Туган як

Кызыклы бер шикаять

«Вакыт» идарәсенә берәр ай алдан ошбу рәвештә бер хат килде: «Бөгелмә өязе, Әлмәт волосте Бигәш авылында булган ахунд, ачлыкка сылтап, кыш фасылында берничә тапкыр «Оренбург җәмгыять хәйриясе»ннән иганә сорап, һәр сораганында йөзәр сумлап акча алып торды. Ләкин ахунд бу иганәдән үз авылында булган фәкыйрь мөәззин вә муллаларга вә күрше авылларда...

«Вакыт» идарәсенә берәр ай алдан ошбу рәвештә бер хат килде: «Бөгелмә өязе, Әлмәт волосте Бигәш авылында булган ахунд, ачлыкка сылтап, кыш фасылында берничә тапкыр «Оренбург җәмгыять хәйриясе»ннән иганә сорап, һәр сораганында йөзәр сумлап акча алып торды. Ләкин ахунд бу иганәдән үз авылында булган фәкыйрь мөәззин вә муллаларга вә күрше авылларда булганнарга бирмичә, тәрилкә тоткан муллаларга, кода-кодагыйларына бүлде. Без, ошбу якта булган имамнар, хатлар язып вә кайберләребез үзен күреп, ихтыяҗларыбызны бәян итсәк тә, бер тиен булсын, бирмәде вә илтифат итмәде. Көз фасылында үзебезнең кирәкләребезне Собраниегә дә тәфсилләп язып биргән идек. Ләкин Собрание тарафыннан да бер тиен бирелмәде. Кайбер муллаларга икешәр сумнан иганә килгән дип ишеттек. Безнең Шәргый мәхкәмәбезнең куәте ике сумнан узмагач, милләт хезмәтчесе исемен дәгъва иткән ахундлар болай золым иткәч, арабызда ничек иттифак вә бердәмлек булсын да, бу милләт ничек алга китсен?!
Кыскасы, әлеге ахунд газета аркылы тәфсилле хисап күрсәтсен, җәмгыять хәйрия безгә дә иганә итәргә ахундка әмер бирсен, дип дәгъва кылабыз. Юкса, ахундтан артык җәмгыять хәйрия гаепле булып, бөтен милләт каршысында ышанычын югалтачактыр, моны фикер итсен! Әлмәт вә шул як имамнары».
Муллаларның Оренбург Собраниесе хакында булган шикаятьләре вә ике арада булган эшләрнең «Вакыт» идарәсенә бер мөнәсәбәте дә юктыр. Шуның өчен, теләсә, муллалар Собраниедән шикаять итсен, теләсә Собраниеләре алардан шикаять итсен - моның әһәмияте юктыр. Ләкин Оренбург шәһәрендә булган ислам җәмгыяте хакында булган хәбәрне, бердән, мәхәлли газета булганга, вә икенчедән дә җәмгыять исламия хәзинәсенә җыелган иганә вә садака акчалары «Вакыт» идарәсе аркылы агып киткәнгә, «Вакыт»ның әһәмият бирүе тиештер. Бу турыда ислам җәмгыятенә сөйләнгән сүзләр гүя «Вакыт»ның үзенә туры сөйләнгән булыр».
Муллаларның күбесе бер-беренә дошман вә көнче һәм дә яла һәм боһтан итүне һичнәрсә хисап итмәгәнлекләреннән вә үзләреннән башка һичкем кулыннан изге бер эш булачагына инанмаганлыкларыннан, әлеге хатны башта ташладык. Фәкать соңра, басылмый калган хәлдә тагын артык начар фикер белән авырырлар, ихтимал бер-бере өстеннән мәхкәмәләргә донос итәрләр дип, эшнең асылын белергә карар бирдек. Шуңа нигезләнеп, мөселман җәмгыяте идарәсенә махсус бер адәм җибәреп, анда булган дәфтәрләрне вә эшләрне тикшерттек.
Ошбу адәмнең «Вакыт» идарәсенә китергән докладына күрә Бөгелмә өязе, Бигәш авылында ахунд Әбүл-Касыйм Мотыйгулла углы Мансуров үзенең мәктәбендә укып торучы фәкыйрь балаларны ашатырга җәмгыять исламия хәзинәсеннән ярдәм сораган. Җәмгыять исламиянең советы постановление ясап, ахунд исеменә 27 февральдә -100 вә 10 апрельдә тагын 100 сум, җөмләсе 200 сум иганә биргән. Ахунд исә янә әлеге волостьта Мактамабаш авылы яну мөнәсәбәте белән тагын иганә сорады. Җәмгыять исламия бу тапкырында әлеге ахунд исеменә 115 сум иганә җибәрде. Мәктәп балаларына ачылган ашханә хакында ахунд тарафыннан күндерелгән тәфсилле хисапнамә җәмгыять исламия эшенә куелды. Мактамабаш мөселманнарына бирелгән иганә хисапнамәсен шул авылның старос-тасы үзенең мөһере белән раслаган. Хисапнамәдән күрелгәненә нигезләнеп, Мактамабаш авылында 11 гаиләгә - икешәр сумнан вә 17 гаиләгә - 5 сумнан, мәхәллә мулласына 8 сум бирелгән.
Рәсми дәфтәрләрдән табылган мәгълүмат ошбу кадәр булып, монда исә ахунд тарафыннан муллаларга, мөәззиннәргә таратырга дип сорамаганы кеби җәмгыять исламия тарафыннан мондый эчтәлекле бер кәлимә булсын, юктыр!
Шулай булгач, Әлмәт ягында булган хәзрәтләрнең болай шикаять итәргә ни җәһәттән хаклары бар? Вә аларга бирмәү сәбәпле, ахунд ни йөздән залим исеменә лаеклы була? Без моны аңламадык! Юкса, бердәмлек вә иттифак һәм дә милләтнең алга баруы Әлмәт әтрафында булган муллаларга садака өләшүдән гыйбарәтме? Болай исә безнең милләтебез гарешләргә менгән хисапланырлык җир бар. Чөнки бу милләт кадәр муллаларга садака бирә торган милләтнең дөньяда икенчесе юктыр.
Җәмгыять исламия тарафыннан төзеләчәк хисапнамәдә дә никадәр иганә килгәне вә ни чыгым булганы тәфсилле сурәттә күрсәтелер. Табигый, ахунд Мансуров хисаплары да шунда. Фәкать бу турыда Оренбург мөселман җәмгыятеннән бу дәрәҗәдә әмерләр сыйфаты белән хисап сорарга вә безгә дә бирсен дип дәгъва итәргә бу хәзрәтләрнең хаклары бармыдыр? Мөселман җәмгыяте шунда булган күпмедер муллага бирергә муафыйк тапмаса, ничек ышанычын югалтсын? Ротшильд хәзинәсеннән дә һәрбер теләгән адәм кул сузып ала алмас. Мөселман җәмгыятенең хәзинәсе Ротшильд хәзинәсе түгел. Шул рәвештә донослар язасы урында хаҗәтләре булган кемсәләр үзләре туры сорасалар иде, ихтимал ки, тиеш тапса, җәмгыять боларга да, мөмкин булганча иганә кылыр иде».
(«Вакыт», 28 июль, 1907 ел).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: