Туган як

Мамадыш сыры да ярый

Әле генә изге айларны озатып, Рамазанның бер айлык эмбаргосы (чикләү, тыю) тәмамланып, иркенләп ашый гына башлаган идек, янә яңа чикләүләр керә. Берничә ай элек Америка Рәсәй өчен үзенең акча янчыгын, икътисад-сәүдә юлларын япты. Америка каршында "ләббәйкә" дип торучы Аурупа илләре дә аның әмереннән чыга алмады. Әлеге адымга каршы ничек җавап...

Әле генә изге айларны озатып, Рамазанның бер айлык эмбаргосы (чикләү, тыю) тәмамланып, иркенләп ашый гына башлаган идек, янә яңа чикләүләр керә.

Берничә ай элек Америка Рәсәй өчен үзенең акча янчыгын, икътисад-сәүдә юлларын япты. Америка каршында "ләббәйкә" дип торучы Аурупа илләре дә аның әмереннән чыга алмады. Әлеге адымга каршы ничек җавап бирергә? Инҗил кушканча: "бер яңагыңа суксалар, икенчесен куяргамы", әллә Коръән кушканча: "тешкә - теш, күзгә - күз" белән җавап кайтарыргамы? Әлбәттә, Рәсәй үзенең банк ишекләрен япканнан гына Америка һәм көнбатыш миллиардерларына әллә ни зыян тимәс. Билл Гейтсның үз акчасын "Сбербанк"та сакламавы көн кебек ачык. Шуңа күрә, ил җитәкчелеге бераз сабыр итеп, кемнең кем ягында икәне ачыкланганнан соң, үз адымын ясарга булды.

Көчебез "һавадан төшкән" нефть һәм газда гына түгел икән, җәмәгать. "Сез безгә акча янчыгызны япсагыз, без сезгә тамакларыбызны ябабыз" - менә рәсәйлеләрнең нинди көче бар! Без, 150 миллион кешенең тамагы йоткан ризыкны тагын кем ашый ала? "Кытайлылар ашый", диярсез. Кыргызстанда булганда Кытайдан күчеп килгән уйгур гаиләсендә яшәргә туры килде. Хуҗа безне көненә өч мәртәбә сыйлады: кулга ике нәзек таяк тоттырып... Безнең олы кашык белән чагыштырганда, таякка әллә ни күп ябышмый икән.

Чыннан да, тамак мәсьәләсе безнең тормышта зур урын алып тора. Тамак сәбәпле, җирдә күпме явызлык кылына. Корсагын кайгыртып, угры кеше малына кул суза, фахишә тәнен сата, ришвәтче ришвәт (взятка) бирә һәм ала, сатучы насыйбын арттырам дип, җимешнең бозыкларын аска тутыра, машина белән сәүдә итүче төне буе спидометр саннарын әйләндерә... Корсак мәйданында туган белән туган дошманлаша. Ризык бүлешә алмау илләр, халыклар арасында күпме кан коюга, сугышка сәбәп була.

Шуңа күрә, дин кешелеккә атабыз Адәм чорыннан зур бер хаклыкны аңлатып килә, халык кына моны аңлый алмый: җан ияләренең ризыкларын Аллаһы Бер Үзе бүлә. Кемгә күпме бирәсен Бер Үзе хәл итә һәм бу эштә һичкемнең киңәшен яки рөхсәтен сорамый. Аллаһының Коръәнендә әйтелә: "Син - теләгән бәндәңне мөлкәтле итәсең, теләгәненнән тартып аласың" (Әл-Гыймран 26).

Аллаһы һәр мәхлугының ризыгын Үз өстенә алды: мөэминнең дә, көфернең дә, изгенең дә, яманның да... Хәтта, иң яман җан иясе булган шайтанның да ризыгы Аллаһы кулында. Хәдистә килгәнчә, Иблис Аллаһыдан: "Йә, Раббым, һәр мәхлугыңның ризыгын билгеләдең, ә минем ризыгым кайда", дип сорады. Иблис, гәрчә көфер булса да, ризыкны кемнән сорыйсын яхшы белде. Аллаһы аңа: "Кем бисмилласын әйтми ашаса, синең ризыгың шул булыр", диде.

Кеше анасының карынында дүрт ай да ун көнлек булганда, Аллаһы аңа махсус фәрештәсен җибәрә, ул үзе белән кешенең гомерлек ризык микъдарын (лимит) алып төшә. Соңгы сулышына кадәр кеше шул ризыгын ала, беркем дә аның өлешенә керми. Ата-анасы да, туганы да, дошманы да... Һичкем Раббы билгеләгән "лимит"ны арттыра да, киметә дә алмый. Әгәр кешеләр бу хаклыкны аңласалар, күпме хәсрәтләрдән имин булырлар һәм башкаларны да имин итәрләр иде. Ә бит әлеге мәсьәләдә ислам, насара (христианлык), яһүд (иудаизм) диннәре бер карашта.

Аллаһы Үз ризыгын бүлүне дә Үзенең гыйлеме, хикмәте, рәхмәте белән башкара. Әлбәттә, кешегә һәрвакыт күбрәк кирәк. Әмма, кемгә күпме бирәсен Аллаһы Үзе белә. Әгәр бөтен кешегә аның нәфесе теләгәнчә бирелсә, бу хәерле булмас иде. Шуңа күрә, вакыты-вакыты белән, Аллаһы бирщ торган ризыгын чикли, ягъни "эмбарго" куя. Чикләрнең кайберләре вакытлыча, кайберләре мәңгелеккә.

Әмма, һәр чикләүнең үз хикмәте бар. Рамазан "эмбаргосы" бер айлык кына, әмма ул безгә ризыкның кадерен белергә, бер йотым суның кыйммәтен тоярга өйрәтә. Бу дөньяда кешеләргә исерткеч эчемлекләр тыелган, ирләргә ефәк киемнәр, алтын бизәнгечләр дә ярамый... Әмма, сынауларны үтеп, җәннәт бакчаларына кайткач, анда ефәк, алтын һәм шәраб өстеннән санкцияләр төшә. Җәннәт әһелләре өсләренә ефәк һәм парча киемнәр киеп, алтын-көмеш касәләрне шәраб елгаларына "батырып", җәннәт эчемлекләреннән авыз итәләр...

Аллаһы бәндәләрен дөньяда төрле ысуллар белән чикли. Шәргый кануннар: дуңгыз ите харам, кеше малы, хәмер эчү һ.б. харам... Гарасатлар аша: корылык, җил-давыллар, җир тетрәүләр... Шулай ук, Аллаһы бер мәхлугын башкасы аша да чикләргә мөмкин. Әгәр сыерны фураж савыты янында калдырсаң, ул туктый белми, ашап күбенә һәм үлә. Шөкер, аны туктату өчен хуҗасы бар. Дөнья куа торгач, без "күбенмәсен" өчен дә, Аллаһы туктатучыларын җибәрә. "Әгәр Аллаһы берәүләрне икенчеләр белән тотып тормаса, җир өсте бозылып бетәр иде" (Бәкара сүрәсе, 251).

Рәсәйнең көнбатышка куелган азык-төлек эмбаргосы күпләрне аптырашка калдырды. Кемдер: "шул кирәк аларга" дип куанды, кемдер: "ә без нәрсә ашарбыз" дип, янә корсагын кайгыртып куйды. Чыннан да, бүген халкыбызның азык-төлеккә сарыф иткән акчасының 40 проценты чит илгә китә, диләр. Үз карыныбызны кайгыртып, күпме илләрне баетып ятабыз! Бәрәңгенең дә Аргентина яки Мисырдан килгәнен ашыйбыз. Шөкер, "Буш ботлары"ннан халык соңгы елларда бизде һәм үзебезнең Питрәч, Чаллы, Торбаслы тавыкларына күчте. Кызганыч, көнбатышның азыгы белән халкыбызга көнбатыш мәдәнияты да (дөресрәге, мәдәниятсызлыгы) керә. Ирекле мәхәббәт, ирекле киенү, үзеңә ошаган җенесне сайлау... Бәлки, аларның азык-төлеге кимү белән, тискәре йогынтылары да кими төшәр. Ә бит Аллаһы Тәгалә безнең илгә биргән байлыкны тагын кайсы илгә бирде икән? Алтын, нефть, газ, урманнар, басу-кырлар, елга-күлләр... Кара туфрактан йөрибез, ишек төбенә чыгып орлык чәчсәң, тишелеп өскә күтәрелә. Аз гына чокысаң да, аяк астыннан чиста салкын су бәреп чыга. Кайбер илләрдәге кебек гарасатлар, җир тетрәүләр, су басулар бездә сирәк күренеш. Тукаебыз әйтмешли: "Барсы да бар". Тик юк бәракәт. Безнең халыкка Раббыга рәхмәтле булып, "күктән төшкән" байлыкның кадерен белергә, яшәгән җиребезне сакларга кирәк.

Дөньяда барган чуалышлар, аерым патшаларның мин-минлеге аркасында, "дөньяда кем хуҗа" дигән уенга әйләнмәсен иде. Заманында Фиргавен, үз язмышын үзгәртәм дип, күпме ир балаларны үтертә. Аллаһы Фиргәвеннең үзен һәлак итәчәк сабыйны Фиргавеннең үз өендә үк үстертте.

"Урман кискәндә йомычка очар инде ул", диләр, гадәттә. Ләкин, олы абыйлар урман кискәндә, башкалар йомычка булып калмасын иде. Һәр дәүләтнең нигезендә, иң элек, гаделлек ятарга тиеш. Ислам галимнәре: "Аллаһы гадел дәүләткә көч бирер, гәрчә ул ислам дәүләте булмаса да. Залим дәүләтне җимерер, гәрчә ул мөселман дәүләте булса да", дигәннәр. Раббым патшаларыбызга хикмәт, аек акыл бирсен. Әбиләребез әйтмешли, әпекәйләре булып торсын, бәрәңгедән өзмәсен. Ә инде кибет киштәләрендә затлы француз сырлары күренмәсә дә, безгә, авыл балаларына, Мамадышныкы да ярый.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: