Туган як

Мәчеттә – Коръән хафиз

Әңгәмә Һәр рамазан аенда, тәравих намазларында Коръәнне кимендә бер мәртәбә укып чыгу күркәм эш санала. Шуның өчен мәчетләргә Коръәнне яттан белүчеләр - хафизлар чакырыла. Түбән Кама үзәк мәчетенең могтәбәр кунагы - Таҗикстанда туып, хәзерге вакытта Тула өлкәсендә яшәүче унөч яшьлек Аямеддин хафиз. Аямеддин Фәхреддинов белән уздырган әңгәмә «Догалы өй»не укучыларда...

Әңгәмә
Һәр рамазан аенда, тәравих намазларында Коръәнне кимендә бер мәртәбә укып чыгу күркәм эш санала. Шуның өчен мәчетләргә Коръәнне яттан белүчеләр - хафизлар чакырыла. Түбән Кама үзәк мәчетенең могтәбәр кунагы - Таҗикстанда туып, хәзерге вакытта Тула өлкәсендә яшәүче унөч яшьлек Аямеддин хафиз. Аямеддин Фәхреддинов белән уздырган әңгәмә «Догалы өй»не укучыларда зур кызыксыну уятыр дип өметләнәбез.
- Коръән ятларга сине нәрсә этәрде, кем сәбәпче булды?
- Таҗикстанда яшәгәндә телевизор тапшыруларыннан Коръән укучы галимнәрне карый идем, үземнең дә Коръәнне шулар кебек укыйсым килде. Хәреф таный башлаганчы Коръән ятларга миңа әтием ярдәм итте, шуңа күрә өч яшемдә инде бер җүз белә идем. Аннары ул мине Коръән уку ярышларына йөртә башлады. Өч яшьтә Коръән уку бәйгесендә катнашып беренче урынны яуладым, ә биш яшемдә ике парә ятлаучылар арасында өченче урынны алдым. Гарәп әлифбасын «Нурания» китабыннан алты яшемдә өйрәнә башладым һәм ун яшемдә Коръәнне тулысынча ятлап чыктым. Коръән ятлауда ярдәмчем әтием булды: «Бу битне яки сүрәне ятласаң, сине сюрприз көтә», дип кызыктырып ятлата иде. Ләкин гомердә бер мәртәбә дә сукканы булмады.
- Гаиләгездә синнән башка да Коръәнне ятлаучылар бармы?
- Гаиләдә мин төпчек малай. Абыйларым бар. Алар да, әлхәмделиллаһ, Коръәнне яттан беләләр.
- Коръән ятлау ысулларының синең өчен иң нәтиҗәлесе?
- Башта, алты яшемә кадәр әтидән ишетеп кенә ятладым. Ә укырга өйрәнгәч, Коръәннән бер-ике юл ятлый идем. Аннары - яртышар, берәр бит, ахырга таба берәр табак бите ятлый башладым. Шул ук вакытта алдан ятлаганнарымны да кабатлап бардым. Күп итеп ятлагач, көн саен өчәр җүз кабатларга туры килде. Хәзер дүрт, хәтта ун парә кабатлаган көннәрем дә була. Әти карап бара, мин яттан укыйм. Мин Коръәнне ятлаганда һәр бите нинди сандагы аять белән башлануын һәм тәмамлануын да хәтеремдә калдырып бардым.
Аларны кабатлауга да вакыт китә - көн саен өч җүз кабатлыйм.
- Коръән укыганда мәгънәсен дә аңлыйсыңмы?
- Тулысынча түгел, шулай да күпчелеген аңлыйм. Мин тугыз яшьтә гарәп телен дә өйрәнә башладым. Гомрә хаҗына баргач, тәҗрибә булсын дип, күп аралашырга, сөйләшергә тырыштым.
- Соңгы вакытта ярышларда катнашканың бармы?
- Күбесенчә, Таҗик-стандагы ярышларда катнаштым, анда ике мәртәбә беренче урынны яуладым. Мәдинәдә - Коръән галимнәреннән, ә күптән түгел Дубайда Әймән Сувейд дигән галимнән тәҗвид фәне буенча диплом алдым. Былтыр Россия күләмендә узган бәйгедә Коръәнне тулысынча ятлау номинациясендә беренче урынга ия булдым, ә бер-ике ай элек яшь хафизлар арасында беренче урын алдым. Шулай ук узган елны Суданда җыелган иң көчле алтмыш Коръән галиме арасында унөченче урынны алган идем, шундый ук бәйгедә катнашып, Кувейтта тугызынчы урынга чыктым.
- Кайсы кариларны тыңлыйсың?
- Әймән Сувәйдтән - тәҗвидне, матур укучылардан - Мишәри әл-Гафәси, Һәни Рафәгины тыңлыйм.
- Ә үзеңнең шәкертләрең, укучыларың бармы?
- Хәзерге вакытта юк, мин әле үзем укыйм, әти белән Коръәнне кабатлыйм, мәктәптә дә укыйм.
- Коръән ятлау белән мәктәптә укуны бергә алып баруы авырмы?
- Әти минем өчен махсус программа төзеде. Анда ятлау өчен дә, уен өчен дә, шул исәптән мәктәп дәресләре өчен дә вакыт бүленгән иде. Мин вакытымны компьютер уеннарына әрәм итмим, уйнасам, классташларым белән саф һавада футбол, баскетбол уйныйм. Мин алтынчы класска кадәр Таҗикстанда укыдым, анда бишле билгеләренә генә укый идем. Тулага күчкәч, программа үзгәрү сәбәпле, дүртлеләр дә барлыкка килде.
- Яшьтәшләреңә нинди киңәшләр бирер идең?
- Бер хәдистә килә: «Коръән укыгыз - ул сезгә Кыямәт көнендә яклаучы булып килер». Яшьтәшләрем, шуны истә тотып, Коръәнгә игътибар бирегез. Аның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
- Хыялың?
- Коръән һәм аның гый-лемнәре буенча бик зур галим буласым килә.
- Амин! Бу кызыклы һәм гыйбрәтле сөйләшү өчен бик зур рәхмәт сиңа!
Әңгәмәне Габделкәрим ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: