Туган як

Кеше сүзен башкаларга сөйләмәгез

Тарихка игътибар белән караган кеше, һичшиксез, имеш-мимеш, гайбәт сүзнең хәтәрлегенә инана. Күпме дуслык-туганлык бетүнең, җинаятьләр кылынуның, хәтта дәүләтләр җимерелүнең сәбәбе имеш-мимеш тарату булган бит. Пәйгамбәребез юкка гына «Гөнаһлы булу өчен, кешегә бөтен ишеткәнен сөйләп йөрү да җитә», димәгән. Яла ягуның зыяны Бу хәтәр һәм куркыныч күренештән, хәтта, пәйгамбәребез дә зыян...

Тарихка игътибар белән караган кеше, һичшиксез, имеш-мимеш, гайбәт сүзнең хәтәрлегенә инана. Күпме дуслык-туганлык бетүнең, җинаятьләр кылынуның, хәтта дәүләтләр җимерелүнең сәбәбе имеш-мимеш тарату булган бит. Пәйгамбәребез юкка гына «Гөнаһлы булу өчен, кешегә бөтен ишеткәнен сөйләп йөрү да җитә», димәгән.
Яла ягуның зыяны
Бу хәтәр һәм куркыныч күренештән, хәтта, пәйгамбәребез дә зыян күрә. Пәйгамбәребез исән булган чорда, мөселманнар җәмгыятендә булган иң куркыныч һәм пәйгамбәребез өчен иң авыр булган вакыйга, әлеге дә баягы, имеш-мимеш сәбәпле була. Пәйгамбәребез сайлап күченгән шәһәр - Мәдинә бер ай буе, ут өстенә элгән казан кебек кайный. Мөселманнарны, фәкать, Аллаһының кайгыртуы һәм шушы мәсьәләне хәл итү өчен аятьләр иңдерүе генә коткарып кала. Аллаһы Тәгалә мондый хәлләрдә ни эшләргә кирәклегенә Кыямәт көненә җитәрлек итеп дәрес бирә. «Бу хәлне сез үзегезгә начарлык итеп кабул итмәгез, ул сезнең өчен хәерледер», дип, Аллаһы Тәгалә Мәдинә халкын тынычландыра.
Төрле дөрес булмаган сүзләр таралу - һәрвакыт бозыклыкка һәм начарлыкка китерә. Ислам тарихында андый вакыйгалар аз булмый һәм аларның барысы да зарар килү белән төгәлләнә. Мисал өчен:
• Мөселманнар, түзә алмыйча, Мәккәдән Эфиопияга күчкәч, берничә вакыттан соң сүз тарала, имеш Мәккә мөшрикләре Ислам динен кабул итеп бетергәннәр, Ислам дине тоткан өчен беркем дә җазаланмый, кайтырга да була. Шул сүзгә ышанып, мөселманнар кайталар, ләкин бу сүз уйдырма булу сәбәпле, алар өстенә тагы да зуррак газаплар ява.
• Шулай ук, Госман хәлифәгә каршы таралган сүзләр аның үлеменә китерә. Хәлифә хакында сөйләнгән ялган сүзләргә ышанып, надан халык аның өенә бәреп керә... һәм сиксән яшьлек карт Коръән укып утырган урынында кылыч белән бәреп үтерелә.
• Шулай ук Ухуд сугышында пәйгамбәребез һәләк булган дигән сүз тарала. Хәтта, кайбер мөселманнар коралларын ташлап китәләр. Һәм бу җиңелүгә тагы бер сәбәп була.
Инде вәгазь башында сөйләп үткән вакыйга, пәйгамбәребез өчен дә, аның гаиләсе өчен дә, һәм гомумән, бөтен мөселманнар өчен дә бик авыр хәл булган вакыйга - ифк (яла ягу) вакыйгасы дип атала. Иң чиста, иң пакь йөрәкләрне бер ай буе җафаланырга мәҗбүр иткән вакыйга була ул. Без, шундый хаталарга төшмәс һәм ул гөнаһны кылмас өчен, шул вакыйгадан сабак вә гыйбрәт алырга тиеш.
Пәйгамбәребез бер сәфәренә хатыны Гайшәне дә ала. Ул дөя өстенә беркетелә торган капланган паланкин эчендә бара. Сәфәр бетеп, кайтырга чыгалар, һәм мөселманнар, Мәдинәгә килеп җитәрәк, ял итәргә туктый. Гайшә тукталыш вакытында хаҗәтен утәр өчен паланкиннан чыгып, кешеләр күрмәслек итеп еракка китә. Инде кайтам дигәндә генә, муенсасы өзелеп төшкәнен күрә. Шуны эзли торгач бераз вакыт уза, ә кешеләр, Гайшә дә үз урынында дип белеп, паланкинны дөягә күтәреп куялар да, кайтып китәләр. Гайшә муенсасын табып, мөселманнар торган җиргә чыкса, беркем дә юк. Ул, үзен искә төшерерләр әле дип, шунда утыра да, изрәп йокыга китә. Һәрвакыт соңарып йөрүче Сафван исемле бер сәхабә аны күреп ала да, янына килә. «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун» дип әйткәч, Гаишә уяна һәм ул вакытта каплану инде фарыз булганга (һиҗрәттән 5 ел узган була), тиз генә йөзен каплый. Сафван дөясен Гайшә янына китерә һәм алар бергә кайтырга чыгалар да, тиздән, алга киткән кешеләрне куып җитәләр. Нинди нәрсә белән пәйгамбәребездән үч алыйк икән дип баш ватучы монафыйкларга шул җитә кала да инде. Мәдинәгә керү белән, пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә хакында гайбәт чыгаралар, имеш ул Сафван белән гөнаһ кылган!
Гайшәне тыңлыйк
«Мәдинәгә кайткач, мин бер ай буе чирләдем. Ниндидер сүз таралу турында берни ишетмәдем. Ләкин авырганда, пәйгамбәребезнең үземә карата гадәттәге йомшаклыгын күрмәгәч, аптырадым, әмма бернәрсә дә белми идем әле. Ул керә иде дә: «Әссәләмү галәйкүм, хәлең ничек», дип сорап чыгып китә иде. Төннәрдән бер төнне Өмме Мистах белән бергә урамга чыккач, ул миңа шушы хәбәрне ирештерде һәм авыруым тагы да артты. Кайттым да, пәйгамбәребездән, әти-әнием янына барырга рөхсәт сорадым. Бу хәбәрнең дөреслеген тикшерәсем килде. Ул барырга рөхсәт бирде һәм мин өйгә кайтып, әнидән бу сүзләр турында сорагач, ул миңа: «Йөрәгеңә якын алма, берәү хатынын яратса, көнләшүчеләр гел шулай төрле имеш-мимеш тараталар инде ул», диде. «Ничек инде кешеләр шулай сөйли ала?!» дип, мин еларга тотындым һәм ике тәүлекне елап үткәрдем. Иртән пәйгамбәребез керде дә, беренче мәртәбә яныма утырды: «Әй Гайшә, шундый-шундый хәбәрләр йөри, әгәр гаепсез булсаң, сине Аллаһы Тәгалә үзе аклар, әгәр инде нәрсә дә булган булса, Аллаһыдан кичерү сора, Аллаһы кичерүче!» Шул сүзне әйтүе булды, күземнән яшь агу туктады.
Мин әти белән әнигә: «Мине яклап, пәйгамбәргә берәр сүз әйтегез инде!» дидем, ләкин алар: «Без ни дип җавап бирик инде?» дип кенә әйттеләр. Шунда мин үзем: «Мин аңладым, сез бу сүзне ишеткәнсез дә, инде шуңа ышангансыз, мин үземне гаепсез дип әйтсәм дә, ышанмаячаксыз, гаепле дип әйтсәм генә ышаначаксыз. Мин әле яшь, Коръәннән күп нәрсә белмим, шулай да, Йосыфның атасы Ягъкуб әйткән сүзне кабатлыйм: «Күркәм сабырлык кылу һәм Аллаһының ярдәмен көтү!» Шулай дип әйттем дә, борылып яттым. Үземнең гаепсез икәнемне һәм Аллаһы минем гаепсез икәнемне белгәнен белә идем, ләкин Аллаһы Тәгалә үзе, минем хакта, җиде кат күк өстеннән, Коръән аятләрен иңдерер дип, һич башыма китерә алмый идем. Шуңа күрә, пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә берәр төш күрсәтеп, минем гаепсезлегемне аңлатыр дип өметләнә идем. Ләкин пәйгамбәребез чыгарга да өлгермәде, Аллаһы үзенең аятләрен иңдерде:
«11. Яла ягучылар - арагыздан булган бер төркемдер, ләкин сез аны начарлык дип уйламагыз, ул - сезнең өчен хәерле бер каза. Һәр кеше үзенә кәсеб иткән гөнаһны алыр. Ә инде моны уйлап чыгаручыны каты авыртулы газап көтә. 12. Ә инде сезгә, моны ишеткәч тә: «Мондый эшкә пәйгамбәребезнең хатыны түгел, без дә якын килә алмыйбыз. Бу бит яла, ялган!» дип уйлап, үзегез турында яхшы фикердә калу тиешле иде. 13. Сезгә яла ягучылар дүрт шаһит китерергә тиеш иделәр, ә инде китермәгәч, Аллаһы каршында алар ялганчы! 14. Әгәр Аллаһының мәрхәмәтлелеге һәм шәфкатьлелеге булмаса, шушы эшегез өчен сезгә Аллаһыдан каты газап ирешер иде. 15. Сез ул сүзләрне телләрегез белән эләктереп аласыз да, белемегез булмаган килеш таратасыз. Сез аны җиңел дип уйлыйсыз, ә ул - Аллаһы каршында бик зур нәрсә! 16. Ишетү белән, сез: «Бу әйберне безгә сөйләү тиеш түгел. Сөбханаллаһ! Бу бит бик зур яла!» дип әйтергә тиеш идегез. 17. Аллаһы шундый эшкә кайтудан кисәтә, әгәр үзегезне мөселманнардан санасагыз! »
Менә шушы аятьләрне Аллаһы Тәгалә шушы вакыйганы аңлату өчен, сабак һәм гыбрәт итеп, бөтен өммәткә иңдерә. Аллаһы Тәгалә үзе шәһадәт биреп, Гайшә анабызны пакьлый һәм аклый, төрле әче телләрдән яклый! Инде шушы аятьләрдән соң да Гайшә анабыздан шикләнүче кеше бөтенләй кяфергә әйләнә.
Аятьләр тәфсире
«Яла ягучылар - арагыздан булган бер төркемдер», ягъни бу - мөселманнар арасында чыккан проблема, кемдер читтән китергән авырлык түгел. Шулай итеп, күп проблемаларны мөселманнар үзләре үк, үз башларына уйлап чыгаралар. Һәм бу яланы уйлап чыгару өстендә монафиклардан торган бер төркем тора. Ягъни бер генә кешенең эше түгел, тулы бер оешма, төркем эше.
«...ләкин сез аны начарлык дип уйламагыз, ул - сезнең өчен хәерле бер каза» -монысы һәркем өчен бер тәҗрибә, киләчәктә мондый хәлләр килеп чыкмас өчен бер сабак булыр.
«Һәр кеше үзенә кәсеб иткән гөнаһны алыр. Ә инде моны уйлап чыгаручыны каты авыртулы газап көтә», ягъни Кыямәттә дә, дөньяда да кешегә яла ягу, аны тарату һәм сүз йөртү гөнаһы җәзасыз калмас. Уйлап чыгаручы исә аеруча каты газапка дучар булыр.
«Ә инде сезгә, моны ишеткәч тә: «Мондый эшкә пәйгамбәребезнең хатыны түгел, без дә якын килә алмыйбыз. Бу бит яла, ялган!» дип уйлап, үзегез турында яхшы фикердә калу тиешле иде», ягъни иң беренче дәлил - ул вөҗдан һәм намус дәлиле. Әбү Әюпкә хатыны бу хәбәрне ирештергәч, Әбү Әюп аннан сорый: «Ә син ул эшне эшләр идеңме?» . «Кит, син нәрсә сөйлисең, ничек телең бара?!» ди хатыны. «Шулай булгач, син нәрсә, әллә Гайшәдән хәерлерәкме?» дип, бу сүзнең яла икәнен хатынына төшендерә Әбү Әюп. Пәйгамбәребез Гомәрнең фикерен сорагач, Гомәр: «Сине Гайшәгә кем өйләндерде?» ди. «Аллаһы!» дип җавап бирә пәйгамбәребез. «Шулай булгач, сине Аллаһы алдар дип уйлыйсыңмы?» дип тынычландыра аны Гомәр.
«Сезгә яла ягучылар дүрт шаһит китерергә тиеш иделәр, ә инде китермәгәч, Аллаһы каршында алар ялганчы!», ягъни, икенче дәлил: дүрт шаһит булмый торып, кешене зина кылуда гаепләргә ярамый. Әгәр дүртенчесе булмыйча, өч кеше килеп берәүне зина кылуда гаепләсәләр, алар - мөселман җәмгыяте каршында ялганчы һәм ялачылар. Гомәр, шуңа күрә, падишаһ булган вакытында өч кенә кешенең шәһадәтен кабул итми һәм аларга камчы белән 80 мәртәбә сугарга куша. Ә күпме кешене хәзер мәсхәрәләп, яла ягып рәнҗетәләр, «зиначы» яки «бур» яки башка берәр исем тагалар, аның ниятенә керәләр, абруен төшерәләр, шәригать кануннары эшләмәүдән файдаланалар. Ләкин кем генә булмасын, берәрсен хаксызга гаепләгән булса, Кыямәт көнендә җавабын тотмый калмас.
«Әгәр Аллаһының мәрхәмәтлелеге һәм шәфкатьлелеге булмаса, шушы эшегез өчен сезгә Аллаһыдан каты газап ирешер иде, ягъни пәйгамбәр хатынын гаепләвегез өчен ирешергә тиеш булган газап, фәкать, Аллаһының мәрхәмәтлеге сәбәпле генә сезгә ирешми калды.
«Сез ул сүзләрне телләрегез белән эләктереп аласыз да, белемегез булмаган килеш таратасыз», ягъни, хәтта башларыгыз белән дә уйлап карамыйсыз. Фәкать телегез белән генә эләктереп аласыз да, икенче кешегә күчерәсез. Әгәр уйлап караган булсагыз, мондый сүз сөйләмәс идегез.
«Сез аны җиңел дип уйлыйсыз, ә ул - Аллаһы каршында бик зур нәрсә!», ягъни, кайбер эшләребезне игътибар итмичә эшләп ташлыйбыз, яки берәр сүз әйтәбез, ә ул Аллаһы каршында бик зур гөнаһ булырга мөмкин.
«Ишетү белән, сез: «Бу әйберне безгә сөйләү тиеш түгел. Сөбханаллаһ! Бу бит бик зур яла!» дип әйтергә тиеш идегез», ягъни, мөселман үзенең теле белән гөнаһ сүзне кабатларга тиеш түгел, бигрәк тә, аны таратудан сак булырга тиеш. Чөнки кешеләр, бозыклык күп булса, аңа күнегәләр, гадәти әйбер итеп кабул итә башлыйлар. Шуңа шәригатьтә гөнаһны яшерү тиешле, ә сөйләү, киресенчә, тыела.
«Аллаһы шундый эшкә кайтудан кисәтә, әгәр үзегезне мөселманнардан санасагыз! », ягъни, иман китергән бәндә өчен бер мәртәбә кисәтү дә җитәргә тиеш.
Менә шушы аятьләрдән чыгып, дүрт кагыйдә барлыгын беләбез.
1. Кеше башка мөселманнар турында яхшы фикердә булырга тиеш. Үзе турында начарлык уйламаган кебек, башкалар хаында да начар уйламаска тиеш. Бу вөҗдан-намус дәлиле дип атала.
2. Шулай ук, нәрсә дә булса ишетсә, шаһитлары булмыйча, бу әйберне ялган дип кабул итәргә тиеш.
3. Ишеткәнен сөйләмәскә тиеш. Имеш-мимеш таралуга сәбәпче булырга тиеш түгел.
4. Имеш-мимешкә колак та салмаска тиеш. Ялганчыларның, гайбәтчеләрнең пычрак сүзләреннан колакларын һәм йөрәген саф һәм чиста тотарга тиеш.
Шулай итеп Аллаһы Тәгалә мөселманнар өчен бу вакыйга аша имеш-мимеш таралуның, сүз йөртүнең хәтәрлеген һәм начарлыгын аңлата. Пәйгамбәребез йортына килгән авырлыкны аңлау аша без бу эшнең нинди куркыныч икәненә төшенсәк, ул эшләрдән ерак торырбыз, иншәАллаһ!
Фатих ХӘБИБ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: