Туган як

Көнчелек

Көнчелек. Әлеге сүз һәркемгә таныш, әмма ни өчендер без ул сыйфатны башкалардан эзлибез, үзебездә күрмибез. Еш кына без, кешеләр бигрәк бозылдылар, көнчелек күбәйде, дип зар кылырга яратабыз. Әйдәгез: көнчелек дигәч, уңга-сулга карарга ашыкмыйк әле. Гаепне читтән эзләү җиңел, үзебезгә күз салыйк, көзгегә карыйк. Берәребез, авыз тутырып, миндә көнчелек юк, дип...

Көнчелек. Әлеге сүз һәркемгә таныш, әмма ни өчендер без ул сыйфатны башкалардан эзлибез, үзебездә күрмибез. Еш кына без, кешеләр бигрәк бозылдылар, көнчелек күбәйде, дип зар кылырга яратабыз. Әйдәгез: көнчелек дигәч, уңга-сулга карарга ашыкмыйк әле. Гаепне читтән эзләү җиңел, үзебезгә күз салыйк, көзгегә карыйк. Берәребез, авыз тутырып, миндә көнчелек юк, дип әйтә аламы?Сөекле пәйгамбәребез: "Сезгә элгәре халыклардан килгән авырулар иреште: көнчелек һәм бер-береңне күрәлмау", ди (Тирмизи, Әхмәт риваятьләре). Нәрсә соң ул көнчелек?

Хөсетлек афәте

Әгәр кеше башка берәүнең шатлык-сөенечен күреп, сөенәсе урында, аның ул нәрсәдән мәхрүм калуын теләсә, бу көнчелек дип атала. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең күршеңә синнән күбрәк итеп бирүен күргәч эчеңдә ут кайнарга тотынса, йокың качса, димәк, көнчелекнең агулы угы синең дә йөрәккә кадалган. Эх, тыныч иде тормышлары, барысы да җитә иде, менә күрше яңа машина алып кайткан. Синекеннән шәбрәген. Бетте тынычлык, качты йокы...

"Кызыктыра бит, нишлик соң", дияр кемдер. Әлбәттә, кызыктыра. Кешедә булганны күреп, аны үзеңдә дә булдырырга тырышу - начар нәрсә түгел. Көнчелек, асылда, Аллаһыдан бирелгән сыйфат, ул безне һәрвакыт камилләшергә, алга таба барырга, көрәшергә этәрә. Еш кына бер кешенең уңышы башка берәүнең канатланып, уянып китүенә сәбәп була. Шуңа күрә, исламда көнчелек икегә бүленә: ак һәм кара. Карасы аять һәм хәдисләрдә "хөсетлек" дип килә. Пәйгамбәребез: "Ике кешегә көнләшү хөсетлек саналмас: Аллаһы берәүгә байлык бирде һәм ул аны изге юлда тотты, икенче берәүгә гыйлем бирде, ул аның белән яши һәм башкаларга өйрәтә", - диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларында). Берәү тырышып галим булды, икенчесе аны узарга тырыша. Берәү күп итеп садака бирә, икенчесе аны арттыра. Әгәр бу рияга, дошманлыкка китермәсә, изгелектә ярышу хәерле эш санала. Гомәр дә бит Әбү Бәкернең изге эшләрен күреп, аны уздырырга тырышкан.

Ләкин, шайтан, кешедә булган һәр сыйфатны үз ягына борып, кешене гөнаһка батырырга тырыша. Шуңа күрә, пәйгамбәребез безнең өчен хәерчелектән түгел, бер-беребездән көнләшүебездән курка һәм: "Вәллаһи, сезнең өчен фәкыйрьлектән түгел, бәлки дөнья үзенең байлыклары белән киңәер дип куркам. Ул сезгә кадәр яшәгән кешеләргә дә киңәйде. Дөньяны күбрәк эләктерим дип, алар узышкан кебек, сез дә узышырсыз, алар һәлак булган кебек, сез дә һәлак булырсыз, дип куркам", -ди (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Иң борынгы авыру

Бүгенге фән кеше тәнендә була торган күп авыруларны ачып, аларны дәвалау юлларын эзли. Ләкин, фән галимнәре, нишләптер, көнчелек авыруы белән кызыксынмыйлар, фармацевтлар да дарулар җитештермиләр. Әлеге авырудан тулы милләтләр һәлак булганда, кешелек яман шешнең дә, инфаркт-инсультларның да, наркоманияның да, спидның да ни икәнен белми иде. Көнчелек иң борынгы авыруларның берсе булып тора. Әлеге куркыныч, йогышлы инфекция, иң элек, Иблискә үтеп керде. Иблис Аллаһының Адәмгә булган ихтирамын белеп, Адәмдә үзенең көндәш-конкурентын күрде, әлбәттә, шайтанның үзендә булган дәрәҗәсен башка берәү белән бүлешәсе килмәде. Нәтиҗәдә, Иблис күкләрдән җиргә куылды. Һәр көферлекнең, һәр бозыклыкның башында ул тора. Күктә иң хөрмәтле затлар фәрештәләр белән иде, монда иң яман мәхлуклар - сихерчеләр, фахишәләр, залимнәр белән... Аның кайтасы урыны уттыр, бөтен кешеләрне дә үзе белән утка чакыра. Кыямәттә дусларын җыеп утка китәчәк.

Һәр авыруның сәбәбе бар, көнчелек каян килеп чыга? Көнчелекнең башы комсызларча дөньяны куудан, дөньяга мөкиббән китүдән килеп чыга. Хатынын бик яраткан ир дә, аны башка ирләргә көнләшә. Шуның кебек, дөньяга табынучы, аны бер үзенеке итәргә тырыша, башкалар белән бүлешергә теләми. Аның дөньясына кул сузган, аның дошманына әйләнә...

Көнчелекнең хәрам эш булуына сәбәпләр шактый, әмма көнчелекнең төп гаебе - адәмнәр түгел, ә Аллаһы хакы белән бәйле. Көнче кеше Аллаһының әмере белән килешми, Ул билгеләгән язмыштан риза түгел. Аллаһы Үзенең ризыкларын, Үзенең чиксез гыйлеменә, гаделлегенә нигезләнеп бүлә, берәүдән дә, сиңа күпме кирәк, дип сорамый. Әмма, көнче йөрәк Раббысының гыйлеме, чиксез хикмәте белән килешә алмый һәм: "Юк, Раббым, мин синең белән килешмим, Син дөрес эшләмәдең", дия. Булган дәрәҗәсенә, халәтенә шөкер итәсе урында, Иблис тә Раббысы белән килешмәвен белдертте. Нәтиҗәдә, кулында булганыннан да мәхрүм калды.

Аллаһы Тәгалә әйтә: "Без алар арасында дөнья тормышларын бүлдек. Берәүләрен икенчеләреннән өстен кылдык" ("Зухруф" сүрәсе, 32 аять).

Аллаһы берәүгә - байлыкта, икенчегә - саулыкта, өченчегә - бала-оныкта, дүртенчегә гыйлемдә, әхлакта, дин-иманда өстенлек бирергә мөмкин. Кемнеңдер байлыгы бар, саулыгы юк. Кемнеңдер баласы бар - өе юк, өе бар - баласы юк...

Тәүге кан кою...

Нәкъ көнчелек сәбәпле, җир өстендә тәүге мәртәбә кан коелды. Адәмнең улы Кабилнең ихлассыз чалынган корбаны кабул булмады, бертуганы Һабилнеке кабул булды. Моны күреп, Кабилнең күңелендә туганыннан көнләшү хисе туды, дуслык - дошманлыкка, мәхәббәт күрәлмауга әйләнде. Кабил, көнчелеген тыя алмыйча, Һабилгә корал күтәрде, җир өстенә беренче кан тамчысы төште. Нәтиҗәдә, Кабил туганын үтерде һәм үз башына дөнья-ахирәт хәсрәтен алды. Дөнья беткәнче кешелек тарихында нахакка күпме генә кан коелса да, аның гөнаһы шушы эшнең башында торган Кабилгә дә язылып бара. Кызганыч, атадан калган иске өй, машина өчен дошманлашып, сугышып ятучы туганнар бүген дә аз түгел.

Адәм баласының тәнендәге бер авыруы башка авыруларга да сәбәп булган кебек, җан авырулары да бер-берсенә бәйле. Көнчелек авыруы кешедә башка күп кенә яман сыйфатлар тудыра. Без капчыкта ятмый, диләр, көнче кешенең эчендә булганы тышка чыга. Теле гел башкаларны яманлый, гайбәт сөйли, кеше арасын боза. Көнче кеше барысын да дошман күрә, башкалар да аны яратмыйлар, шуңа күрә көнченең дуслары булмый. Мөгавия ибн Әбү Суфьян: "Теләсә кайсы кешене ризалаштырып була, әмма көнчене ризалаштыру мөмкин түгел. Чөнки, көнче нигъмәт килүгә түгел, нигъмәт китүгә куана", дигән. Көнче кешенең көнчелеге башкага юнәлсә дә, зарары, иң элек, үз башына төшә. Аллаһы Тәгалә: "Игелек кылсагыз - үзегез өчен, яманлык кылсагыз да - үзегезгә", - диде ("Исра" сүрәсе, 7 аять).

Котылу чаралары

Әлеге авыруны нишләтергә? Аны хирургка барып, кистереп ташлау мөмкин түгел, химия терапиясе көнчелек күзәнәкләрен үтерми. Авыру кинәт эләктереп алса, "Кетанов", "Нурофеннар" да басмый. Күршенең яңа тимер "ат"ын күрүдән көнчелегең котырып өеңә керәсең дә: "Хатын, үләм, бир тизрәк ике сәдәф "Антизавистин"ны", дип, су белән йотып җибәрәсең һәм тынычланып йоклыйсың... Тик тормышта алай гына булмый икән! Эчкә сыймаган ут, тышка бәреп чыга. Һәр утны сүндереп була, әмма көнчелек утын сүндерү бигрәкләр авыр. Күп кешеләрнең кан басымы күтәрелүенең дә, йөрәк авыруларының да нигезендә рухи авырулар тора. "Сәламәт тәндә - сәламәт җан", диләр. Мин: "Сәламәт җанда - сәламәт тән", дип әйтер идем.

Көнчелек авыруыннан кайбер дарулар:

Аллаһы түгел, ә, кеше нәрсә әйтер, нәрсә уйлар, дип кайгырабыз. Аш үткәрсәк тә, садака бирсәк тә,"Аллаһы кабул итәрме", димибез, ә бәлки, "кеше нәрсә әйтер", дип борчылабыз. Кемгә табынабыз соң: кешегәме, Аллаһыгамы?

Әйдәгез, игътибарыбызны күбрәк Аллаһыга юнәлтик әле. Шулвакыт, бәлки кешене дә, алар кулындагыны да азрак күрә башларбыз. Пәйгамбәребез: "Кызыкма дөньяга, сине Аллаһы яратыр. Кызыкма кеше кулындагысына, сине кешеләр яратырлар", ди.

Дөнья байлыгы көнләшүгә лаек түгел. Ибн Сирин шундый хикмәтле сүзләр әйткән: "Берәүгә дә дөнья эшендә көнләшкәнем булмады. Әгәр ул җәннәт әһеле булса, аның дөньясы өчен ничек көнләшергә, дөнья бит җәннәт каршында юк нәрсә. Әгәр ут әһеле булып чыкса, аның утка китәсен белеп, ничек дөньясын күреп көнләшим инде?!" ("Ихья гулүмүддин" китабыннан).

Өч көнлек дөньяга алданып, адәмнәр үзләренең дуслары белән аерылышалар, туганнарыннан ваз кичәләр, балалар әти-әниләрен рәнҗетәләр. Дөньяның да куанычын күрмиләр, ахирәттә дә үзләрен күпме газапларга дучар итәләр. Бервакыт, пәйгамбәребез базарда үлгән кәҗә күрә һәм әйтә: "Бу кәҗәне кем сатып ала?" Сәхабәләр: "Үлгән кәҗә кемгә кирәк булсын соң?" - диләр. Пәйгамбәребез: "Аллаһы каршында әлеге дөньяның шушы үле кәҗә гәүдәсе кадәр дә бәясе юк", дип әйтә. Дөньябыз - кесәбездә, Раббыбыз йөрәгебездә булсын. Кызганыч, бүген күпләрнең кесәләре буш булса да, дөньялары күңел түрендә утыра.

Шайтан безгә кешенекен күрсәтергә тотынса, үзеңдә булганны карарга кирәк. Кеше кулындагысын күреп көенгәнче, үз кулыңдагысын күреп сөен. Гадәттә, кеше хатасын күзәткән, үзенекен күрми, кеше малын күзләп йөргән, үзендә булган күпме нигъмәттән сукыр.

Борынгылар, "Әгәр берәү сине дөньяда узса, аны ахирәттә узарга тырыш", дигәннәр. Кайвакыт, сәфәр йөргәндә берәр искерәк машина чыжлап узып китә дә, егет күңеле бераз сыкранып куя. Шунда әлеге алтын сүзләр искә төшә дә, үземне: "Ярар, узса, ә ул юл догасын укып чыккан микән, ә мин укыдым", дип шатланып куям. Өч көнлек дөньяда узучыларның барысын да кире узарга тотынсаң, ерак китә алмассың. Аларны ахирәт эшендә узарга тырышыйк. Аллаһы Тәгалә: "Сездә булган бетәчәк, Аллаһыда булган мәңгелек", ди (Нәхел сүрәсе, 96). Дөньяда булганның барысы да китә, ә ахирәт байлыгы мәңге кала.

Баланы кечкенәдән кешеләрне яратырга, аларга яхшылык теләргә, алар өчен сөенә белергә өйрәтергә, әлеге тәрбияне күңелләренә сеңдерергә кирәк. Олыгаеп картайгач, кешенең төс-кыяфәте үзгәрә, бабай булып алгач, башына түбәтәй кия, әбиләр яулык бәйлиә, әмма эчке хәләтне үзгәртү бик кыен. Кечкенәдән сеңгән, барыбер кала. "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә ал­мас", дигән Риза хәзрәтләре.

Билгеле булганча, кешедә булган нигъмәтне күргәч, шундук шайтан үз эшен кылырга тотына, әмма Аллаһыны искә алсаң, ул тукталып кала. Шуңа күрә, берәр нәрсәгә соклансаң, "мәшә Аллаһ", "Бәракәллаһ" дип, Аллаһны искә алырга гадәтләнергә кирәк. Шулвакыт, көнчелек вәсвәсәсеннән саклану җиңелрәк булыр, көнченең күзе дә тимәс. Чөнки, күз тиюнең нигезендә дә көнчелек ята. Пәйгамбәребез: "Көнче кешенең күзе тиюдән Аллаһы сиңа шифа бирсен", дип дога кыла торган булган.

Берәүнең шатлыгын күрүдән көнчелегең уянып китсә, аның өчен бәхет-куанычлар теләп, изге дога кылып куй. Шулвакыт, эчеңнән чыккан яман уйларың, изгелек белән алышыныр. Гомумән, кешеләр өчен яхшы догалар кыла белү, үзеңә дә, аларга да файда бирә, көнчелектән дә дару булып тора.

Көнчелек кешегә нәрсә кушса, шуның киресен эшләргә кирәк. Ул "кайгыр" дисә, шатлан. "Сөен", дисә, көен. "Тәкәбберлән", дисә, түбәнчел бул. "Хурла", дисә, макта. "Дошманлаш", дисә, дуслаш. "Бирмә", дисә, бир. Көнчелек кушканның киресен эшләүне гадәт итеп алсаң, уңышка ирешәсең.

Дәва - табибтан, шифа - бер Аллаһыдан. Сәбәпләрен кылыйк, нәтиҗәсен Аллаһыдан сорыйк. Хөсетлек афәтеннән котылуны Аллаһыдан дога кылып сорыйк. Аллаһының "әш-Шәфи" дигән исеме бар, Ул - Шифаландыручы, авыру йөрәкләребезне пакьласа иде.

Газиз кардәшләрем, үзебезгә дә, башкаларга да килә торган шатлык-куанычлар өчен сөенеп яшик. Бер-беребездән көнләшмик, явызлык теләмик. Дус яшик, дошманлашмыйк. Иблис, Кабил кебекләрнең олуг хатасын кабатлап, үзебезне дөньяда - хәсрәтле, ахирәттә газаплы итмик.

Раббым, безгә бер-беребез өчен сөенеп, бәракәт теләп, изге догалар кылышып, туганнар булып яшәргә насыйп итсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:07
    КОТЛАУ Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
    8
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:48
    Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 09:28
    Кешегә кое казысаң... Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 25 май 2018 - 13:15
    Тирән эчтәлекле чара булды «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
    16
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 11:13
    Безнең өчен серле дөнья В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:31
    Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
Ночной режим