Туган як

Мәңгелек хакыйкать

Һиҗри белән 15 елда (ә хәзер 1436 ел бара) Әбү Гобәйдә ибн әл-Җәррах Кодес (Иерусалим) шәһәрен ачарга килә, ләкин шәһәр патриархы Софроний шәһәр ачкычларын хөкүмәт башлыгы Гомәр ибн әл-Хаттабка гына тапшырачагын әйтә һәм Гомәр Иерусалимга үзе килергә ризалык бирә! Ибн әл-Җәүзи риваятенә күрә, Гомәр үзе белән бер хезмәтче һәм бер...

Һиҗри белән 15 елда (ә хәзер 1436 ел бара) Әбү Гобәйдә ибн әл-Җәррах Кодес (Иерусалим) шәһәрен ачарга килә, ләкин шәһәр патриархы Софроний шәһәр ачкычларын хөкүмәт башлыгы Гомәр ибн әл-Хаттабка гына тапшырачагын әйтә һәм Гомәр Иерусалимга үзе килергә ризалык бирә!
Ибн әл-Җәүзи риваятенә күрә, Гомәр үзе белән бер хезмәтче һәм бер дөя ала да, 2400 чакрым озынлыкта булган юлга чыга. Чиратлашып дөягә утыралар һәм, күпмедер вакыттан соң, Иерусалим тирәсенә килеп җитәләр.
Инде каршы алучы мөселманнар һәм насаралар җыелган җир күренә башлагач, каршыларына су җыелган урын очрый һәм Гомәр ибн әл-Хаттаб җәяү барган килеш, аяк киемен сала да, суны ерып чыга, ә хезмәтчесе дөя өстендә бара, чөнки чират аныкы була.
Гомәр Әбү Гобәйдә янына килеп җитә һәм ул болай ди: «Әй, әмирел-мөэминин! Атлар әзер иде бит, бөтен кеше каршында суга кермәскә иде, безгә бит насаралар дә карый, алар өчен бу түбәнчелек санала! Киемнәреңне дә, дөяңне дә алыштырыйк, насаралар янына барганда зиннәтләнеп бар!» - ди.
Шунда Гомәр ибн әл-Хаттаб үзенең мәңгегә тарихка кереп калган сүзен әйтә: «Башка берәү әйтсә, аңлар идем. Тик синнән көтмәдем бу сүзләрне, Әбү Гобәйдә! Без түбәнчелектә идек, безне Аллаһы, ислам сәбәпле, күтәрде, зурлады, инде исламнан башка җирдә бөеклекне эзләсәк, кире түбәнгә тәгәрәячәкбез».
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: