Туган як

Кеше канын кою – гөнаһ

Милади исәп буенча 2015 ел азагына якынлашабыз. Һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм рухи яктан бик тә катлаулы, авыр ел булды. Җанны иң әрнеткәне - ДАИШ (ИГИЛ) (Россиядә тыелган оешма) дигән исемне байрак итеп, үзләренең пычрак ниятләре белән дөньяны тетрәндергән явызларның вәхшилекләре. Һәрбер мөселман өчен үз җаныннан, үз гомереннән дә кадерлерәк һәм иң изге...

Милади исәп буенча 2015 ел азагына якынлашабыз. Һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм рухи яктан бик тә катлаулы, авыр ел булды. Җанны иң әрнеткәне - ДАИШ (ИГИЛ) ( Россиядә тыелган оешма) дигән исемне байрак итеп, үзләренең пычрак ниятләре белән дөньяны тетрәндергән явызларның вәхшилекләре. Һәрбер мөселман өчен үз җаныннан, үз гомереннән дә кадерлерәк һәм иң изге булган пакь ислам динебезне явызлык калканы итүләре, хак диндәгеләр өстенә пычрак ягылуы - бүгенге көндә әнә шундый чарасызлык һәм гаделсезлек каршында торабыз. Акның, чынлыкта да, кара түгел, ә кер тимәгән, тузан кунмаган ак икәненә күңелендә шик яралган кешеләрне ничек ышандырырга соң?
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете мөгаллиме Фатих хәзрәт ХӘБИБ белән шул хакта сөйләшүебез «Догалы өй»не укучыларны да кызыксындырыр дип өметләнәбез.
- Соңгы арада экстремистлык белән бәйле хәбәрләрнең арта баруын күрәбез...
- Гомумән, хәзер күп кешеләрдә миһербанлылык кризисын, канга сусауны тоярга була. Бу хәл дөньяның күп җирләрендә сизелә, моны мөселманнар белән генә бәйләргә кирәкми. Шуңа да, бу сорауны психологларга юнәлтү дөресрәк булыр, минемчә. Менә шушы психик тайпылыштан кайбер кешеләр файдалана да инде һәм андый адәмнәрне экстремистик юнәлешкә этәреп җибәрә. Әлбәттә, моның башка сәбәпләре дә булырга мөмкин: кайдадыр икътисадиый вазгыять кискенләшә, кайдадыр, киресенчә, махсус финанслау бара, ә кайдадыр динне дөрес аңламау, күп нәрсәгә өстән генә карау хөкем сөрә.
- Ә дингә таянып бәя бирсәк?
- Экстремистлык - ул чиктән ашу, табигый, гадәти халәттән чыгу. Пәйгамбәребез әйткән: «Чиктән ашудан сак булыгыз! Элек яшәгән халыкларны да шул чиктән чыгып китү һәлак итте». Пәйгамбәребез тарихка еш мөрәҗәгать иткән һәм элек яшәгән кешеләрнең хаталарыннан кисәтеп торган. Ислам дине - ифратлыктан да, кимчелек китерүдән дә тыя торган урталык дине.
- Димәк, бу хәлләр кешелек тарихы өчен яңалык түгел?
- Әлбәттә, шуңа күрә дә киләчәктә өммәт шундый хәлгә төшмәсен өчен пәйгамбәребез динне үзгәртүдән сакланырга куша. Экстремистлык, террор - ислам өчен ят нәрсәләр, дини термин кулланып әйтсәк, бидгать гамәлләр. «Иман кешене үтерүдән саклар, шуңа да мөэмин хыянәт итеп, астыртын рәвештә үтерми!», ди пәйгамбәребез. Ә кайдадыр тыныч кына, метрода, урамда, транспортта барган кешене һәлак итүне астыртынлык димичә нәрсә дисең?! Тыныч тормышта түгел, хәтта сугыш вакытында да пәйгамбәребез үтерелгән хатын-кыз гәүдәсен тапкач, хатыннар һәм балалар үтерелүенә нәфрәтен белдергән. Бу 1400 ел элек булган бит, ә хәзер, гуманизм чорында, кешеләрне йөзәрләп-меңәрләп кыралар.
- Әлеге вазгыятьтән ничек чагарга?
- Иң беренче чиратта, белем кирәк. Нинди генә мәсьәлә булса да, аны һәрьяклап өйрәнү зарур. Бер генә хәдискә, яки бер генә аятькә, шулай ук бер генә кешенең фикеренә таянырга ярамый. Бу безнең барыбызга да кагыла, мәсәлән, үзебез дә бит, нәрсә ишетәбез - шуңа ышанабыз, тикшереп, акыл белән уйлап карамыйбыз. Белемне хасил итү өчен исә авторитетлы галим кирәк. «Ислам экстремизмга каршы» дигән лозунгларны тәкрарлау гына җитми, кешеләрне белем һәм гамәл белән үз артыңнан ияртә алу мөһим.
- Сүрия, Гыйрак җирлегендә оешкан «хәлифәт» турында нәрсә әйтеп була?
- Гомәрнең шундый сүзе бар: «Мөселман өммәте белән киңәшләшмичә берәү әмир итеп куелса, аңа буйсыну юк!» Моңа бик аптырарга кирәкми, дөньяның төрле почмакларында әледән-әле «хәлифәт» исеме астында төрле төркемнәр барлыкка килеп тора. Узган гасырда Пакистанда шундый җәмгыять барлыкка килде, Малида җыелып, без хәлифәт төзедек, диделәр. Ләкин, еш кына, бу исем астына исламны дөрес аңламаган тәкфирчеләр төркеме яшеренә.
- Тәкфирчеләр башка мөселманнарны кяфер дип атаучылармы?
- Әйе, һәм бу да борынгы чорда барлыкка килгән авыру. Пәйгамбәребез мөселманнарны кат-кат кисәткән: «Мин куркам, шундый кеше барлыкка килер, Коръән укыр, аның матурлыгы бу кешедә чагылыр, ул ислам яклаучысы булып китәр. Ә аннары ул Коръәнне артына ыргытыр да, күршесен ширек кылуда гаепләп, аңа кылыч белән ташланыр». «Ә шуларның кайсысы ширеккә якынрак булыр соң?», дип сораган берәү. «Гаепләүче үзе!», дигән пәйгамбәр.
Шулай да пәйгамбәребез вафат булып, 20-30 ел да узмый, андый кешеләр барлыкка килә. Башта Госманны үтерәләр, соңыннан Галинең башына җитәләр һәм, әледән-әле, мөселман өммәтенә бәлаләр китереп торалар. Бу бик хәтәр, бик зур фетнәләргә, кан коюларга китерергә мөмкин. Һәм күрәбез ки, китерде дә. Шуңа да пәйгамбәребез мөселманнарны кяфер дип гаепләүдән тыйган: «Әгәр кеше кардәшенә кяфер дип әйтсә, ул аны үтерүгә тиң».
- Мөселманга кеше гомерен чикләү тыелган дип беләм.
- Әйе, пәйгамбәребез әйтте: «Ике мөселман бер-берсенә каршы кылыч күтәрсә, үтерүчесе дә, үтерелгәне дә җәһәннәмгә керер». Үтерүчесе аңлашыла, ә үтерелгәне ник керә, дигән сорауга, пәйгамбәрбез: «Чөнки ул да үтерергә тели иде», дип җавап биргән.
Башка дин вәкилләре дә мөселманнардан җәбер-золым күрергә тиеш түгелләр. Пәйгамбәребез көферлек кылган кешегә дә кеше буларак карарга боера. Мәсәлән, бер мәртәбә аның яныннан бер яһүд җеназасы уза. Пәйгамбәребез торып баса һәм җеназа күздән югалганчы басып тора. Сәхабәләр: «Бу - яһүд җеназасы бит», дигәч, пәйгамбәребездән: «Ул кеше түгелмени?!» дигән җавап ишетәләр. Шуңа күрә Җәннәткә керү шарты да беркемнең дә хакына кермәү белән бәйле, шул исәптән мөселман булмаганнарның да. Хәдистә килә: «Килешү белән яшәгән кяферне үтергән кеше җәннәтнең исен дә сизмәс, юкса аның исе 40 ел ераклыктан да сизелә».
- Бик куркыныч кисәтү түгелме?
- Кеше канын түгү җинаяте Кыямәт көнендә иң беренче булып хөкем ителәчәк. Бер ахмаклыгың аркасында, гомер буе җыйган савапларыңнан колак кагып, тәмуг утына керергә мөмкинсең. Шуңа күрә кеше җанын кыюдан сак булырга кирәк. Хәдистә килә: «Кеше канын коймаса, мөселман динендә иркенлектә яшәр!»
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: