Туган як

Әлек һәм хәзер

Аллаһының илчесе (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын), Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән Коръән аятьләренең мәгънә вә тәфсирен сәхабәләренә укып, яздырып һәм ачык сүз белән, үзенең гамәле һәм холкы белән аңлатып килгән. Шулай итеп Коръән Шәриф һәм рәсулуллаһның... Аллаһы юлындагы эше: гыйбадәте вә хөкеме, вә холкы белән булган мөгамәләсе - бар...

Аллаһының илчесе (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын), Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән Коръән аятьләренең мәгънә вә тәфсирен сәхабәләренә укып, яздырып һәм ачык сүз белән, үзенең гамәле һәм холкы белән аңлатып килгән. Шулай итеп Коръән Шәриф һәм рәсулуллаһның...
Аллаһы юлындагы эше: гыйбадәте вә хөкеме, вә холкы белән булган мөгамәләсе - бар да дин өйрәтү һәм шәригать күрсәтүдән гыйбарәт булган. Чөнки Аллаһы аны хаталы эштән вә гөнаһ кылудан саклаган (һәр эше Аллаһының ризалыгына муафикъ булган. - авт.) һәм күрсәткән холкы - барысы да дин вә шәригать булып, сәхабәләр аркылы аларның шәкертләренә (тәбигыйннар - сәхабәләрне күреп гыйлем алган вә дин өйрәнгән мөселманнар; ә тәбигыйнны күреп дин вә гыйлем өйрәнгәннәрне тәбиг тәбигыйн диярләр; сәхабә, тәбигыйн, тәбиг тәбигыйн - бу өммәтнең иң хәерле, иң югары дәрәҗәдәге кешеләре һәм иң кадерле әгъзаларыдыр. Барысыннан Аллаһы Тәгалә разый булсын. - авт.) җиткерелгән һәм аңлатылган. Алардан соң аларның шәкертләренә (тәбиг тәбигыйннар) җиткерелгән һәм аңлатылган. Шул вакытлардан бирле безнең көнгә кадәр, әүвәлге кебек, берсеннән икенчесенә Коръән һәм дин өйрәтелеп килгән. «Сахих Бохари» һәм «Сахих Мөслим» кебек бик дөрес китапларда язылып гыйлем бирелгән. Кыямәткә кадәр шушы рәвешчә Коръән өйрәнелеп, аның белән гамәл кылыначак. Һәм Рәсулуллаһның (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) сүзе, гамәле һәм төрле холкы язылган китаплар, шулай ук мөҗтәһидләр тарафыннан язылган дөрес китаплар буенча аңлатылып һәм аларда сакланып гамәл ителәчәк. Аллаһы Тәгалә теләгән бәндәләрен туры юлга күндерә.
Галимҗан БАРУДИ.
(«Башлангыч белем»).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: