Туган як

Кеше хакы

Бер балыкчы булган. Үз кәсебе белән, хатынын һәм балаларын туйдырган бу. Берсендә аның җәтмәсенә гаять зур балык эләккән. Шатлыгыннан, шунда ук базарга киткән. Юлда аңа солтан яраннарыннан бер явызы очраган һәм балыкны үзенә алмакчы булган. Балыкчы бирмәгән. Ул явыз бәндә таяк белән балыкчының башына орган да, балыкны алып, үз юлы...

Бер балыкчы булган. Үз кәсебе белән, хатынын һәм балаларын туйдырган бу. Берсендә аның җәтмәсенә гаять зур балык эләккән. Шатлыгыннан, шунда ук базарга киткән. Юлда аңа солтан яраннарыннан бер явызы очраган һәм балыкны үзенә алмакчы булган. Балыкчы бирмәгән. Ул явыз бәндә таяк белән балыкчының башына орган да, балыкны алып, үз юлы белән китеп барган. Чарасыз калган балыкчы Аллаһыга ялварган: «Әй, Аллаһым! Син мине - көчсез, ә аны көч-куәткә ия итеп яралткансың. Минем хакны аннан кайтарт. Ул миңа гаделсезлек кылды, моны Кыямәт көнгәчә калдырырга түземлегем җитмәячәк».
Ул арада теге явыз балыкны өенә алып кайтып, хатынына биргән һәм кыздырырга кушкан. Хатыны аның кулыннан алганда, балык шуып китеп авызын ачкан һәм ирнең бармагына ябышкан. Бармагы авыртудан ул, хәтта, аңын югалткан. Аңына килгәч, табибка барып, бармагы сызлаудан зарланган. Табиб: «Инфекция кул чугыңа таралмасын өчен, бармагыңны кисәргә туры килә», дигән. Бармагын киссәләр дә, авырту көчәйгән. Ул тагын табиб янына барган. Табиб: «Кул чугыңны кисәргә туры килер, шунсыз туктатып булмаячак», дигән. Кул чугын кискәннәр. Ләкин авырту басылмаган. Кулын, аз-азлап кисә торгач, авырту башка органнарга да таралган. Моннан котылу юлы булмаячагын аңлап алгач, өеннән чыккан да, Аллаһыдан үзен коткаруны сорый-сорый, күзе кая карый шул якка таба атлаган. Юлда очраган агач күләгәсендә хәл алырга уйлаган. Күләгәдә утыра-утыра, күзен йокы баскан. Төшендә бер кешене күргән, ул аңа: «Әй, мескен! Үзеңне күпме тураклатырга була инде?! Кемнең хакына кердең, шуның янына барып, гаебеңне ю!»
Шул мизгелдә бу уянып киткән дә, кем турында әйтте икән дип, баш ваткан. Уйлый торгач, үзе рәнҗеткән балыкчыны исенә төшергән. Шәһәргә кайтып, теге балыкчының кайда яшәвен белешкән. Өенә барып, балыкчы аягы астына егылган һәм кичерүен үтенгән, үзе китергән каза хакын да түләгән. Балыкчы аңа ачу сакламаган, гафу иткән. Бары шуннан соң гына, явызлык кылган бу бәндәнең тән сызланулары юкка чыккан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: