Туган як

Минбәрдән торып

Ташны таудан тәгәрәткәнче, яки хәрәмнән саклап калу өчен Раббым Аллаһыга мең-мең шөкерләребез булсын. Ул безләрне Үзенең чиксез нигъмәтләрендә яшәтә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, җирнең теләсә кайсы почмагыннан, теләсә кайсы телдә, теләсә кайсы кешегә турыдан-туры Бер Үзенә мөрәҗәгать итеп, моң-зарларын сөйләргә, авыр вакытта ярдәм сорарга мөмкинлек бирә. Моның өчен алдан языласы...

Ташны таудан тәгәрәткәнче, яки хәрәмнән саклап калу өчен

Раббым Аллаһыга мең-мең шөкерләребез булсын. Ул безләрне Үзенең чиксез нигъмәтләрендә яшәтә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, җирнең теләсә кайсы почмагыннан, теләсә кайсы телдә, теләсә кайсы кешегә турыдан-туры Бер Үзенә мөрәҗәгать итеп, моң-зарларын сөйләргә, авыр вакытта ярдәм сорарга мөмкинлек бирә. Моның өчен алдан языласы да, кайдадыр барасы да юк. Ихлас күңелдән ялваручының догасына җавап бирергә вәгъдә кыла. Пәйгамбәре аша безгә доганың кабул булу сәбәпләрен аңлата. Догаларны җавапсыз калдыручы киртәләрдән кисәтә.

Ашаганың хәләлме?
Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез әйтә: «Әй, кешеләр, Аллаһы Тәгалә -Яхшы һәм яхшылыктан башка нәрсәне кабул итми. Аллаһы илчеләргә нәрсәне әмер иткән булса, мөэминнәргә дә шуларны әмер итте һәм әйтте: «Әй, илчеләр, хәләл ризыклардан ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз! Дөреслектә, Мин сез кылган гамәлләрне белүчемен» («Мөэминнәр» сүрәсе, 51нче аять). Аллаһы икенче бер аятьтә: «Әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп иткән хәләл ризыклардан ашагыз», диде («Бәкара» сүрәсе, 172нче аять).
Соңыннан пәйгамбәребез бер кешене искә алды: озын сәфәргә чыккан, чәче-башы тузган, киемнәре тузанланган, кулларын күккә сузып: «Йә Раббым, йә Раббым», дип ялвара. Әмма ашаганы хәрәм, эчкәне хәрәм, киеме дә хәрәм, хәрәм белән сугарылган, аның догасы ничек кабул булсын?!» (Мөслим риваяте).
Аллаһының илчесе үз нәсихәтен, иң элек, хәрәм ашауның куркынычлыгын аңлатудан башлады. Чыннан да, кешенең карынына кергән хәрәм ризык аның догасын җавапсыз калдыра. Ничек инде, кеше кулларын күтәреп дога кыла, Аллаһыдан нәрсәдер сорый, өметләнә, ә үзенең корсагы тулы хәрәм була?! Шундый вакытта яшибез, үзләрен мөселман дип әйтүче бик күпләр хәрәм һәм хәләл ризыкны бөтенләй аермыйлар. Кайберләре белсә дә, моңа җиңел карый. Күп кешегә ашаганы дуңгыз ите булмаса, ул аны хәләл дип уйлый. Теләсә кайдан теләсә нинди сыер ите, тавык ите сатып ала. Әмма аларның «бисмилласыз» суелганы турында уйлап та карамый.
Бервакыт, никах мәҗле-сенә килгәч, табын уртасында колбаса белән ясалган салатны күреп, акрын гына хуҗабикә янына килдем һәм салатны өстәлдән алып куюларын сорадым. Ул вакытта хәләл колбасалар сатуда юк иде әле. Хуҗабикә артык аптырап тормыйча: «Кая китерегез монда, муллалар киткәч ашарбыз», диде. Аның кызының никахына килгәч, догаларыбыз кабул булсын өчен, хәрәм нәрсәне читкә алып куюны әдәп белән генә үтенгән идем. Мәҗлестә догалар кабул булуы һәм балаларының имин тормышы, иң элек, кемгә кирәк булды икән, дигән сорау мине әле дә борчып тора.
Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләренә нәрсәне дә булса хәрәм итәр алдыннан, аның урынына күпкә хәерлерәк нәрсәләрне хәләл кылды. Кайсы гына хәрәмне мисал итеп китерсәк тә, ул хәрәм тирәли әллә ничә хәләл булган нигъмәт күрәбез. Мәсәлән, Аллаһы безгә зина кылуны хәрәм кылса, алмашка күпкә хәерлерәк булган гаилә тормышын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне хәләл итте. Аллаһы дуңгыз итен хәрәм кылды, ләкин күрегез, дуңгыздан башка күпме пакь, хәләл булган терлек-хайванны ризык кылды. Шуларын рәхәтләнеп ашыйсы урында, кеше хәрәмне эзләп, шунысын ашый. Аллаһыга шөкер итәсе урында, «Ни өчен Аллаһы дуңгыз итен тыйган инде», дип зарланырга җөрьәт итә.
Күпләр үзләренең хәрәмгә чумуларын «гаилә туйдыру» белән акларга тырышалар. Әмма, хәрәм ашау, хәрәм кәсептән яшәү, хәрәмнан киенү, хәрәмнән гаиләңне туйдыру - болар барысы да гаиләнең дөнья тормышын бәрәкәтсез итә, ахирәттә олуг газапларга илтә. Аллаһының илчесе: «Кем хәрәм белән мал кәсеп итә, шул малыннан кол азат итсә дә, туганлык җепләрен бәйләсә дә, бу аның өстенә хәсрәт кенә булып төшәчәк», диде (Тәбарәни риваяте).
Кеше динебездә иң хәерле саналган гамәлләрне хәрәм маллар, явыз юллар аша эшләсә, бу аңа файда түгел, хәсрәт кенә китерә. Күпме кеше: «Мин ничә туганыма булышып торам, күпме садака бирәм, күпме мәчетләргә ярдәм итәм», дип хәрәм малларын акламакчы була. «Мең сум садака биргәнче, бер сум хәрәм малдан сак-лан», дигәнне әллә белми, әллә оныта. Аллаһы куйган чикне бозып, кемнеңдер хакына кереп алган байлык белән изгелек кылып булмый. Пәйгамбәребез бер сәхәбәсенә: «Әй, Кәгъб! Дөреслектә, хәрәмнән үскән тән, беркайчан да җәннәткә кермәс!», диде (Ибн Хиббән риваяте).
Хәрәмнән туганга...
Русларда: «Я то, что я ем» дигән әйтем бар. Чыннан да, хәрәм дигәнең һәрдаим хәрәм ашап яшәгән кешенең акрынлап бөтен тәненә, бөтен күзәнәгенә сеңә. Андый кешегә иманга килү, гөнаһлардан арыну бик авыр була. Шуңа күрә дә, динебез гөнаһсыз балаларга кечкенәдән хәләл ризык кына ашатуга зур игътибар бирә. Баланы көмәндә булганда ук хәрәмнән сакларга кирәк. Авырлы ананың карынына хәрәм ашамлык керсә, ризык канга китә, кан яралгыга барып тоташа. Күкрәк сөтен имезүче ана да ризыгының хәләллеген кайгыртсын. Ана сөте хәләл булсын, хәрәмгә әвереләмсен.
«Хәләл сөтен имезеп, төннәр буе
Йокламыйча сине саклаган,
Авырганда, үлем кочагына үзен атып,
Сине яклаган ул кем?», дип язган Һади Такташ.
Хәрәм белән яралган, хәрәм ашап үскән балага киләчәктә итагатьле булуы күпкә авыррак. Халык, «Хәрәмнән туганга хәрәм килешә», дип юкка әйтмәгән.
Әлбәттә, маңгай тире белән, хәләл юллар аша хәләл ризык табуның мәшәкате күп. «Барган юлың җиңел тоелса, артыңа борылып кара. Бәлки, дөрес бармыйдыр», дигәннәр. Дөрес юл һәрвакыт сикәлтәле була. Габдуллаһ ибн Габбас: «Хәләл кәсеп бер тауны икенче тауга күчерүдән авыррак», дигән.
Хәрәм җиңел булып тоелганга да, кешеләр гел җиңелен эзлиләр, хәрәмгә чумалар. Әмма, «җиңеллек» беренче карашка гына. Гөнаһ кылу - олы ташны тау түбән тәгәрәтеп җибәрү кебек. Ташны таудан түбән тәгәрәтү ансат, әмма бер көнне ул ташыңны кире алып менәргә туры киләчәк. Шуңа күрә, иртәгәсе көнен уйлаган кеше, ташны бөтенләй аска тәгәрәтмәүнең, хәрәмнән сакланып калуның җиңелрәк икәнен аңларга тиеш. Күпме кеше кайчандыр яшьлегендә тау түбән тәгәрәтеп җибәргән ташларын гомере буе кире мендереп иза чигә.
Әгәр бернәрсә кылган догаңның җавабыннан мәхрүм итсә, димәк ул нәрсәдән тыелуың, саклануың догаңның кабул булуына сәбәптер. Хәрәм ашау доганың кабуллыгыннан мәхрүм итә, хәләл ризык, киресенчә, догаң кабул булуга сәбәп. Хәләл тормыш кылган кешенең ризыгы бәрәкәтле, гамәле изге, догасы кабул була, инша Аллаһ. Яхъя ибн Мөгазь әр-Рази: «Итагать - Аллаһының хәзинәләрендә саклана, дога - аның ачкычы, ул ачкычның тешләре - хәләл ризык кисәге», дигән.
Дүрт сәбәбе...
Сәхәбәләр вакытында догалары кабул була торган кешеләр яшәгән. Шуларның берсе - Сәгъд ибн Әбү Ваккас. Моның серен сорагач, ул: «Кайдан ничек килгәнен белми торып, авызыма бер локма ризык та капканым булмады», дигән.
Кешенең хәрәм кылуы, Аллаһының әмерләренә җиңел каравы кылган догалары белән Аллаһы арасында киртә була, нәтиҗәдә, догалар җавапсыз кала. Гөнаһлардан ерак булуың, Раббыңа тәүбә кылуың, Аның әмерләренә буйсынуың, ризыгыңны, киемеңне, яшәешеңне чистартуың - барысы да догаларыңның тәэсире артуга сәбәп була.
Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә доганың кабул булуына 4 сәбәпне атап китте:
1. Озын сәфәр. «...озын сәфәргә чыккан»... Әмма ашаганы хәрәм, эчкәне хәрәм, киеме дә хәрәм, хәрәм белән сугарылган, аның догасы ничек кабул булсын?
Кешенең юлда булуы догасы кабул булуына бер сәбәп. Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә, пәй-гамбәр: «Һичшиксез, өч төрле дога кабул булыр: рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы, ата-ананың баласы өчен кылган догасы», диде (Әбү Даут, Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре). Хәдиснең икенче риваятендә:
«...атаның баласына каршы кылган догасы», дип әйтелә.
Сәфәргә чыгучы кеше туган җиреннән ераклаша. Борынгылар: «Горбәттә солтан булганчы, туган якта олтан бул», дигәннәр. Ватаныңнан чит җирләрдә мәшәкатьләр дә күп була. Янәшәңдә гаиләң, балаларың булмаганда, еш кына күңел төшә. Мосафирның шушы халәте - догасы кабул булуга иң зур сәбәпләрдән була.
2. Догаңны түбәнчелекле хәлдә кылу. «...чәче-башы тузган, киемнәре тузанланган»...
Аллаһыга дога белән ялваручы үзенең Аның каршындагы фәкыйрьлеген, зәгыйфьлеген күрсәтергә тиеш. Аллаһының илчесе хөрмәтле кунакларын каршы алганда затлы чапанын кисә, мөһим догалары белән Раббысына ялварганда бик тыйнак киенгән. Хәтта борынгы заманнарда шәһәрләре белән дога кылырга чыккан кешеләр өсләренә киндер капчыктай нәрсәләр кигәннәр.
Бервакыт, кешеләр Ибн Габбас янына килеп, аннан пәйгамбәребезнең истиска, ягъни яңгыр сорау намазына баруы белән кызыксыналар. Ибн Габбас: «Аллаһының илчесе ул көнне тыйнак һәм түбәнчел хәлдә чыкты», ди (Әбү Даут, Тирмизи риваятьләре).
3. Догада кулларны күтәрү. Дога кылу әдәбе - кулларны күтәрү. Сәл-мән әл-Фәрисидән ки-лә, пәйгамбәребез әйтте: «Аллаһы оялучан һәм юмарт. Кулын күтәреп дога кылучы бәндәсенең кулларын буш калдырырга ояла». (Әбү Даут, Тирмизи риваяте).
Дога кылганда уч төп-ләрен өскә каратып, кулларны җилкәләргә кадәр күтәрергә була. Дога вакытында уч төпләре кешенең йөзенә юнәлеп, кулларның сырты кыйблага караса да зыян юк, диелә. Пәйгамбәребез: «Аллаһыдан сораганда кулларыгызның эче белән сорагыз, сырты белән түгел», диде.
Пәйгамбәр үзе истиска вакытында - Аллаһыдан яңгыр сорап ялварганда, кулларын шулкадәр югары күтәргән, хәтта җилкәсендәге чапаны төшә торган булган.
4.Дога кылганда Алла-һының Раббы (Хуҗа) булуын кабатлау. «Йә Раббым, йә Раббым», дип эндәшә»... Чыннан да, кулларыңны күтәреп галәмнәр Раббысына мөрәҗәгать итсәң, Аның Раббылыгын кат-кат кабатлавыңда зур файда бар. Гата р.г. әйтүенчә: «Әгәр бәндә өч мәртәбә «Йә, Раббы, Йә, Раббы», дип әйтсә, Аллаһы аңа карамый калмас». Гатаның бу сүзләрен Хәсән әл-Бәсри исемле табигыйн галимгә ирештергәч, ул аларга: «Әллә сез Коръән укымыйсызмы», ди һәм Аллаһының сүзләрен укый: «Кемнәр Аллаһыны - баскан, утырган хәлдә, җилкәләренә ятып искә алалар һәм күкләр вә җирнең яратылышы хакында уйланалар.
Әй, Раббыбыз, Син бу нәрсәләрне тик-томалга бар итмәдең, Син бар кимчелектән дә пакьсең, безне ут газабыннан сакла.
Әй, Раббыбыз, Син кемне утка кертсәң, аны хурлыкка төшердең, залимнәргә һич ярдәмче булмас.
Әй, Раббыбыз, «Раббыгызга иман китерегез», дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман китердек. Әй, Раббыбыз, гөнаһларыбызны кичер, хаталарыбызны гафу ит һәм изге бәндәләрең белән үләргә насыйп ит.
Әй, Раббыбыз, Үз илчең аша вәгъдә иткәнне насыйп ит, кыямәт көнендә хурлыкка төшермә. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәләреңне бозмыйсың». (Әл-Гыймран сүрәсе: 191-194нче аятьләр).
Бу аятьләрендә Аллаһы безне Үзенә дөрес мөрә-җәгать итәргә өйрәтә. Күргә-небезчә, дүрт аятьтә Аның Раббы исеме биш мәртәбә кабатлана. Нәтиҗәсе киләсе аятьтә: «Аларга Раббылары җавап бирде: Мин сезләрдән гамәл кылучының гамәлен юкка чыгармам» (Әл-Гыймран сүрәсе: 195).
Коръәндә искә алынган догаларның күпчелеге нәкъ: «Йә, Раббыбыз» сүзләре белән башлана. Шуңа кү-рә имам Мәликтән: «Йә, Сәйидем», дип дога кылучы кеше хакында сорагач, ул: «Йә, Раббым», дисен, чөнки пәйгамбәрләр үз догаларында шулай диделәр», дип җавап бирде.
Бу дүрт сәбәп пәйгам-бәребезнең сәфәрдә булган ир хакында әйткән сүзләренә нигезләнде. Мосафир догасын кылганда шушы сәбәпләрнең дүртесен дә булдырса да, җаваптан мәхрүм калды. Чөнки аның ашаганы да, эчкәне дә, киеме дә хәрәм иде. Димәк, догаңның кабул булу сәбәпләрен булдырудан тыш, кабул булмау сәбәпләреннән тыелу мөһим.
Догаларыбыз кабул булсын дисәк, карыныбызга кергән ризыкка, киемебезгә, гаиләбезгә кайткан малга игътибар бирик. Пәйгамбәребез: «Ке-шеләргә шундый заман килер: кеше үзенең тапкан малының хәрәмнәнме, әллә хәләлдәнме булуына борчылмас», диде (Бохари риваяте).
Раббым безгә хәләл тормышлар, кабул була торган догалар насыйп итсен.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре
үзәк мәчете имам-хатыйбы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: