Туган як

Мәчеттә ифтар уздырабызмы?

Мәчеттә ифтар уздырабызмы? Июль кояшы уттай булып, бөтен офыкны кызартып баюга таба бара. Мәчет тыкрыгында ак яулыклы апалар күренде. Түбәтәйле өч абзый да тыкрыкның икенче ягыннан мәчеткә якынлашып киләләр. Машиналылар да мәчет капкасы төбенә килеп туктыйлар. Бер-берсе белән күрешеп, мәчеткә үтәләр. Ә анда тәмле исләр борынны кытыклый. Тәндә хәлсезлек сизелсә...

Мәчеттә ифтар уздырабызмы?
Июль кояшы уттай булып, бөтен офыкны кызартып баюга таба бара. Мәчет тыкрыгында ак яулыклы апалар күренде. Түбәтәйле өч абзый да тыкрыкның икенче ягыннан мәчеткә якынлашып киләләр. Машиналылар да мәчет капкасы төбенә килеп туктыйлар. Бер-берсе белән күрешеп, мәчеткә үтәләр. Ә анда тәмле исләр борынны кытыклый. Тәндә хәлсезлек сизелсә дә, рәхәт! Кешеләрнең йөзендә - нур, бер-берсенә елмаялар. Азанга хәтле хәзрәт вәгазен тыңлау өчен, намаз уку урынына барып тезләнәләр...
Шушы кадерле, рәхәт мизгелләрнең быел да кабатланачагына сөенеп, шәгъбән аен да башладык. Күз ачып йомганчы шәгъбән ае тулып җитәр. Аннары кадерле кунагыбыз - Рамазан шәриф! Иншә Аллаһ!
Шул уңайдан, авылыбыз кешеләренә - мөселманнарга мөрәҗәгать итәм. Авылыбыз халкы елдан-ел Аллаһы кунагын - Рамазанны күбрәк хөрмәтли. Үткән Рамазан 2014тә бу аеруча сизелде. Быел да, мәчеттә ифтар мәҗлесе уздыру өчен махсус исемлеккә язылып куючылар шактый. Шулай да, буш урыннар әле бар. Мәчеттә авыз ачтырырга теләүчеләр, исемлеккә теркәлү өчен, түбәндәге телефоннарга шалтырата алалар:
44-91-46, 8-927-460-24-55.
Киләчәк рамазаннар мөбәрәк булсын! Барыбызга бәрәкәт, тормышыбызда иминлек, үзебезгә һәм балаларыбызга тәүфыйк-һидаяттә булырга насыйп итсен.
Нияз ГАРИПОВ,
Каенлы авылы имам-хатыйбы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: