Туган як

Кешеләргә рәхмәтсез булсаң...

Соңгы вакытта җәмгыятьтә, "сүкмәсәләр, димәк мактыйлар", дигән фикер ныгый бара. Әмма мин, дин әһеле буларак, моның белән килешә алмыйм. Аллаһы Тәгалә тел дигән әгъзаны кеше сөйләп йөрер өчен түгел, бәлки хәерле сүзләр сөйләү өчен бирде. Кимчелеккә күзең үткен икән, яхшылыкка да сукыр булма. Табигатьтә ике бөҗәк бар: берсе - чебен,...

Соңгы вакытта җәмгыятьтә, "сүкмәсәләр, димәк мактыйлар", дигән фикер ныгый бара. Әмма мин, дин әһеле буларак, моның белән килешә алмыйм. Аллаһы Тәгалә тел дигән әгъзаны кеше сөйләп йөрер өчен түгел, бәлки хәерле сүзләр сөйләү өчен бирде. Кимчелеккә күзең үткен икән, яхшылыкка да сукыр булма. Табигатьтә ике бөҗәк бар: берсе - чебен, икенчесе - умарта корты. Умарта корты әллә кайдан, әллә нинди чүп үләннәр арасыннан кирәкле чәчәкне күрә, эзләп таба, файдасын ала, безнең белән дә бүлешә. Чебен исә, әллә нинди матур, хуш исле чәчкәләр арасыннан сыер калдырган тизәкне сизеп, нәкъ шунда куна. Без кешеләр дә, тормышта гел тискәре нәрсә генә күреп, шул чебеннәргә әйләнеп калмасак иде.

Кимчелекне тиз күрәбез, яхшылыкны күрергә теләмибез. Русларның күренекле сүз остасы Задорнов әйтмешли: "Безнең халык ил белән дә, дөнья белән дә идарә итәргә бик оста, ләкин үзенең кечкенә балконында еллар буе тәртип ясый алмый".

Җәй башында безнең Менделеев урамында, балалар дәваханәсе каршындагы юлларның җимереклеген барыбыз да күрдек, газоннар өстенә дә мендек. Чокырлардан үткән саен, шәһәрнең бөтен җитәкчеләре искә төште. Интернетта социаль челтәрләрдә бөтен фамилияләр яңгырап торды. Шәһәрнеке дә, заводларныкы да. Беркөнне, иске асфальтны кырып-чистартып, өстенә өр-яңа асфальт салып куйгач, нишләптер, бөтенесе сүзсез калды. Интернет форумнар да тынды. Зарланулар бетте кебек, ә кайда соң рәхмәт сүзләре? "Нинди рәхмәт аларга, вазыйфалары шул", дияр кайберәүләр.

Соңгы елларда, дин башында торучыларны да күп сөйләделәр. Гомумән, узган гасыр башларында шул авыл мулласының яман персонажы аркасында гына безнең театрыбыз сакланып калмадымы икән, дигән гөнаһлы уй килә башка. Бәлки, муллаларның качып-посып самавырдан эчүчеләре дә булгандыр, Аллаһы Үзе хөкем итүче. Әмма бу безнең милләтебезне, телебезне саклап калуда әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәт кылган Шиһап, Риза, Максуди кебек хәзрәтләребезгә, фидакарь хезмәт куйган күпме имам һәм абыстайларга карата рәхмәтсезлек булырга тиеш түгел.

Сөекле пәйгамбәребез: "Кешеләргә рәхмәтсез булган, Аллаһыга да рәхмәтсез булыр", ди. Үзен тудырган ата-анасына, әби-бабасына, хәреф танырга өйрәткән укытучысына, туганына, күршесенә, хатынына яки иренә рәхмәтсез булган, Үзен юктан бар кылучы Раббысына да рәхмәтле була алмый. Кешенең гел зарланып, гел кимчелек күреп яшәве, яхшылыкны күрә белмәве аның йөрәгендә булган яман авыруын күрсәтә. Ул авыруны дәваларга кирәк.

Шөкер, дин өлкәсендә үзара татулык урнашып килә. Бөтен кешене бер калыпка салып булмыйдыр, әмма бер-береңне хөрмәт итәргә, килешмәсәң дә, юл куя белергә өйрәтергә мөмкин. Тынычлык булганда, нәзарәтнең кайгыртуын тойганда, имамнарның да рәхәтләнеп эшлисе килә. Мәчетләргә гыйлемле яшь имамнар кайта. Әлбәттә, авылга яшь имамны кайтарту мөфтинең түгел, беренче чиратта, авыл халкының вазыйфасы булырга тиеш. Авылда мәчет салу - аңа тырыш имам табудан җиңелрәк. Ә имамсыз мәчетнең файдасы да шуның кадәр генә. Билгеле, авылда имам булып эшләүче егетнең әллә ни кереме юк. Күпләр яшь имамнарны фәрештә дип уйлыйлар ахры: ашамый, эчми, өйләнми, бала үстерми...

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә республика тарафыннан авылга яшь имамнарны тарту эше урыныннан кузгалып килә. Соңгы елларда махсус программа нигезендә, күпме яшь имам акчалата грант алды. Ничә районның имам-мөхтәсибләренә машина бирелде. Әлбәттә, республикадан, диния нәзарәтеннән килгән ярдәм алар өчен зур бүләк булды. Авыл имамнарында, "кемгәдер кирәкбез икән әле", дигән өмет чаткысы кабынды. Без мәдрәсәне тәмамлап кайтканда, эш хакы да тәкъдим итмәделәр, грантлар да бирмәделәр. Киресенчә, кайбер бабайлар безне конкурент санап, "нигә кайттың", диделәр. Авылда өй сала башлагач, мотоцикл белән бер арба ком таба алмый тилмереп йөргәндә, "мин берсенә дә кирәк түгел микәнни", дигән сораулар туа иде. Нишлисең, яшь имамнарга игътибар җитми, яшь йөрәк тиз кабына, тиз суына. Кайвакыт, шалтыратып хәлләрен сорашсаң да, күңелләре була.

Икенче яктан, мөфтияттән машина алган мөхтәсибнең, грант алган авыл имамының эшчәнлегендә үзгәрешләр бармы? Бүген, авыл түгел, кайбер район мәчетләре көненә бер ачылса, рәхмәт. Намазга йөрмәгән, мәчетен ачмаган имам ихтирамга лаек түгел. Мөфти хәзрәтнең дә сәфәр вакытларында кайбер районнарның мәчет тупсасында намаз укыган вакытлары булды, ахры.

Элекке мөфтиләр алдында мәчетләр салу, мәхәлләләр ачу бурычы торса, бүгенге мөфтиятнең вазыйфасы - шул 1500 мәчетне бер тәртиптә тоту, эшчәнлеген торгызу. Бу исә тагын да катлаулырак эш, Аллаһы ярдәменнән ташламасын. Разил абый Вәлиевның бер сүзе истә калды: "Элек авылда иман булмады, хәзер имам юк".

Өммәтнең бердәмлеген саклау да - иң мөһим вазыйфалардан. Кайбер матбугат чараларында бүгенге татулыгыбыздан разый булмыйча, нәзарәт эшчәнлегеннән гаеп эзләү күзәтелә. Кызганыч, араларында башкаладагы кайбер хәзрәтләр дә бар. Нишләптер, башкала һавасы гел сәясәткә тарта. Дин әһелләребез, сәясәт белән түгел, дин белән шөгыльләнсәләр, хәерлерәк булыр иде. Акыл сатарга яратучыларны бер-ике елга районнарга җибәрергә, кулларына хөтбә таягы тоттырырга кирәк. Районда имам булып эшләсәң, үз халкыңны, үз җиреңне кайгыртсаң, башкаларның кимчелеген эзләргә вакыт калмый. Әлбәттә, нәзарәтне мактап кына торыгыз, тәнкыйтьли күрмәгез, димим. 70-80 ел җимергәнне әле безгә төзисе дә төзисе, Раббым ярдәменнән ташламасын. Дүрт аяклы ат та абына, дигән халык. Бернәрсә эшләмәгән кешенең генә гаебен табып булмый. Әмма, мөселман кешесе кардәшенең кимчелеген бөтен дөньяга фаш итмәскә, ә аның үзенә әйтергә тиеш. Шөкер, бүгенге көндә һәр мөхтәсибтә мөфтинең дә, ярдәмчеләренең дә кесә телефоны номерлары бар, электрон адреслары билгеле. Әйтәсе сүзең булса, янына бар, шалтыратып әйт. Әмма, кешенең йөзенә елмаеп карап, артыннан сүз йөртү - мөселман эше түгел.

Мин, барча яшь имафмнар исеменнән, үзебезнең Диния нәзарәтенә, республика җитәкчелегенә тырышлыклары, ярдәмнәре өчен олуг рәхмәтемне белдерәм. Хезмәттәшләремне дә пәйгамбәребезнең әмеренә чакырам: "Кем сезгә бер яхшылык кылса, аңа тиешен түләгез. Әгәр тиешен түләрлек таба алмасагыз, аның өчен тиешен кайтарган дәрәҗәдә изге дога кылыгыз".

Үзебезнең дини һәм дөньяви җитәкчеләребез өчен изге догада булыйк. Гает, җомга, көндәлек намазларда кулларыбызны күтәреп дога кылганда, аларны да онытмыйк. Фүдайль ибн Гыяд: "Әгәр минем кулымда бер кабул була торган догам булса, мин аны җитәкчем өчен кылыр иде. Әгәр җитәкче төзек булса, бөтен халык төзек була", дигән.

Раббым җитәкчеләребезгә хәерле эшләр бирсен, изге гамәлләрдә Үзе ярдәмче булсын. Бәла-казалардан имин кылсын, явыз йөрәкләрнең мәкерлегеннән сакласын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:17
    Түләмиләр Түбән Камада җылылык сезоны майда тәмамланса да, кешеләр бурычларын капларга ашыкмый.
    13
    0
    0
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 15 май 2018 - 10:49
    Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме? Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
    47
    0
    1
  • 18 май 2018 - 11:40
    Ата-ана яратуын тоймагач... Җәмәгать транспортында, бигрәк тә ерак арага барганда, янәшәңдә утыручы белән сөйләшеп барсаң, юл кыскарак та, җиңелрәк тә тоела. Тик бу юлы янәшәмдә утырган кыз баланың үз тормышы турында сөйләве минем юлымны кыскартмады. Алай гына да түгел, мине тирән уйга салды.
    36
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 10:30
    Туктамыйм Кайчандыр сары төскә буялган, пычрак «шестерка»да авылдан килүче Динарисны шәһәр урамына керүгә ГАИ инспекторы туктатты. «Машинагыз пычрак, номеры күренми, штраф түләргә туры киләчәк», – дип, яшь инспектор аның документларын тикшерә башлады.
    22
    0
    0
  • 18 май 2018 - 11:48
    Яшь шахматчылар җиңү яулады 29 апрельдән 2 майга кадәр «Зәңгәр күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 30нчы юбилей шахмат ярышлары үтте.
    21
    0
    2
  • 18 май 2018 - 11:29
    Бөтен татар бер Казанда җыелышты Соңгы вакытта телебез бетеп килә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килгән чорда, милләтебезнең һичкайчан юкка чыкмавын тагын бер кат дәлилләүче чарада катнашырга туры килде миңа. 22-25 апрельдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узды. Дөньяның кайсы җиреннән генә килмәгән иде монда татарлар! Кытай, Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Франция, Эстония, Индонезия... Гаҗәп бит!
    17
    0
    0
Ночной режим