Туган як

Үкенечле хәлләребез!

Арабызда Европага иярү гадәт булып бара, «прогрессыбыз Европа модаларына иярүдә» дигән фикер йөртелә, йөреш-тормыш, һәрбер кыланышларда европача күренүләр мәгърифәт, мәдәниятлелек санала, хилафынча булу - мәгърифәтсезлек, вәхшилектән хисаплана башлады. «Европеизмлылар» бер-берсе белән очрашканда тәмам европача исәнләшеп һәм күрешеп, Ислам сөннәте булган сәлам бирешүләр көннән-көн азаядыр. Болар арасында, бөтен кыяфәтен европалаштырып, милли...

Арабызда Европага иярү гадәт булып бара, «прогрессыбыз Европа модаларына иярүдә» дигән фикер йөртелә, йөреш-тормыш, һәрбер кыланышларда европача күренүләр мәгърифәт, мәдәниятлелек санала, хилафынча булу - мәгърифәтсезлек, вәхшилектән хисаплана башлады. «Европеизмлылар» бер-берсе белән очрашканда тәмам европача исәнләшеп һәм күрешеп, Ислам сөннәте булган сәлам бирешүләр көннән-көн азаядыр. Болар арасында, бөтен кыяфәтен европалаштырып, милли гадәт вә мөселманлыкның ачык бер билгесе булган кәләпүш тә сирәкләнә барадыр. Европаның гыйлем вә мәгарифеннән хәбәрсез булганнарыбыз да, коры гадәт вә модаларына иярүне дә бер мәгърифәт вә кәмаләттән хисаплыйлар. Хәтта эшләр шул дәрәҗәгә килеп җитте, Европаның һәрбер гадәтләрен шәригать вә аек гакыл берлә бер дә үлчәмәстән, күркәм тиешле уйлап, Европа гадәтенә каршы нәрсәне тиешсез эш күрүчеләр көннән-көн артып торадыр. Әгәр шул рәвештә, бер дә фикер кылмый китеп, бөтен тормышыбызны европалаштырсак, бер заман диянәт вә миллиятемез харап булу ихтималы якын тоеладыр.
Европеизмлыларыбыз арасында иң зарарлы гадәтләр дә: бер дә карендәш-ыру булмаган белеш-танышлар, ире вә хатыны, егете вә кызы катыш мәҗлесләр ясау; кул тотышып күрешүләре; очраган бер җирдә, аулакта булса да, ирекле хәрәкәтләре; театр вә концертларда ярым ачык көенчә егетләр-кызлар кул-кулга тотышып биюләре - яхшылык дәрәҗәсенә иреште, мәгърифәттән саналды. Бу хәлләрне прогрессның зур билгеләреннән санап, куанып язучылар да булды вә булып торадыр.
Инде шушы үкенечле хәлләрдә инсаф белән уйлап карарга кирәк: шул рәвештә, ят хатын вә кызларның тәмам зиннәтләнеп, яшеренүгә бер дә игътибар кылмыйча, шундый чит-ят ирләр мәҗлесләрендә җыелышулары, егет-кызларның кул-кулга тотышып биюләре шәригатьчә дөрес булырмы? Табигать кануны буенча, бу эштән бер дә зарарсыз чыгып китүне аек акыл мөмкин күрерме? Игътибар итегез: егетлекнең бөтен теләк вә һәвәсләре белән кызган, үскән ике яшьнең бер-берсенә тоташып биюләрендә электрик тартылыш булмас дип кайсы акыллысы әйтә алыр? Болар кеше табигатеннән югарыга чыккан фәрештәләр түгелләрдер ки, табигать кануннарына каршы тора алырга.
Табигать кануннары, Аллаһы Тәгаләнең бөтен галәмдә билгеләгән, үзгәрми торган кануннары булганы кебек, шәригать кануннары да - Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә дөнья-ахирәт бәхетләре өчен бүләк ителгән үзгәрми торган кануннардыр. Табигать кануннарына каршы тормак мөмкин булмаган кебек, шәригать кануннарына да каршылык кылу рөхсәт ителмидер. Шуңа күрә, без мөселманнарга, имани вә гамәли эшләремездәге кебек, мәдәни вә иҗтимагый эшләребездә дә шәригатебезнең кануннарына муафыйк хәрәкәт кылырга тиеш буладыр. Без шул вакытта гына дөнья вә ахирәттә бәхетле булырбыз.
Шәригатебез ят ир вә кызларның аулакта вә азгынлыкка сәбәп булырдай урыннарда җыелуларыннан тыеп, хәтта ят ир вә хатынларның бер-берсенә күз салуларыннан да катгый тыядыр. Шулай булгач, югарыда сөйләнгән мәҗлесләр, театр вә концертларны диннең шигарьләренә хөрмәт кылган һәрбер мөселман шәригатьчә дөрес дип әйтмәс.
Бу эшләрдән тыярга вә тыелырга тырышлык куяр. Бу сүзләрдән хатын-кызларыбызның хөрриятләрен бетерергә керешү дип уйлана күрмәсен. Аларның шәригать даирәсендә булган хөрриятләренә кагылырга бер кешенең хакы юктыр. Алар тиеш булган хакларында, әлбәттә, ирекле булырга тиешле, үз хакларын эстәсеннәр, кирәк булган һәрбер гыйлем вә фәннәрне укысыннар. Ләкин эшләрне бүлү кагыйдәсенә күрә һәр сыйныф үз вазыйфасы белән мәшгуль булсыннар. Моның өчен, искә алынган мәҗлесләр, театр-концертларга йөрерлек чит ирләр белән буталуларының кирәге юктыр. Кайбер кешеләр әйтәләр: Европаның гыйлем вә мәгарифен алганда аның гадәтләре дә бергә килеп керәдер, аерып калдырып булмыйдыр дип. Ләкин гыйлем вә мәгариф белән гадәтләр аерым нәрсәләр булганлыктан, боларның берсен алып, икенчесен калдыру мөмкин булыр. Японнарның хәле моңа шаһиттер. Финнарны да, бу вакыткача Европа мәгарифен алсалар да, милли гадәт вә әхлакларын саклап килделәр дип сөйлиләр. Кыскасы, Европаның гыйлем вә мәгарифен алу безгә тиеш. Монда шөбһә юк. Чөнки шәригатебез дөнья вә ахирәт бәхете өчен зарур булган һәрбер чара вә сәбәпләргә ябышу белән әмер кыладыр. Шәригать тыйган нәрсәләр - ялгыз кешелек вә әхлагыбызга зарарлы булган фәхеш вә начарлыклар вә боларга сәбәп булган нәрсәләр генәдер. Шәригать даирәсендә һәрбер гыйлем вә мәгарифне алырга тырышсак, иң бөек мәдәниятле милләт булыр идек. Бәхетебез өчен башка юл юктыр.
Европаның философлары мәдәният-ләренең әхлакка зарарлы булуын үзләре танып зарланганнар. Хаклары да бар. Чөнки шул мәдәният эчендә килеп чыккан мөгамәлә вә акылсызлыкларының иҗтимагый тормышка зарарлары күз алдында, шәригать телендә «бозыклыклар анасы» дип йөртелгән эчемлекләр Европа мәҗлесләрендә гадәткә әверелүеннән килгән зарарлар, шәхси иреклекне начар кулланудан туган әхлаксызлыклар шул мәдәниятнең зарарлы нәтиҗәләреннән хисапланыр.
Кешенең шәхси эшләре хосусый саналса да, хакыйкатьтә гомумидыр. Чөнки бу көн психология гыйлеме исбат иткәнчә, кешеләр гамәлләрен, акыл вә вөҗдан аша хөкем итү вә тикшерүдән бигрәк, төрле хаҗәтләр вә һәвәсләр тәэсире астында эшлиләр, гомумән хисләр дип йөртелгән хәлләрнең хөкемнәренә ияреп йөриләр. Ошбу психик хәлләрнең иң куәтлесе - гадәткә иярүдер. Һәркем, азмы-күпме, гадәткә иярергә мәҗбүр буладыр. Шуның өчен иреклек вә вөҗданны хосусый хәлләрдән санау тугры булмас. Зарарлы эшләр матди генә булмый, бәлки мәгънәви буладыр. Камилләшү кануны буенча кирәк яхшы, кирәк яман булсын - һәрбер нәрсә әкренләп үсә. Җәмгыять эчендәге бер кешенең начар эше, бара-бара, бөтен җәмгыятькә йогадыр, аралашуда булган бер кеше, бара-бара, башкаларны да шул юлга тартадыр. Шуның өчен, арабызда гадәт була башлаган начар эшләр, хосусан, югарыда сөйләнгән мәҗлесләрнең гомумлашуы, бик хәтәрдер. Кыскасы, бер җәмгыяттә берсенең аралашуы вә фәхешлек кеби начар әхлаклы булуыннан, бөтен җәмгыять зарарланыр. Шуңа нигезләнеп, иреклек вә вөҗданның зарарлы якларын иреклек хокукларыннан санамаска тиешле булыр. Бәлки бу якларны вөҗдан иреге дип атау да дөрес булмаса кирәк. Чөнки вөҗдан һичбер вакыт начарлыкка ярдәм итми, начар эштә булганнарның да вөҗданнары газаплануы мәгълүмдер. Шәхес ирегенең начар якларын вөҗдан иреге дип атау, бу исемне хөрмәтсез кылу буладыр. Шәхес ирегенең начар якларына нәфсе иреге дию тугрырак исем буладыр.
Сүзнең нәтиҗәсе: моның кеби начар гадәтләрне бетерергә тырышу, әсәрле вәгазь вә нәсыйхәтләр белән бу эшләрнең шәригатькә каршы булганын халыкка аңлату тиештер. Бу хәлләр дәвам иткәндә ахырында ошбу хәтәрле нәтиҗә килеп чыгачагы иң якын ихтималдыр:
Көнбатыштан туфан килеп өскә менә,
Шәрык халкы зыялысы төшләр күрә,
Нух пәйгамбәр көймә белән өлгермәсә,
Ислам белән шәркыяттән җилләр исә!
Уйлагыз, әй акыл ияләре!
(«Дин вә әдәп» журналы,
1915 ел, № 7).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: