Туган як

Мөһаҗирларга ярдәм

Украинадагы сугыш дәһшәтеннән качып, тыныч тормышта яшәүче халык Россиягә, шул исәптән, Татарстанга да килеп сыенды. Безнең Түбән Кама шәһәренә дә Украинадан 150ләп качак килде. Качаклар мәсьәләсендә ислам дине нинди мөнәсәбәттә? Төбәгебез мөселманнары Украинаны ташлап китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм кулы сузамы? Түбән Кама муниаципаль районы мөхтәсибе ярдәмчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән...

Украинадагы сугыш дәһшәтеннән качып, тыныч тормышта яшәүче халык Россиягә, шул исәптән, Татарстанга да килеп сыенды. Безнең Түбән Кама шәһәренә дә Украинадан 150ләп качак килде. Качаклар мәсьәләсендә ислам дине нинди мөнәсәбәттә? Төбәгебез мөселманнары Украинаны ташлап китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм кулы сузамы? Түбән Кама муниаципаль районы мөхтәсибе ярдәмчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән әңгәмәбез шул хакта.

- Дөньяда әледән-әле сугышлар, бәрелешләр булса да, безнең төбәктә әле качакларны күпләп күргәнебез юк иде. Качаклар турында исламда нәрсә дә булса әйтеләме?

- Әлбәттә, Коръәндә дә, пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә качаклар, авыр тормыш аркасында үз ватаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булучылар турында бик күп мәгълүмат бар. Чөнки пәйгамбәребез үзе дә, Мәккә мөшрикләренең явызлыгына түзә алмыйча, үлем куркынычы янау сәбәпле, Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ул гына да түгел, аның сәхабәләре дә күчеп китәләр, йортларын ташлап калдыралар, кайберләре мал-мөлкәтләрен дә ала алмыйча китәләр.

Билгеле булганча, башта кайбер мөселманнар, авырлыкларга, эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, насара иленә - Эфиопиягә күченәләр. Җирле халык бик яхшы каршы ала, ярдәм итә, саклый, диннәрен тотарга да комачауламый. Алар 15 ел шунда яшиләр.

Европада насаралар яһүдиләрне эзәрлекли башлагач, алар кая качалар, кая күчәләр? Әлбәттә, мөселман илләренә! Шунда сыену табалар, имин-тыныч тормыш корып яши башлыйлар. Хәзерге вакытта да, Әфганстан, Гыйрак, Сүрия, Филәстыйн кебек илләрдәге халыкның ватандашлары үз туган җирләреннән читтә яшәргә мәҗбүрләр. Шуңа күрә дә мөселманнар өчен качаклар мәсьәләсе якын, моны алар күңел ачысы белән кабул итәләр.

- Ә Коръән качакларга нинди ярдәм күрсәтергә чакыра?

- Коръәндә Мәккәдән күчүче мөһаҗирларны каршы алган Мәдинә халкы турында бик матур бер аять бар. Мәдинә халкы шуңа күрә дә, "ансар", ягъни ярдәм итүчеләр дип атала. "Ансарлар үзләренә күчеп килгән мөһаҗирларны сөяләр, күңелләрендә бер дә авырлык тоймыйлар һәм, үз хәлләре авыр булса да, аларны үзләреннән өстен күрәләр. Саранлыгыннан сакланган кешеләр котылу табарлар", диелә "Хәшер" сүрәсендә. Моны бары тик мөселманнарга гына ярдәм итәргә кирәк икән дип, ялгыш аңламагыз.

Ансарлар килгәч, сөекле пәйгамбәребез бер ягына ансарларны, бер ягына бер нәрсәсез килгән мөһаҗирларны җыя. Ике шәһәр арасындагы 600 чакрым ул җәяүле чорда бик зур ара булганлыктан, аңа кадәр бу мөселманнар бер-берсен белешмәгәннәр. Пәйгамбәребез аларны туганлаштыра. Шундагы һәр ансар бер мөһаҗирны үз өенә алып кайтып китә. Өен дә, мөлкәтен дә икегә бүлә. Әйтик, бер пот оны булса, берсен мөһаҗирга бирә, ике дирһам акчасы бар икән, берсен мөһаҗирга суза (килгән кешегә нәрсәсен дә булса бирерлек көче бармы хәзерге заманда кешенең?). Ислам тарихында мөселманның бер-берсенә карата тәүге фиадкарьлеге үрнәге була бу.... Безнең динебез авыр хәлгә төшкән һәрбер кешегә ярдәм кулы сузуны хуплый. "Мөмтәхинә" сүрәсендә Аллаһы әйтә бит: "Сезнең белән сугышмаган, сезне йортларыгыздан кумаган кешеләргә карата игелекле булудан, гаделлек кылудан Аллаһы Тәгалә тыймый". Ә үзе өеннән куылган, сугыш афәтеннән качкан кешегә ничек булышмый каласың, ничек аны шушы бәла-казадан коткармыйча, читтән генә күзәтеп торасың?! Аларның иминлеген тәэмин итү, аларны үз җиребездә сыендыру - безнең бурыч.

- Салих хәзрәт, ә безнең Түбән Кама мөселманнары качакларга ярдәм күрсәтергә әзерме?

- Безнең Түбән Кама районы мөселманнары, әлбәттә, битараф калмадылар. Имам-хатыйбыбыз Йосыф Дәүләтшин, качакларга ярдәм мәсьәләсендә, үзе хакимияткә чыкты, Федераль миграция хезмәте идарәсе җитәкчесе Елена Соловьева янында да булды. Украинадан бирегә килүчеләргә мәчеттә иганә җыю оештырылды. Качаклар мәчетләргә дә киләләр. Мәсәлән, ирле-хатынлы Марина белән Илья килеп, гомерләрендә дә мәчеткә кергәннәре булмаганы хакында әйтеп тордылар. Без сезне дингә өндәммибез, сезгә ярдәм итү - безнең өчен шатлык, дигәч, ничек гаҗәпләнгәннәрен, сөенгәннәрен күрсәгез иде...

Украинада Илья - ландашфат дизайнеры, ә хатыны бухгалтер булган. Яхшы яшәдек, эшләдек, диләр. Луганскидагы халыкка, Россия ягына чыгар өчен, ике сәгатькә "коридор" ачканнар. Һәм алар паспорт, спортивка, наутбукларын алганнар да, чыгып йөгергәннәр. Дипломнарын да, документларын да алырга өлгермәгәннәр. Әниләре Луганскида калган. Оныклары белән кызлары исә Одессадагы хәйрия үзәгендә ята, ди. Алар интернетта "КамАЗ"да эш барлыгы, торырга урын да бирелүе турында укыган булганнар. Соңыннан анда эш юклыгы ачыкланган. Поездда танышкан юлдашлары аларны бирегә алып килгәннәр. Шәһәрдә бер туганнары да юк. Федераль миграция хезмәте идарәсендә аларны теркәгәннәр... Ярдәм йөзеннән, мәчеттән аларга бераз акча бирдек. "Беркайчан да ярдәм алган юк", дип, бик уңайсызландылар. Вакытлыча кергән фатирларында әле суыткыч та, ябынырларына юрган да юк... Иренә эш белештек: яңа мәчеттә брусчатка салачак. Йосыф хәзрәт Елена Анатольевна янында чакта Лугански янындагы авылларның берсеннән килүче хатын үзләренең тагын сигез кешесе киләчәген әйтеп, безнең райондагы авыл җирендә яшәргә, кирәк икән сыер саварга, терлек карарга да әзер икәнлекләрен белдергән.

Сүз уңаеннан, көн саен ун-унбиш кешене көндезге әбәт вакытында кайнар аш белән, безнең үзәк мәчет тә тәэмин итә ала. Гомумән, теләсә кайсы кафе моны эшли ала. Кием кибете тотучы бер мөселман кардәшебез бер-берсе 1000 сумлык ун сертификат китерде. Качакларга өләшер өчен. Башка кибетләр әллә бирә алмыймы?!

Кешелеклелек бик сирәкләргә хас булган бу заманда, качакларга һәряклы ярдәм күрсәтүче Елена Соловьева һәм аның командасы, качакларга эш бирүче, аларны сыендыручы оешмалар, Түбән Кама телерадио компаниясе һ.б. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар.

Украинадагы туган йортларын, мөлкәтләрен калдырып, безнең якларга килеп сыенган бу мөһаҗирларга карата күңелләребездә рәхим-шәфкать булсын, мөмкинлектән чыгып ярдәм кулы сузарлык миһербанга ия булсак иде...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: