Туган як

Корбан гаете - золымга бер җавап

Корбан бәйрәме, аның үзенчәлекләре... Аллаһы каршында хәерле гамәл саналсын өчен, бу гаеттә мөселман ниләр эшләргә тиеш. Шәһәр үзәк мәчетенең халыкка хезмәт итү бүлеге җитәкчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМ белән әңгәмәбез шул хакта. - Мөселман календаре буенча корбан ае бара, аның үзенчәлеге нәрсәдә? - Төннәр арасында рамазан аеның соңгы ун төне изге...

Корбан бәйрәме, аның үзенчәлекләре... Аллаһы каршында хәерле гамәл саналсын өчен, бу гаеттә мөселман ниләр эшләргә тиеш. Шәһәр үзәк мәчетенең халыкка хезмәт итү бүлеге җитәкчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМ белән әңгәмәбез шул хакта.

- Мөселман календаре буенча корбан ае бара, аның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Төннәр арасында рамазан аеның соңгы ун төне изге булса, көннәр арасында зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне изге санала. Шуңа күрә мөселманнар бу көннәрдә күбрәк изгелек кылып калырга тырышалар. Үзләре өчен, ул - уразалар, төнге намазлар булса, башкаларга матди яки физик ярдәм күрсәтеп, изгелек кылалар.

- Бу айда мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете дә була. Бу атама нинди мәгънәгә ия?

- Гает - гарәп теленнән тәрҗемәдә бәйрәм дигәнне аңлата, аның кабатлану дигән мәгънәсе дә бар, ягъни ул- кабатланып килә торган көн. Кабатланып килә торган шатлыклы көннәр исламда өчәү һәм барысы да нинди дә булса йолага, гыйбадәткә тоташа. Ураза гаете - рамазан ае тәмамлангач уздырыла, Корбан гаете - хаҗ тәмамлангач уздырыла, ә атнаның гаете - атна саен килә торган җомга көнне мөселманнар бергә җыелып хөтбә тыңлыйлар һәм намаз укыйлар. Өчесендә дә шатлану сәбәбе - Аллаһы каршында булган бурычыңны үтәү.

Корбан исә - якынаю дип тәрҗемә ителә. Кемгә? Әлбәттә, адәм баласының үзен барлыкка китерүче Раббысына якынаюы күздә тотыла. Кеше бу дөньяга кызыгып, нәфескә бирелеп, мал-мөлкәткә алданып Аллаһы Тәгаләдән ерагая. Кабат аңа якынаер өчен, дөньясының һәм малының күпмедер өлешеннән ваз кичәргә туры килә, аннан котылып, үзенең дөнья колы булмавын күрсәтә. Чөнки Коръәндә, "Үзегез яраткан нәрсәдән өлеш чыгармыйча, изгелеккә (ягъни, Аллаһыга бик якын хәләткә) ирешмәссез", дип әйтелгән. Бу бик авыр сынау, кирәкмәгән әйберне бирүгә караганда, үзең яраткан әйберне бирү күпкә авыр, шуңа да аны Аллаһы ризалыгы өчен эшли алган кеше Аллаһыга бик якын кешегә әйләнә. Дөрес, башка көннәрдә дә кеше үзенең хәләл малыннан мохтаҗларга өлеш чыгара, үзеннән өзеп бирә, ә бу бәйрәмдә ул изгелекне сарык, сыер, дөя чалу аша кыла.

- Ибраһим пәйгамбәргә дә баласын кабаттан Аллаһыга бирергә тиешлеген аңлау авыр булгандыр инде...

- Әлбәттә, Ибраһим пәйгамбәрнең озак көттергән, нәселенең дәвамчысы булган, инде буй җиткән улын югалтасы килмәгән. Аның каршында тетрәндергеч сайлау тора: Аллаһымы, баламы! Ләкин Ибраһим бернәрсәне белә: Аллаһы биргән икән, кире алырга хакы бар. Ул пәйгамбәр бит, төшенең чыннан да Аллаһыдан икәнен аңлый. Шулай ук тагы бернәрсәне белә - Аллаһы Тәгалә боерган нәрсә хәерлегә генә була ала. Менә шушы ныклы иман белән Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең бу әмерен үтәргә була.

- Ә ул вакыйга, чыннан да, хәерлесе белән тәмамлана бит.

- Әйе, һәм аның шулай тәмамлануы - безнең өчен бик зур һәм мәңгелек дәрес. Аллаһы Тәгалә кешене корбан итеп чалуны теләмәгән. Аллаһыга кеше корбаны кирәкмәс, ул аны кабул итми! Шуңа да ул Исмәгыйль урынына бер куй җибәрә һәм шуны безнең өчен мәңгелек кагыйдә итеп калдыра. Хәзер төрле террорчылык оешмалар кешеләрне камера алдына китереп куеп суялар, бер гаебе булмаган кешеләрне шартлатып үтерәләр, гап-гади кешеләрне тезеп аталар һәм шуның белән Аллаһыга якынаябыз дип уйлыйлар. Ә Аллаһы Тәгалә хаксызга адәм баласының канын коюдан, җанын кыюдан тыйды. "Сиңа каршы сугышмаган башка дин вәкилен үтерсәң - оҗмахның исен дә сизмәссең", диелә хәдистә. Корбан бәйрәмебез шундый җәбер-золымга каршы да бер җавап.Аллаһы Тәгалә Ибраһимны киләчәк буыннар да мактап искә алыр, аның үрнәге мәңгегә калыр диде. Шуңа да бу бәйрәм - кеше рәхмәтенең тантанасы.

- Гаетләр - мохтаҗлар, мескеннәр өчен дә шатлыклы көн.

- Айлар буе ит күрмәүче, матди хәлләре бик авыр булган гаиләләр дә бар. Бу көннәрдә андый гаиләләрне барлап, аларга ит күчтәнәче бирү - динебезнең матурлыгын, кешелеклелеген тагы бер кат исбатлый. Әгәр дә корбанлык чалдыручылар мохтаҗларны белмиләр, алар өлешен бирер кеше табалмыйлар икән, шәһәр үзәк мәчетендә корбанлык ит кабул итеп, соңыннан аны мохтаҗларга тарату оештырыла. Гомумән алганда, Корбан бәйрәме ул - мәрхәмәтлек бәйрәме, анда бик күп төрле шатлыклар, игелекләр бергә кушылып килә.

- Аның тагын ниндирәк үзенчәлекләре бар?

- Әйткәнемчә, бу бәйрәм хаҗ йоласы тәмамлануга бәйле. Ә хаҗ ул - ике тукыма кисәге киеп, кызу кояш астында Аллаһы каршында Гарафә тавында басып тору. Бу - Кыямәт көненең бер чагылышы. Анда да халык бихисап, кызу һәм авыр булачак. Бу хаҗ киемнәре дә үлемне искә төшерү булып тора, бу ике тукыманың да, кәфеннең дә кесәсе юк бит, дөньядан берни алып китеп булмаганны күрсәтә.

- Укучыларыбызга бу гаеткә киңәшләрегез?

- Безнең халыкта, элек-электән, гаетләр зур әһәмияткә ия булган. Бәйрәм рухы булдыру, бәйрәм табынында бергә җыелу, күчтәнәч-бүләкләр бирешү, кунакка йөрешү, яңа киемнәр кию - татар халкында гаетләрнең борынгыдан килгән үзенчәлекләре. Әнә шулар аша гаетләребезне зурларга кирәк, шунда Аллаһы да безне зурлар. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне, чалган корбаннарыгызны кабул итсен!

Әңгәмәне Фатыйх ХӘБИБ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: