Туган як

"Мәчеткә картайгач йөрермен"...

Җәмәгать намазының фазыйләте хакында (Галимҗан хәзрәтнең җомга дәресләреннән). Һәркем җәмәгать намазын яхшы, фазыйләтле дип белә. Ләкин ул белүләр белән генә калмаска, ә рәсулуллаһның җәмәгать намазына ни дәрәҗә әһәмият биргәнен дә белергә кирәк. Аның боерганын, сәбәп вә хикмәтләрен күп тикшермичә, үтәргә кирәк. Рәсулуллаһның кылган һәр эшендә күп хикмәтләр бар. Без аларны...

Җәмәгать намазының фазыйләте хакында (Галимҗан хәзрәтнең җомга дәресләреннән).
Һәркем җәмәгать намазын яхшы, фазыйләтле дип белә. Ләкин ул белүләр белән генә калмаска, ә рәсулуллаһның җәмәгать намазына ни дәрәҗә әһәмият биргәнен дә белергә кирәк. Аның боерганын, сәбәп вә хикмәтләрен күп тикшермичә, үтәргә кирәк. Рәсулуллаһның кылган һәр эшендә күп хикмәтләр бар. Без аларны тәмам аңлап җитмибез. Аның хикмәтләрен тикшерсәк, ихтимал, ялгышырбыз... чөнки калебемез төрле шөбһәләр, вәсвәсәләр белән капланган, гөнаһ караңгылыгы белән каралган. Шунлыктан, шәригать серләрен аңлау өчен әзерлегебез ким вә зәгыйфь. Рәсулуллаһ - Аллаһының вәхие белән ярдәм ителгән, гөнаһ вә хатадан, вәсвәсә вә шөбһәдән пакь вә мәгъсүм бәндәседер. Шуның өчен без шәригатьтә исбатланган һәркайсы хөкем вә фәрманны кабул итеп, бил-фигыль үтәргә вә җиренә китерергә, ул эшнең сер вә хикмәтен рәсулуллаһка тапшырырга тиешбез.
«Мин - рәсулуллаһ өммәтеннән», дигән кеше үзен рәсулуллаһка тапшырырга тиеш. Аның тәрбиясенчә тәрбияләнергә, вә аның һидәят вә иршәдләрен бөек ганимәт күреп кабул итәргә вә үтәргә тиеш. Бәни Исраил кебек төрле тәэвилләргә вә төрле шөбһәләргә төшеп мәхрүм булмаска кирәк. Аларның Аллаһы вә рәсуленә (Муса галәйһиссәламгә) иманнары булган. Ләкин алар кайбер авыр хөкемнәрне: «Моны кем кылып бетерсен яки нигә кирәге бар яки бу хөкем фәлән максуд өчен, ул эшне башка төрле юнәтербез», дигән булып кабул итмәгәннәр. Шам диңгезеннән шулкадәр могҗиза күреп чыккач, Аллаһы Тәгалә аларга Сүриядәге бер кәфер кавем белән сугышырга боерган. Әмма алар карышканнар, Аллаһы вә рәсүленә итагать итмәгәннәр, хәзрәт Мусага: «Үзең вә Раббың барып сугышыгыз, без монда торамыз», дигәннәр.
Ошбу әдәпсезлекләре өчен Аллаһы Тәгалә аларның юлларын авырайткан, төрле җәфаларга очрап коры сахрада хәйран хәлдә калганнар. Бабалары Ягъкуб галәйһиссәлам ватаны булган мөкаддәс җиргә бармакчы булсалар да, кырык ел хәйранлык мәгънәсендә булган «тиһ» аталган сахрада ачлы-туклы тереклек иткәннәр. Аларның моннан башка да пәйгамбәрләренә каршылыклары булган Бәни Исраилнең бу кыйссасы вә башка хәлләре, безгә гыйбрәт өчен, Коръәндә зикер ителгән. Безгә элекке өммәтләрнең хәлләреннән гыйбрәт алу тиеш. Нәфескә җиңел булганын гына алып, авыр булганын калдырсак, бу пәйгамбәргә иярү вә итагать кылу булмый.
Намаз мәсьәләләрен, бик күп ишетелгән нәрсә инде дип, илтифатсыз калдырырга ярамый. Җәмәгать намазының фазыйләте хакында Бохари вә Мөслимдә ошбу хәдис бар: «Җәмәгать намазы (мәчет җәмәгате) - ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык». Намазны өйдә укыганда төрле тәшвишләр була, дөньяның һәртөрле әсбабы күзеңә күренеп, колагыңа ишетелеп торганда күңелне алардан арулап чын ихласлык вә хошугълык белән Аллаһыга юнәлү бик авыр, шунлыктан мәчет тышында кеше үзен бөтенләй Аллаһыга тапшырып намаз укый алмый. Әмма мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз баягы тәшвишләрдән ерак, дөньядан бөтенләй тышта булганга ихласлы калеб белән укыла. Бу тәҗрибә белән исбатланган. Күпнең эчендә яхшы күңелле кешеләр булуы да мөмкин. Башка серләрне вә, бигрәк тә, егерме җиде дәрәҗә булуның серен тәфсилләп аңламасак та, шул кадәр аерма барлыгына тәмам ышанып җәмәгатьне ганимәт белү тиеш.
Дөнья эшендә файдасы азрак эшне куеп, файдасы күбрәген эшлибез. Инде ахирәт эшендә дә ошбуны ригая кылып, нәфескә авыр булса да, һиммәт вә гайрәт белән үтәргә кирәк.
Байлык Коръән телендә «хәер» дип йөртелә. Шунлыктан аны хәерлелектән чыгармаска кирәк. Әгәр бай кешенең киләчәктә көткән савабы булмаса, байлыкның файдасы булмый кала. Дөрес, дөньяда аның бераз заһири рәхәтләре була. Ләкин алар, чынлыкта, борчу гына. Байлар үгрәнгән җәфа борчу булганга гына аны аңламыйлар. Яки мал исереклеге белән аңламыйлар.
Рәсулуллаһның иң якын сәхабәсе булган ибн Мәсгуд хәзрәтләре: «Бер кемсә кыямәттә Аллаһы Тәгаләгә пакь мөселман булып юлыгасы килсә, кай урында чакырылса да, биш вакыт намазга килсен. Аллаһы Тәгалә рәсулуллаһка күнү юлларын күрсәтте, бу биш намаз да - күнү юлларыннандыр. Рәсулуллаһ заманында җәмәгать намазыннан бик ачык монафыйклардан башка кешеләр калмыйлар иде. Хәтта кайбер зәгыйфь хәлсез кешеләрне култыклап китереп утырталар иде. Әгәр пәйгамбәр юлын тотасыгыз килсә, ошбуга тырышыгыз», дигән.
Госман хәзрәтләре рәсулуллаһ хәзрәтләреннән бу хәдисне риваять итә: «Берәү ясигъны җәмәгать берлә укыса, ярты төн йокламый гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешә. Әгәр берәү иртә намазын җәмәгать берлә укыса, бөтен төн гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешәдер. (Бер риваятьтә иртә намаз берлә ясигъ намазының икесен бергә укыган кешегә бөтен төнне гыйбадәт берлә үткәрү савабы булыр дип тәфсир ителгән)».
Аллаһы Тәгалә хәбибе Мөхәммәд өммәтенә бик күп җиңеллекләр кылган. Шул җөмләдән, бөтен кичне гыйбадәт белән үткәрүне санарга булыр. Чөнки кичне йокламый гыйбадәт кылып үткәрү бик мөшкел булуы өстенә, сихәткә дә зарарлы булырга мөмкин. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә аның урынына шуның савабына бәрабәр булган икенче нәрсәне өйрәткән. Без моның кадерен белергә тиешле. Әгәр, фәкать, йокы бүләсе килмәгәннән ясигъ яки иртә намазын җәмәгать берлә укымасак, килешәме? Иртә намаз савабы күбрәк вакытка туры килә. Йокы туйдыру дөньядан максуд нәрсә түгел. Намаздан соң да йокларга мөмкин.
Рәсулуллаһ: «Әгәр ясигъ берлә иртә намазында никадәр әҗер вә савап барлыгын белсәләр, шуыша-шуыша килерләр иде», дип, безнең хәлләребезгә карап әйткән кеби. Сахих Бохари, Мөслим, Муатта Мәлик кеби могътәбәр хәдис китапларында Әбу Һурайра аркылы риваять ителгән.
Халык җәй көннәрендә ясигъ берлә иртә намазга ялкауланалар... Аллаһы Тәгалә һәрбер гыйбадәткә кыямәт көнендә савап биреләчәк дип вәгъдә кыла. Шулай була торып та, без моңа тырышмасак, бик зур оят булыр. Рәсулуллаһ заманында Мәдинәдә дә төннең кыска вакытлары булгалаган. Шулай була торып та, рәсулуллаһ заманында ясигъ вә иртә намазларында җәмәгатьтән калмаганнар.
Җәмәгать намазы картларга гына хас түгел. Яшьләргә дә җәмәгать намазына мәчеткә барырга тырышырга кирәк. Аларга савабы күбрәк булыр. «Мәчеткә картайгач йөрергә» дигән сүзләр - шайтан сабаклары. Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, картайгач куәт бетә. Картайгач кыла алмаганда, яшьлектә ни өчен кылмадым икән дип, үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр. Шуның өчен кыямәт тә яхшыларга да, яманларга да үкенеч көне дип сыйфатланган. Яманнарга үкенечлеге мәгълүм. Яхшылар исә, күбрәк гыйбадәт кыласым калган, аз кылганмын дип үкенерләр икән.
Җәмәгать намазы, хосусан, мондый кыска төннәрдә бик ганимәт эш. Моңар һәр сыйныф халык тырышмак кирәк. Чөнки Аллаһы өндәүчесе (мөәззин) манарага менә, һичкемнән курыкмый азан әйтә. Кешенең мөселманлыгын исенә төшереп, «котылу юлына ашыгыгыз, намазга ашыгыгыз», дип кычкыра. Калебендә мөселманлык хисе булган адәм шуны ишетә торып, намаз укып калебен рәхәтләндерми йоклап ята алмас, иртәнге намаз вакытына азан тавышын ишетер өчен генә дә торырлык бар. Мөәззин «килегез намазга», дип әйткәндә, «син - мөселман, ислам динендә намаз бар, иман бар», дип кычкырган вакытта син йоклап ят... Моның нәтиҗәсеннән курку тиешле.
Аллаһы өчен йокыны бүләргә кирәк, аннан бер-ике сәгать эшең кичексә кичегер, әмма бәракәтне бирүче Аллаһы Тәгалә булганга, аз эшкә күп бәракәт бирсә, гаҗәп түгелдер.
Безнең хәлебез бик кызганыч. Иртә намазында бер саф халык булып җитми, ясигъ намазында да кеше бик аз була. Җитмәсә, мөәззинне, «тизрәк азан әйт», дип ашыктыралар. Җәмәгать намазы ваҗиб, бер фикердә сөннәт мөәккәдә. Төннең кыскалыгы ваҗибны яки шуңа якын сөннәт мөәккәдәне калдырырга гозер түгелдер. «Ясигъ берлә иртә намазындагы хәсиятне белсәләр иде, шуыша-шуыша килерләр иде» - пәйгамбәрнең мөбарәк авызыннан чыккан бик зур вә гыйбрәтле сүз. Икенче бер хәдистә рәсулуллаһ: «Монафыйкларга ясигъ белән иртә намазыннан да авыр намаз юк», дип әйткән (сахих хәдис). Монафыйклар - дингә чын ихласлары булмаган адәмнәр. Бу инде артык сүз, моннан куркырга кирәк.
(«Әд-дин вәл-әдәб», 1915 ел, 12нче сан).
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: