнәә вә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин» дип сәлам бирсен», диде (Мәгьнәсе: Аллаһының сәламе безгә һәм Аның изге бәндәләренә булсын). Сәхабәләр дә буш өйгә кергәндә шул рәвештә сәлам биргәннәр дип риваять кылына.
Динебез, хәтта әти-әниеңнең өенә, бүлмәсенә дә рөхсәт сорап керергә куша. Ибн Мәсгут хәзрәтләре: «Сез әниләрегез янына кергәндә дә рөхсәт сорарга тиешсез», диде (Бәйһәкый, Әхмәт риваятьләре).
Балаларны да кечкенәдән өлкәннәр бүлмәсенә рөхсәт сорап керергә өйрәтү тиешле. Аллаһы Тәгалә «Нур» сүрәсенең 58нче аятендә ата-ана үз бүлмәләрендә ял иткән, йоклаган вакытта алар янына балаларының да рөхсәт сорап кына керергә тиешлеген әйтте.
Кинәт кайтмагыз
Кинәт һәм вакытсыз кайту хәерле түгел. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез озак вакыт сәфәрдә булса, хатынын кинәт төнлә кайтып борчымасын », диде (Бохари риваяте).
Ир кешегә хатыны көтмәгәндә кайту, кайткач та әйтмичә килеп керү әдәпсезлек санала. Моның сәбәпләре күп. Бәлки, хатыны ире кайтуга тәмле ризыгын пешерергә теләгәндер, ә бәлки, ире кайтуга чәчен купшы итеп ясатырга, затлы күлмәген киеп каршы алырга уйлагандыр, ире, кисәтмичә, иртәрәк кайтып, бөтен нәрсәне боза. Ире каршына чәче-башы тузган, күзләре шешенгән, киеме таушалган хәлдә чыкса, күңелле булмас, шуңа күрә кайтасыңны алдан кисәтү хәерлерәк санала. Бигрәк тә, телефоннар булган хәзерге заманда алдан шалтыратып хәбәр бирү авыр түгел.
Бу динебездә өйгә керү белән бәйле әдәпләр булды. Әлеге һәм башка әдәпләрне үтәү - тормышын зиннәтләргә, Раббысына якынаерга теләгән кешеләр өчендер. Ләкин, әгәр бер өйдә фаҗига (су басса, янгын чыкса, җир тетрәсә, бурлар кереп таларга тотынса) булса, иман иясе тизрәк ярдәмгә ашыгырга бурычлы. Берәүнең өе янып ятканда, аның ишеген шакып, рөхсәт сорап тору ахмаклык була. Кеше гомеренә, иминлегенә куркыныч янаганда харам эшләр дә хәләлгә әйләнә. Мәсәлән: ачка үлү куркынычы булганда - дуңгыз ите ашау, табибка баргач - оят җирләрен ачу, бәла килгәндә - рөхсәтсез чит өйгә керү һ.б.
Шулай ук, мәчет, кунакханә, дәваханә, кибет кебек гомум рәвештә ачык булган биналарга рөхсәт сорап керергә кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр рөхсәтсез кеше яшәми торган йортларга (гомуми) керсәгез, сезгә гөнаһ булмас», диде («Нур», 29).
Җәннәткә дә
Җәннәт ишекләрен дә шакып керәчәкләр. Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән, оҗмах бакчаларының да күз алдына китерә алмаслык зур капкалары бар. Пәйгамбәребез: «Җәннәт капкаларының ике баганасы арасында 40 еллык юл булыр», диде (Әхмәт, Әбү Ногайм риваятьләре). Ул капкаларны саклаучы фәрештәләр бар. Иман ияләре дөнья ыгы-зыгысын, үлем ачысын, кабер тарлыгын, кыямәт хисабын, сират күперен үткәннән соң, җәннәт ишеге төбенә җыелырлар. Аның капкаларына, беренче булып, Аллаһының иң хәерле мәхлугы Мөхәммәт пәйгамбәр килер. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә мин җәннәт капкалары янына килеп аларны ачуларын сорармын. Сакчы: «Кем син», дип сорар. Мин: «Мөхәммәт», диярмен. Ул: «Миңа синнән башка һичкемгә дә капканы ачмаска кушылды», дип әйтер», диде.
Раббым безгә сынаулы дөньяда иман белән яшәп, иман белән Үз хозурына кайтуларны насыйп итсен. Безгә оҗмах капкаларыннан үтеп, анда мәңге яшәүләрне язсын.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: