Туган як

Мәчетнең тормыштагы урыны

Мәгълүм булганча, Аллаһы йорты төзелешенә күңел киңлеге җиткән һәркем хәләл малыннан ярдәм итәргә омтыла. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә, милли һәм дин аермалыгына бәйсез рәвештә, мәчет төзелешенә акча җыялар. Мәчетләрнең бүгенге тормышта тоткан урыны, аларның халык өчен әһәмияте нинди? Түбән Кама шәһәр үзәк мәчете мөгаллиме Фатих ХӘБИБ белән әңгәмәбез шул хакта. -...

Мәгълүм булганча, Аллаһы йорты төзелешенә күңел киңлеге җиткән һәркем хәләл малыннан ярдәм итәргә омтыла. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә, милли һәм дин аермалыгына бәйсез рәвештә, мәчет төзелешенә акча җыялар. Мәчетләрнең бүгенге тормышта тоткан урыны, аларның халык өчен әһәмияте нинди? Түбән Кама шәһәр үзәк мәчете мөгаллиме Фатих ХӘБИБ белән әңгәмәбез шул хакта.
- Татарның акча бирүе аңлашыла инде, чөнки бала туса да мәчеткә чабабыз, якыннарыбыз вафат булса да мәчеттән кеше чакырабыз. Ә русларга мәчет төзү өчен акча бирү нәрсәгә кирәк?
- Мәчет - тәрбия урыны. Мәчеттә кем генә тәрбия алмасын, ул инде урлаудан, талаудан, кеше рәнҗетүдән, үтерүдән һәм кешеләрнең башка хакларын бозудан сакланачак. Сине кич белән, караңгыда кайтканда таларга дип план корган кеше, Аллаһының рәхмәте белән мәчеткә кереп яки мәчеткә йөрүче кешегә очрап, бу уеның гөнаһ икәнен аңласа, ул үзенең явызлыгыннан ваз кичәчәк, нәтиҗәдә, син исән-сау өеңә кайтып җитәчәксең. Мәчет булу сәбәпле, дөньяда иминлек, тынычлык урнаша, кешеләр сабырлыкка, үзеннән башкаларны да хөрмәт итәргә, күрешесендә яшәүче башка милләт кешеләренә дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәнәләр. Димәк, бу тәрбиядән татарлар гына түгел, руслар да файда күрәчәк.
- Бу бит әле мәчетләргә халыкны тәрбияләү һәм яхшылыкка өйрәтү буенча гаять зур җаваплылык та өсти. Мәчет тарафыннан әлеге функция һәрвакытта да үтәләме?
- Социаль челтәрләрнең берсендә мәчетләрнең тормышыбызда тоткан урынына, әһәмиятенә кагылышлы сораштыру-белешү үткәргән идем. Берничә кеше җавап бирде. Менә, мисал өчен, шуларның берсе булган Гөлфия ханым фикере: «Бер көнне, юл уңаеннан, кызым белән мәчеткә кердек. Кызымның башында яулыгы юк иде. Мәчеттә бирерләр дип, тынычландырдым. Безне эчке якта, ишек төбендә мәчет әһеле каршы алды. Исәнләшкәч, миңа эчкә үтәргә рөхсәт итсә дә, башында яулыгы юк дип, кызымны кертмәде. Кызымның эштән кайтышы иде, ул борылды да китеп барды һәм бүтән мәчеткә килмәячәкмен, диде... Каршы алучының «яулыклар - шкафта, алып бәйләгез», дип әйтүен көткән идем. Минем кызым кебекләр күп бит, дин әһеле акыллырак булырга тиештер дип саныйм». Шулай ук, респондент Рәсим әфәнденең сүзләрен дә китерәм: «Мәчет ишеге төбендә бирегә килүчене куып чыгаручы бабайлар түгел, ә урта яшьләрдәге, кеше белән сөйләшә белүче психолог утырырга тиеш. Беренче мәртәбә мәчеткә килгән кешенең Аллаһы йортына тагын килү теләге уянсын. Мәчетләрдә шәригатьне «күп белүчеләр» утырганга күрә, күп кенә яшьләр төрле секталарга эләгеп торалар да инде».
- Фатих хәзрәт, безнең шәһәрдәге кайсы мәчеттә булган ул хәл?
- Юк, һич тә безнең шәһәр турында сүз бармый. Эш бит анда түгел. Бу респондентлар җавабыннан күрәбез, мәчет идарәсе, бу очракта имам, үзенең өйрәтү вазыйфасын үтәмәгән. Бер яктан караганда, ул хаклы да кебек, чөнки мәчетнең үз кагыйдәләре билгеләнгән. Гаурәт ачык килеш урамда йөрергә дә ярамый, мәчеткә керү турында әйтәсе дә юк. Ә икенче яктан, мәчет дингә өйрәтергә, халыкны мәчеткә йөртү өчен көченнән килгән бөтен шартларны тудырырга, кешене җәлеп итәргә тиеш. Менә шунда дилемма туа - мәчет өчен дингә өндәү беренчелме, әллә ул «Көнкүреш йорты» сыман, бернинди искәрмәләргә юл куелмый торган бер оешмамы?
Бу сүзләрне әйткәч, Казанда чыга торган бер гәҗиттә язылган вакыйга искә төште. Мәет юучыны мәчеттән чакыртмаган өчен, үлгән кеше гәүдәсен авылга алып кайтырга мәчеттән колаша бирмәгәннәр. Дөрес, башка мәчеткә мөрәҗәгать иткәч, ул мәчеттән берсүзсез ярдәм иткәннәр. Беренче мәртәбә мәчеткә килгән кеше булса, безнең мәчет кагыйдәләре шундый, «знать не знаю», теләсә нәрсә эшләгез, дигән тискәре мөнәсәбәткә юлыга икән, аның янәдән мәчеткә барасы килерме?!
Бер ханым бу мәсьәлә турында болай диде: «Күзәтүемчә, тормышында кыенлыкка очраган кешеләр мәчеткә ярдәм өмет итеп килә. Моннан ун еллар элек үзем, өмет иткән ярдәмне таба алмыйча, мәчеттән мәчеткә йөреп арып беткән идем. Шунлыктан, мәчет өчен психологлар әзерләү проектын хуплыйм. Беренче килүдә үк җылы карашка юлыккан кеше мәчеткә ияләшеп китәр, намазга басар, иншә Аллаһ».
- Шулай да, беренче урында халык таләпләре торырга тиешме, әллә мәчет кагыйдәләреме?
- Бу сорауга да Рәсим әфәнде сүзләре белән җавап бирәм: «Мәчет халыкка хезмәт итми торып, халык мәчеткә хезмәт итәргә омтылмый. Мәчет - халыкка, ә халык мәчеткә хезмәт итәргә тиеш».
Әйе, тарихка күз салсак, чиркәүләр хөкүмәт тарафыннан, ә мәчетләр халыкның үз хисабына тәэмин ителгәннәр. Мулла дини мәрасимнәрне үтәгән, балалар укыткан, дингә кагылышлы сорауларга җавап биргән, ә халык аның матди хәлен кайгырткан, мәхәллә байлары мәчетне карап торганнар, мәчеткә керем булсын дип, җир һәм кибетләр вакыф иткәннәр. Хәзер исә, садакадан коры калмыйм дип, ике куян тотарга тырышкан муллалар да очрый.
Шуңа мисал булырлык бер күңелсез хәл ишетергә туры килде: мәҗлескә чакырылган бер мулла, аш суына дип, җеназага бармаган, башка кешегә дә укырга рөхсәт итмәгән, җеназаны мәҗлес беткәч кенә килеп укыган.
Кызганыч, хәзергә әле мәхәллә халкы мәчетнең әһәмиятен аңлап җиткерми, аны тәэмин итү ягын да, хөрмәт итү ягын да карамый. Югыйсә, дөньяга килсә-китсә дә, мәчеткә йөгерә. Мәчет белән идарә итүчеләр дә мәчетнең халык тормышындагы урынын, әһәмиятен аңлап бетермиләр, аны, Риза Фәхреддин әйтмешли, «атасыннан калган мирас»тай күрәләр, мәчетнең беренче вазыйфасы - дингә өндәү, Аллаһыны яраттыру, исламны матур итеп күрсәтү икәнен тормыш ыгы-зыгысында еш кына оныталар.
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: