Туган як

Мәчетләребез биктә тормасын

Аллаһы рәхмәте белән, дин тоту өчен мөмкинлек бирелүгә, Татарстанда бер-бер артлы мәчетләр калка башлады. Аллаһы йорты булган ул мәчетләребез бүгенге көндә ни хәлдә? Халык йөриме аларга? Мөхтәсиб урынбасары Рәйхан НӘҖМЕТДИНОВ белән шул хакта сөйләшәбез. - Рәйхан хәзрәт, кайбер авылларда мәчетләр җомгага гына ачыла, кайберләрендә, хәтта, җомга намазы да укылмый, диләр....

Аллаһы рәхмәте белән, дин тоту өчен мөмкинлек бирелүгә, Татарстанда бер-бер артлы мәчетләр калка башлады. Аллаһы йорты булган ул мәчетләребез бүгенге көндә ни хәлдә? Халык йөриме аларга? Мөхтәсиб урынбасары Рәйхан НӘҖМЕТДИНОВ белән шул хакта сөйләшәбез.

- Рәйхан хәзрәт, кайбер авылларда мәчетләр җомгага гына ачыла, кайберләрендә, хәтта, җомга намазы да укылмый, диләр. Ә безнең районда ничегрәк?

- Күпчелек мәчетләр көн саен ачыла, хәтта көне буе ачык торучы мәчетләр дә бар. Афанас, Колмакчы һ.б. авылларда исә, биш вакыт намазга ук булмаса да, берничә намазга ачыла. Ни кызганыч, атнага бер генә ачыла торган мәчетләр дә юк түгел. Тоба мәчетен мисалга китеррегә була. Сәбәбе - Тоба мәчетенең имамы юк. Уңай мисаллар да байтак: Шәңгәлче, Ташлык, Каенлы, Югары Чаллы, Түбән Чаллы, Кама Аланы, Түбән Уратма, Кызыл Чапчак, Красный Ключ, элекке Төзүчеләр поселогы мәчетләрендә биш вакыт намаз торгызыла. Безнең районда җомга көнне дә ачылмый торган бердәнбер мәчет Ширәмәттә генә. Бу андагы мәчеттә төзелеш эшләр бетмәүгә бәйле. Мәчет сафка басуга ук, ишекләре намазга йөрергә теләүчеләр өчен ачык булыр, Аллаһы теләсә.

- Аллаһы йортларының биктә тору сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

- Беренчедән, намаз укучылар аз. Укысалар да, күбесенчә хатын-кызлар. Ир-атлар дин мәсьәләсендә бик ялкаулар. Шулай ук, кайбер авылларда мәчетне җылыту чыгымын тарта алмыйлар да, җомга көнне генә җыелалар. Салкын булса да, бер сәгать түзәләр инде. Бәлки гел җылы булып торса, көненә бер яки ике-өч намазга килерләр иде. Өченче сәбәп, җәмәгать намазының өстенлеген, әҗерен белмәү һәм аны калдыруның гөнаһыннан курыкмаудыр, минемчә. Сиңа берәр эш өчен 1000 сум бирсәләр рәхәтрәкме, әллә 27000 бирсәләрме? Ә мәчеттә укылган намазның савабы 27 мәртәбә артык бит. Ахирәт валютасы - алтын-көмеш түгел, ә изгелек.

- Ә ислам дине мәчетнең намазга ачылмавын ничек бәяли?

- Әлбәттә, бу бик гаеп эш. Чөнки, хәнәфи мәзһәбе буенча да, намазларны мәчеттә җәмәгать белән уку көчле сөннәт, ягъни мәҗбүри булып санала. Җәмәгать намазын торгызмау, мәчетне эшсез тоту - шәригать буенча динне түбәнсетү ул. Бу хөкем электән шулай килә - хәтта ки, дәүләт башлыгы мәчет ачмаган авылларга һ.б. җәза бирә торган булган.

- Ә элекке заманнарда ничек булган?

- Элек бездә дә мәчетләр буш тормаган, көненә биш мәртәбә ачылган. Бөек мөфтиебез Ризаэтдин Фәхретдин үзенең остазы Габделгали хәзрәт турында болай язган: "Вафатыннан дүрт-биш еллар алдан күзләре сукырайды вә шул вакытта да мәчеттә җәмәгать намазын калдырмады, яңгыр вә бураннарны җәмәгать намазына барудан киртә итеп санамады". Әтисе Фәхретдин турында да яза: "Мәчеткә вә җәмәгать намазына даимчылык кылып, хәтта кыска төннәрдә иртә намазына кадәр бер микъдар Коръән укыр иде". Тагы бер кызык мисал китерергә була: 1845 елда Түнтәр авылы халкы үзара килешү төзи, анда мондый юллар да бар: "...һәммәбез бер иттифакта булып, ошбу икърар вә гаһедкә риза булып, кул куябыз. Иртәләрдә, кичләрдә мөмкин кадәр зарурәтсез җәмәгать намазыннан калмабыз. Әгәр дә... сыра эчү вә җәмәгать намазыннан калу вә яки башкача бозык эшләрне кылсак, начар эшләр эшләүчеләргә шәригатькә туры китереп җәза бирү өчен риза булып бердәм имза кылабыз".

- Бу проблема нинди юллар белән хәл ителергә тиеш?

- Беренчедән, имамнар мәгыйшәтен тәэмин итүне оештырырга кирәк. Яшь, актив шәкертләр авылларга имам булып кайтсалар да, матди кыенлыклар булу сәбәпле, озак эшли алмыйлар, китеп баралар. Әгәр имамның башы мәчетне җылыту, гаиләсен тукландыру проблемалар белән катмаган булса, һичшиксез, бик актив эш алып бара алыр иде. Гел мәчеттә булып, халыкны җәлеп итү өстендә уйланыр һәм төрле чаралар күрер иде. Яшь имам янына яшьләр дә тартылыр иде. Элекке заман дигәннән, элек бит, мәчетне дә, мулла белән мөәззинне дә халык, бигрәк тә, авыл байлары тәэмин итеп торган. Фәкыйрьрәк авыл булса, башка авыл яки шәһәр байлары караган. Мәсәлән, Яхшыбай (Сарманда) авылы бае Мортаза Мусин, үләр алдыннан, үз авылының мәчетенә, мәдрәсәләргә, мөдәррис-мөгаллимнәргә васыять итеп, 90 мең сум калдыра. Авылда имам булган кешегә ел саен 200 сум бирергә дип боера. Бездә исә, мәчет салалар да, аның чыгымнары өчен акча табуны имам яки мәчет картлары өстенә өеп куялар. Өйләнгәнче, үлгәнче мәчет турында искә дә төшермиләр. Күпме байлыкларын шайтан суына бирергә атлыгып торалар, ә Аллаһы йортына елына берничә мең сум акчаларын кызганалар. Хөкүмәттән дә көтәргә кирәк түгел, халык, аңлы рәвештә, мәчетне, зиратны тотарга тиеш, чөнки бөтенебезнең дә барасы җире шунда.

- Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.

- Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: